- 22.11.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Лента.ру»: Саратовта 11 яшьлек кыз баланы буран вакытында транспорттан төшереп калдырганнар.
«Версия-Саратов» басмасы язуынча, бу хакта баланың әнисе редакциягә килеп сөйләгән. Ана сүзләренчә, банк терминалы юл хакын салдырып ала алмагач, контролер аны тагын ике тапкыр юл бәясен түләргә мәҗбүр иткән, әмма көчле буран булуга карамастан, барыбер төшереп калдырган.
Баланың банк картасында акча җитәрлек булган һәм өч тапкыр юл бәясе салдырып алынган, ә менә моны дөрес күрсәтмәгән банк терминалы төзек булмаган. Кыз баланың әнисе картадан акча салдырылуын дәлилләгән белешмәне күрсәткән.
Балаларны түләнмәгән юл хакы өчен төшереп калдыруны тыя торган законны бозган контролерны ачыклаганнармы-юкмы, бу хакта хәбәр ителми. Шәһәр хакимиятендә дә бу вакыйгага карата бер комментарий да бирмәгәннәр.
16 яшькә кадәрге билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны 2021нче елдагы закон нигезендә тыйдылар.
КЫРЫГАЛДАР
«Ватаным Татарстан»: Чаллыда берничә гаиләне фатирсыз калдырган «кара риэлтор»га карата хөкем карары чыгарылды.
Әлеге хатын-кыз, үзен югары белемле юрист дип таныштырып, 2013нче елның апреленнән 2019нчы елның мартына кадәр кешеләрне алдап йөргән. Ул ришвәт бәрабәренә инвалид балалы ата-аналарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертергә вәгъдә биргән.
Эш материалларыннан күренгәнчә, башкарма комитеттагы элемтәләреннән файдаланып, чиратсыз гына социаль программа буенча фатир алуга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Шуннан соң корбаннарын торакны сатарга, ә кергән акчаны танышларына ришвәт итеп бирергә күндергән. Шундый ике очрак ачыкланган. Акчаны исә аферист үз кесәсенә салып куйган. Җинаять эшендә 8 кешенең зыян күрүе күрсәтелгән.
Аны «Мошенниклык» маддәсе буенча 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарганнар. Ул гомуми режимдагы колониядә утырачак. Шулай ук аферисттан зыян күрүчеләр файдасына 8,5 миллион сум түләткәннәр. Тагын 105 000 сумга бер дәгъва карап тикшерелмичә калган, чөнки әлеге очрак буенча җинаять эше туктатылган.
КЫЙММӘТЛЕ ЧЫГЫШ
«Кызыл таң»: Җырчы Алла Пугачева Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кыска вакытка сәхнәгә кайтырга җыена. Продюсерлар инде аңа чыгышлар өчен музыкантлар эзли һәм аның чыгышлары өчен соралачак бәяне үзгәртеп яза. Бу гонорарлар рекордлы булачак – 500 мең $, ягъни, бүгенге доллар курсы белән санасак, 46 миллион сум тирәсе.
Алла Борисовна чыгышы өчен бәя 2020нче ел белән чагыштырганда 150 мең долларга күтәрелгән. Ул вакытта артистның гонорары 350 мең доллар (32,2 млн) тирәсе булган. Бу бәягә юл, тору урыны өчен түләү һәм башкалар керми.
Чыгыш ясарга теләгән урыннар географиясе тар – примадонна хәзер яшәгән Кипрда һәм Дубайда җырларга әзер. Әмма Мәскәүдә дә җырлап китә ала. Тик моның өчен, оештыручылар барысын да сыйфатлы һәм яшерен рәвештә эшләргә тиеш була – Пугачеваның кайда сәхнәгә чыгуын журналистлар да белмәскә һәм тамашачы да аны телефоннарга төшермәскә тиеш.
АЗРАК УКЫЙСЫ
«РИА Новости»: Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы югары белем бирү буенча яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) эшләү кысаларында көллият тәмамлаучылар өчен югары уку йортларында уку срогын кыскарту турында нигезләмә кертергә планлаштыра.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин Фән һәм югары белем бирү министрлыгына югары уку йортында ала торган белгечлекнең профильлеге сакланган очракта урта һөнәри белем алган чыгарылыш укучылары өчен югары белем бирү программалары буенча белем алу срогын кыскарту турында мәсьәләне хәл итәргә йөкләде.
Шул ук вакытта министрлыкта белдерүләренчә, хәзерге вакытта мәгариф турындагы закон башка белем бирү йортларында, шул исәптән урта һөнәри белем бирү оешмаларында элек үзләштерелгән дисциплиналарны, модульләрне исәпкә алып, уку срокларын кыскартырга мөмкинлек бирә.
«Укучыларга белем бирү турындагы федераль закон нигезендә индивидуаль укыту планы буенча, шул исәптән тизләтелгән режимда уку хокукы бирелә», – дигәннәр Фән һәм югары белем бирү министрлыгында.
БӘРӘҢГЕГӘ – ҺӘЙКӘЛ
«Өмет»: Белоруссиянең Бобруйск районында бәрәңгегә һәйкәл куйганнар. Һәйкәл Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышлап ачылган. Бронзадан ясалган бәрәңге тутырылган кәрзин сыны «Большие Бортники» бәрәңге саклагычы янында урнаштырылган. Һәйкәл һәр белорусның өстәлендә булган яшелчә – бәрәңгене чагылдыра. Бу – Белоруссиядә бәрәңгегә багышланган икенче һәйкәл. Аның беренчесе Белоруссиянең Узденский районында куелган. Бәрәңгегә хөрмәт күрсәтеп һәйкәл куярлык та. Икенче икмәк Бөек Ватан сугышы елларында күпме кешеләрне, балаларны ач үлем тырнагыннан коткарган. Бүгенге тук заманабызда да бәрәңгедән башка өстәлебезне күз алдына китерү мөмкин түгел.
КЫТЛЫК БАР
«Татар-информ»: Казанда юлларны тәртиптә тоту белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев фикеренчә, хезмәт хакларының түбән булуы аркасында мәсьәләне тулысынча хәл итеп бетереп булмый.
– Юлларны тәртиптә тотуда эшчеләр җитмәү сәбәпле, аларны кышкы чорда эш кимегән урыннардан да җәлеп итәбез. Сменалап эшләргә туры килә. Кышкы режимга күчкәч, хезмәт хаклары да бераз арта, билгеле. Төнлә һәм ялларда да эшләүне исәпкә алып, юлларны тәртиптә тотучылар уртача – 47, машина йөртүчеләр – 80 мең сум хезмәт хакы алачак, – ди Игорь Куляжев.
Комментарии