КИЛӘСЕ ЕЛГА БАРЫРСЫЗ...

КИЛӘСЕ ЕЛГА БАРЫРСЫЗ...

«Кызыл таң»: «Тозлы күлләр» курорты җитәкчелеге туриндустрия вәкилләренә Соль-Илецкига турлар сатуны туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта оешманың рәсми сайтында хәбәр ителә. Туроператорларга һәм агентлыкларга әлегә шәһәр санаторийларына турпакетлар сатудан тыелырга, ә урындагы кунакханәләргә туристларга номерларны броньлаудан баш тартырга киңәш ителә. Рәсми сайтны ачуга «Хөрмәтле туристлар! «Тозлы күлләр» курорты ябык. Сезне киләсе елда көтәбез!» дигән белдерү күзгә ташлана. Рәсми сәбәбе – туристик сезонның старт көнен билгеләү мөмкинлеге булмау. Гадәттә, Соль-Илецкида сезон 1нче июньдә ачыла, бу тантаналы рәвештә билгеләп үтелә торган иде. Җирле мәгълүмат чаралары тозлы күлләр районнарында карст чокырлары барлыкка килү куркынычы турында яза. Хәзер анда җир астын ныгыту буенча эшләр алып барыла, шуңа күрә объектларга чит кешеләрне кертү катгый тыела. Узган гасырда Соль-Илецк шәһәрендә бөтен сулыклар җир астына киткән очраклар да булган иде инде.

ХӘМЕР ТЫЕЛА

«Өмет»: Башкортстанда 18 һәм 25нче майда – Соңгы кыңгырау бәйрәме узган көннәрдә хәмер сату тыелачак. Махсус таләпләрне һәм хәмер сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга – 100-300 мең сум. Моннан тыш, кагыйдә бозган кибетләрнең исерткеч эчемлекләрен тартып алырга мөмкиннәр. Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә – Яшьләр, Балаларны яклау көннәре, Сабан туйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәме көннәрендә хәмер сатуны тыялар.

УЛЮКАЕВ ИРЕКТӘ

«Коммерсантъ»: Русиянең элеккеге икътисади үсеш министры, ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Алексей Улюкаев, үзен яхшы тотканы өчен, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүгә эләгеп, узган атнада Тверь төзәтү колониясеннән чыкты. Ул 2016нчы елда тоткарланган, 2017нче елда сигез елга хөкем ителгән иде, шуның биш ел ярымын утырды. Иреккә шактый хәлле кеше булып чыга: аның элиталы йорты, дистәләгән җир участогы, бик бай маркалар коллекциясе бар, ди. Ул утырганда, милкенә салынган арест бетерелгән иде, димәк, хәзер барысыннан да файдалана ала. Үзе иреккә чыкса да, экс-министрның сигез ел дәүләт вазифасына билгеләнә алмау җәзасы дәвам итә әле. Икътисад фәннәре докторы буларак, Улюкаев банк тармагында яисә икътисад өлкәсендә киңәшче вазифасын башкара алыр иде, дип фаразлыйлар. Ул төрмәдән дә һөнәр алып чыкты: анда китапханәче булып эшләде, шулай ук камерадашларына икътисад темасына лекцияләр дә укыды.

АВТОМАТ РӘВЕШТӘ УРЫСЛАШТЫРУ

«Говорит Москва» радиосы: Русия парламенты түбән палатасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты әгъзасы Евгений Федоров рус телен белгән һәр кешегә Русия Федерациясе гражданлыгын автомат рәвештә бирә башларга тәкъдим иткән. «Безгә халык санын арттырырга кирәк. Тарихи урыс үзбилгеләнеш механизмнарын, ягъни урыслаштыруны кушу зарур. Әлеге механизмның асылы шунда: тумыштан урысча сөйләшкән, урыс дип саналган кешегә, ул кайдан гына килсә дә, автомат рәвештә гражданлык бирелергә тиеш. Белешмәләр җыеп торасы булмасын», – дип сөйләгән ул радио эфирында.

ПИОНЕРИЯНЕ ТОРГЫЗМАКЧЫЛАР

РБК: Русиядә пионерияне торгызулары ихтимал. Билгеле булганча, быел 19нчы майда СССРда пионерия барлыкка килгәнгә 100 ел тула. Шул җәһәттән яңа илкүләм балалар һәм яшьләр хәрәкәте булдыру турында уйлана башлаганнар, дип яза басма үз чыганакларына сылтама ясап. Закон проектын 19нчы май көнне үк Дәүләт Думасына кертергә мөмкиннәр, дигән сүз йөри. Икенче чыганаклар буенча, документның Думага соңрак кертелүе дә ихтимал. Хәрәкәтнең максаты, әлбәттә инде, патриотлык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү булачак. Пионериядән аермалы буларак, әлеге хәрәкәткә керү мәҗбүри булмаячак, диелә.

КОВИД ТӨНЬЯК КОРЕЯГА БАРЫП ҖИТКӘН

«Газета. Ру»: Бөтен дөнья инде коронавирус белән көрәшеп арды, ә Төньяк Корея әле узган атнада гына үзләрендә беренче зарарлану очраклары табылуы турында хәбәр итте. Бер кешенең анализларында «омикрон» табылгач, илдә вирус контроле игълан ителгән. Ким Чен Ын политбюро утырышында вирусның таралуына киртә куярга фәрман биргән, «көтелмәгән кризис»ны тиз арада җиңәргә вәгъдә иткән. Ә инде берничә көннән илдә ковид белән рәсми авыручылар 403 меңгә җиткән иде. Газета типографиягә тапшырыласы тәүлектә генә дә 269 мең очрак ачыкланган. Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын боерыгы нигезендә, хәрбиләрне медикаментлар китерү, кирәкле җиргә илтеп тапшыру эшенә куйганнар.

«МОСКВИЧ» КИРЕ КАЙТА

«Lenta.ru»: Быел Русиядә «Москвич» машинасы җитештерә башларга мөмкиннәр. Илдән киткән «Renault» заводының Мәскәү җитәкчелегенә тапшырылуы билгеле булгач, бу хакта башкала мэры Сергей Собянин белдергән иде. Киләчәктә завод элетромобильләр җитештерү белән дә шөгыльләнәчәк, диде ул.

Комментарии