МИЛЛИОНЕРЛАР КҮБӘЙГӘН

МИЛЛИОНЕРЛАР КҮБӘЙГӘН

«Прайм»: 2023нче елның беренче яртысында русиялеләр дәүләт лотереясында 23,7 млрд сум акча откан. Шушы вакыт эчендә 617 кеше миллионер булган. Иң күп отышлы билетларны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм Краснодар краенда сатып алганнар.

ЗАПАСТА ТОРУ ЯШЕ АРТА

«Российская газета»: Дәүләт Думасы хәрби бурычы булган гражданнарның запаста һәм резервта тору яшен арттыру турындагы закон проектын икенче укылышта кабул итте. Беренче разрядлы гражданнарның запаста тору яше – 35тән 40ка, икенче разрядлыларныкы – 45тән 50гә, өченче разрядлыларныкы 50дән 55кә кадәр арта. Моннан тыш, мобилизация резервында запаста торучыларның да яше арттырыла: өлкән офицер дәрәҗәсе булганнарныкы – 60тан 65кә, кече офицерларныкы – 55тән 60ка, калган дәрәҗәдәгеләрнеке – 45тән 55 яшькә кадәр. Югары офицерларныкы хәзерге кебек үк 70 яшь кала. 2024нче елның 1нче гыйнварыннан 2028нче елның 1нче гыйнварына кадәр күчеш чоры булачак, гражданнар отставкага этаплап чыгарылачак.

«ВАГНЕР» ДИГӘН КОМПАНИЯ ЮК?

«Коммерсантъ»: Русия Президенты Владимир Путин, журналист Андрей Колесниковның: «Вагнер» компаниясе хәрби берәмлек буларак сакланып калачакмы?» – дигән соравына җавап итеп, «Вагнер» дигән компания юк бит!» дип белдерде. Русиядә шәхси хәрби оешмалар турында закон юк, димәк, юридик яктан «Вагнер» юк дигән сүз, дип аңлатты илбашы. Элегрәк Путин «Вагнер» дәүләт бюджетыннан финанслана, бер елга 86 млрд сум акча бүлеп бирелде, дип белдергән иде.

ЕШ БОРЧЫЛАБЫЗ

«Ведомости»: 2023нче елның беренче биш аенда русиялеләр 4,3 млрд сумга антидепрессант сатып алганнар. Экспертлар моны Русиягә чит илдән килеп җиткән практика белән бәйләп аңлаткан: әле кайчан гына безнең илдә антидепрессант ярдәмендә катлаулы депрессияләрне генә дәвалыйлар иде, ә хәзер җиңелчә депрессия, борчылу булганда, йоклый алмаганда да шуны язып бирәләр. Антидепрессантларга ихтыяҗ башта пандемия сәбәпле, аннары Украинадагы хәлләр аркасында үсә башлаган.

БАНКЛАР ТИКШЕРСЕН

«РИА Новости»: Русиядә банкларны барлык акча күчерүләрне мошенниклык юкмы икән дип тикшерергә мәҗбүр итә торган закон кабул ителде. Әгәр игътибар белән карап бетермәсә һәм кешенең акчасы мошенникларга китсә, банк ул сумманы тулысынча кайтарып бирергә тиеш була. Закон үз көченә бер елдан керәчәк. Думаның финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков белдергәнчә, хәзерге вакытта социаль инженерия алымнары кулланыла торган мошенниклык төрләре арта, ягъни кешеләр үз теләкләре белән кырыгалдарларга карта номерын, кодларны һәм парольләрне хәбәр итәләр. Шуңа да банклар акчаны хисапка шундук күчермәячәк, шикле билгеләр юкмы, дип тикшерәчәк, нәрсәдер сораулар тудырса яки сагайтса, акча күчүне ике көнгә тоткарлап торачак, акчаны күчергән кешегә шикле операция турында хәбәр итәчәк.

ҮЗЕБЕЗНЕКЕНДӘ ЙӨРСЕННӘР!

ТАСС: Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, бюджет учреждениеләрендә һәм хакимият органнарында эшләүче чиновникларны үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утыртырга кирәк, дип белдерде. «Үзебез нинди – автомобильләр дә шундый, шуңа күрә машина сәнәгатенә таләпчән караячакбыз, башка автомобильләр булачак. Игътибарга алмасак һәм дус булмаган илләрнең автомобильләрендә йөрүне дәвам итсәк, беркайчан да үзебезнең автомобиль сәнәгатен төзи алмаячакбыз. Хәзерге вазгыятьтә безгә берничек тә дошманны ашатып ятарга ярамый, ул акчалар Украинага ярдәмгә, аларга корал һәм техника бирүгә китәчәк. Безнең үзебезнең «Москвич» бар, «Лада», «Aurus» бар», – дип белдергән Володин пленар утырышта. Махсус хәрби операция башланганнан соң, чиновникларны Русия автомобильләренә күчереп утыртырга кирәк дигән тәкъдим берничә тапкыр әйтелде инде.

ӘТИЛӘРГӘ ДӘ КАРТА КИРӘК

«Бизнес Онлайн»: Русиядә аталар өчен дә «Пушкин картасы» булдырырга телиләр. ДәүДума рәисе урынбасары Борис Чернышов (ЛДПР) Русия хезмәт министры Антон Котяковка шундый тәкъдим юллаган. «Пушкин картасы» 14-22 яшьлекләргә федераль бюджет хисабына мәдәни чараларга йөрергә мөмкинлек бирә, дәүләт ел саен анда 5 мең сум салып бара, сумманы башка максатта тотып булмый. Борис Чернышев «Аталар картасы»н да шул үрнәктә эшләргә тәкъдим итә. «Аталар белән балаларның вакытларын бергә сыйфатлы итеп уздыруын тәэмин итәргә кирәк. «Аталар картасы» булдырылса, гаиләдәге һәр балага 2 мең исәбеннән акча бүлеп бирелсә, әти кешеләр балалары белән бергәләп музей, зоопарк, кафеларга йөрер, ә әни кешеләр бу арада гаилә мәшәкатьләреннән ял итә алыр иде», – дип язган депутат министрга.

ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ ПОЛИЦИЯ КҮЗӘТӘ

«Лента.ру»: Иранда хиҗаб мәсьәләсе тынмый. Хатын-кызларның яулыкны дөрес япканмы, юкмы икәнен урамда тикшереп йөрү өчен җәяүле һәм машиналы полиция патруле булдырганнар. Бу хакта җирле «Tasnim» агентлыгы хәбәр итә. Бу чара социаль бердәмлеккә һәм җәмгыятьнең иминлегенә китерергә тиеш, дип аңлаткан бер полиция хезмәткәре. Тәртип сакчылары хиҗаб япмаган яки аны дөрес бәйләмәгән хатын-кызларга башта кисәтү ясый торган булачак, таләпкә колак салмасалар, җаваплылыкка тартачак. Иранның Җинаять кодексы буенча, хиҗаб тагу кагыйдәләрен үтәмәгән хатын-кызларга штрафтан кала 10 көннән ике айга кадәр кулга алу җәзасы да яный. Шулай ук аларга карата административ сыйфаттагы өстәмә чаралар да күрергә, мәсәлән, дәүләт хезмәтеннән куарга, илдән чыгуны тыярга, милкен тартып алырга мөмкиннәр. Элек Иранда хиҗаб ябуны әхлак полициясе контрольдә тота иде. Алар тоткарлаган 22 яшьлек студент кыз Махса Амини үлде, шуннан соң каршылык чаралары башланып китте, нәтиҗәдә 2022нче елда әхлак полициясен бетерделәр.

Комментарии