Мәскәүдә гаделсез сайлауга каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты

Мәскәүдә гаделсез сайлауга каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты

Дүшәмбе кичендә Мәскәүдә «Сезнең сайлаулар – фарс!» дигән каршылык чарасы үтте. Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп «Солидарность» («Теләктәшлек») хәрәкәте оештырган митингка, карлы яңгыр явып торса да, ун меңләп кеше җыелды һәм «Путин кит!» «Путинсыз Русия!» кебек шигарьләр кычкырдылар.

Кайберәүләр Русиядә мондый зур протест чарасына бу кадәр күп кеше җыелуын 1993 елдан бирле күргәннәре булмавын әйтә.

Сайлауларны күзәтүче бәйсез «Голос» оешмасы бу сайлаудагы канун бозулар турында 1500дән артык шикаять туплаганлыгын әйтә.

«10-15 % ялган бюллетеньнәр ташлау, хәрәмләшүләр һәм протоколларны үзгәртеп язулар аша җыелган. «Бердәм Русия»нең чынлыкта 35 проценттан артык тавыш җыя алмаганлыгын басым ясап әйтәсем килә. Бәлки әле азрак та булгандыр. Аларның хәле бигрәк тә миллионлы шәһәрләрдә яман. Иң яхшы дигәндә 20-25 процент. Шуңа күрә бу җиңелү. Коммунистларның, «Гадел Русия»нең һәм ЛДПРның җиңүе ул җиңү түгел, ә протест белдереп тавыш бирү нәтиҗәсе генә», – ди митингта чыгыш ясаган оппозиция җитәкчеләренең берсе Владимир Рыжков.

Путин өч айдан, 2012 елның мартында җиңеп, кабат Кремльгә президент булып кайтачагына ышана. Әмма аның иле элеккеге Путин чорындагы ил түгел. Русиянең элитасында бүленеш барлыкка килде, ватандашлар җәмгыяте азмы-күпме ныгыды, илнең икътисади вазгыяте үзгәрде. Путинга бу шартларда үзе җайлашкан авторитар машинасын эшләтү авыр булачак. Нишләр Путин? Яңача идарә ысулын сайлармы әллә искечә эшләр өчен басымны арттырырмы?

Хакимиятнең иң зур югалтуы – халык ышанычын югалту. «Сайлау комиссиясе халык алдына чыгып игълан иткән процентларга формаль ышаныч булса, шулай ук халык ышанычы дигән әйбер бар бит әле. Аны санга сукмау мөмкин түгел. Аңа игътибар итмәгән хакимият акрынлап таянычын һәм хокукый нигезен югалта бара», – ди Мәскәүдән сәясәт белгече Кирилл Рогов.

Оппозиция тавышлары хакимияткә язылган

Күзәтүчеләр дума сайлавында күпсанлы канун бозулар булуын әйтә. Салмачыда КПРФ һәм ЛДПР тавышларын «Бердәм Русия»гә язганнар.

Русия үзәк сайлау комиссиясе, якшәмбе көнне үткән сайлау нәтиҗәләрен һәм 450 урынлы думада кайсы фирканең ничә урын алачагын игълан итте. Комиссия рәисе Владимир Чуров әйтүенчә, хакимият фиркасе «Бердәм Русия» 238 тавыш белән думада күпчелеккә ия булачак. Сайлауда икенче урын алган КПРФка 92, «Гадел Русия»гә 64 һәм ЛДПРга 56 урын бирелә. Калган фиркаләр думага керү өчен зарур булган җиде процент киртәсен уза алмаган. Бәйсез күзәтүчеләр бу сайлауда хакимият ресурсының чамадан тыш нык кулланылуы, тавыш бирү һәм тавышларны санау вакытында канун бозуларның күп булуы турында әйтә.

Гөлназ Бәдретдин Казан янындагы Салмачы авылында 341нче сайлау бүлгесендә «Гадел Русия» фиркасе күзәтүчесе булган. Гөлназ анда берничә төрле тупас канун бозуларны үз күзләре белән күрүен әйтә:

– Мин һәм Алмаз исемле тагын бер күзәтүче белән берничә мәртәбә кисәтергә туры килде. Әмма, безне тыңламадылар, сайлау комиссиясе әгъзалары без монда күпчелек, үзара тавыш биреп сезне куып чыгара алабыз, диделәр безгә.

Бер апада сайлаучыларның исем-фамилияләре, паспорт мәгълүматлары язылган китап бар иде, килмәгән кешеләрнең бюллетеньнәрен тутырып утыра иде ул, үз кулы белән. Без аңа кисәтү ясагач шау-шу чыкты, әмма ул язмый башлады.

Бюллетеньнәрен саный башлаганда «Бердәм Русия» белән КПРФ бер тирә бара иде. Әмма ахырда «Бердәм Русия»нең тавышлары 600дән артып китте, КПРФныкы йөздән артык кына булды. Мин «Бердәм Русия»гә бирелгән тавышлар бюллетеньнәрен актара башлагач, анда КПРФ бюллетеньнәре дә, ЛДПР бюллетеньнәре дә булуын күрдем. Аларның берничәсен аннан алдым һәм, миңа «Бердәм Русия»нең бөтен тавышларын карап чыгарга бирегез әле, дидем. Бирмәделәр. Йомгаклау протоколына шулай китте ул. «Бердәм Русия» бюллетеньнәре арасында башка фиркаләрнеке дә бар иде. Иң зур канун бозу шул булды. Башта «Бердәм Русия» һәм КПРФ бик аз аерма белән генә бара иде, аннан ЛДПР, «Гадел Русия» белән «Яблоко» торды.

– Ягъни, коммунистларга бирелгән тавышларны да «Бердәм Русия»гә дип санаганнармы?

– «Бердәм Русия»гә куштылар, әйе.

­– Күзәтүчеләрдән сез икәү генә булдыгызмы?

– Әйе. Башка фиркаләрдән дә күзәтүчеләр булса, безгә җиңелрәк булыр иде. Салмачы – авыл бит ул. Сайлау комиссиясендәгеләр бөтенесе дә мәктәптә эшли, комиссия рәисе – мәктәп мөдире, алар бөтенесе бер-берләрен белә, шуңа күрә араларына кереп булмады.

Сайлау башында комиссия рәисе, безгә тавыш бирергә килүчеләр саны 55 проценттан ким булмаска тиеш, дип әйттеләр, диде. Мин тавыш бирергә килүчеләрне санап утырдым. Килүчеләр 45 процент булды. Алар исә 60ка якын итеп чыгарды, буш бюллетеньнәрне тутырып һәм башкача, – ди Салмачыдагы 341нче сайлау бүлгесендә «Гадел Русия» фиркасе күзәтүчесе булган Гөлназ Бәдретдин.

Мәскәүнең Данилов районындагы 1701нче сайлау бүлгесендә тавыш бирү һәм санауларны күзәтеп барган Дмитрий Сурнин исә башка төрле канун бозуны ачыклаган. Ул сайлау бүлгесендә тавышларны санап, ахырдан сайлау комиссиясенең рәсми протоколы күчермәсен алган. Әмма соңрак Үзәк сайлау комиссиясенең интернет сәхифәсендә күрсәтелгән саннар белән рәсми протоколдагы саннарның туры килмәвен ачыклаган.

Рәсми протоколдагы саннар:
1. КПРФ – 285
2. «Бердәм Русия – 271
3. «Гадел Русия» – 218
4. «Яблоко» – 167
5. ЛДПР – 133
6. «Правое дело» – 16
7. «Русия патриотлары» – 15

Үзәк сайлау комиссиясе сәхифәсендәге саннар:
1. «Бердәм Русия – 662
2. КПРФ – 295
3. ЛДПР – 133
4. «Гадел Русия» – 118
4. «Яблоко» – 67
5. ЛДПР – 133
6. «Правое дело» – 16
7. «Русия патриотлары» – 5

Протоколда «Бердәм Русия»нең бу бүлгедә 271 тавыш җыйганлыгы күрсәтелсә, Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Русия»гә 662 тавыш язган. 167 тавыш җыйган «Яблоко»ның 100 тавышын, 218 тавыш җыйган «Гадел Русия»нең дә 100 тавышын интернетта киметеп язганнар һәм ул тавышларны хакимият фиркасенә өстәгәннәр. Дмитрий Сурнин әлеге рәсми протоколның күчермәсен интернетка урнаштырган.

«Россия-24» каналы турыдан туры эфирда күрсәткән саннарга караганда, Ростов өлкәсендә төрле фиркаләр өчен бирелгән тавышларны бергә җыйсаң, 140 процент, Воронеж өлкәсендә 130лап, Свердлау өлкәсендә 115 процент килеп чыга. «Россия-24» каналы Свердлау һәм Воронеждагы тавышларны санау турында менә шундый хисап бирә.

Европада Иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Дума сайлавы турындагы хисабында, тавышлар санауны «начар яки бик начар» оештырылган, дип бәяли. Әлеге оешма күзәтүчеләре эшләгән 115 бүлгенең 34ендә өстәмә бюллетеньнәр ташлануы теркәлгән.

Әлеге оешма күзәтүчеләре төркемен җитәкләүче Һайди Таглиавини «Безне иң борчыган нәрсә – хакимият фиркасе белән дәүләт арасында аерма булмавы. Бу сәяси көндәшлекне тарайтты, кайбер сәяси фиркаләргә хәтта сайлауда катнашу рөхсәт ителмәде. Нәтиҗәдә, сайлау гадел булмады һәм вәзгыять хакимият фиркасе файдасына булды» – ди.

Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге күзәтүчеләре исә андый зур канун бозулар күрмәгән, фиркаләргә тигез мөмкинлекләр тудырылды, булган җитешсезлекләр «техник җитешсезлекләр» генә, дип белдерде.

КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов, бу сайлауны Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле иң пычрак сайлау, дип атады.

Сайлауда өченче урын алган «Гадел Русия» фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов Петербур һәм Әстерхандагы сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тартуын белдерде.

Наиф АКМАЛ.

Ирек Мортазин Казанда һаман да persona non grata

Татарстанда инде икенче ел яңа президент булса да, журналист Ирек Мортазинга карата мөнәсәбәт элекке чордагы кебек һаман тискәре кала бирә – чәршәмбе көнне аны телевидениедәге рәсми сайлауалды дебатларга кертмәделәр.

Ул «Яблоко» партиясенең рәсми вәкиле буларак чыгыш ясамакчы иде. Мортазин башта дәүләт телерадиокомпаниясе тапшыруына кертелмәде, соңрак «Татарстан-Яңа гасыр» ширкәте эфирыннан да мәхрүм ителде. Аның урынына «Яблоко» партиясе исеменнән башка вәкилләр чыгыш ясады.

Мортазинга карата мондый мөнәсәбәтне ике телеканал да (аларның студияләренә кереш Шамил Усманов урамындагы бер үк бинада урнашкан) аңа рөхсәт кәгазенең вакытында әзер булмавы белән аңлатты. Журналист үзе мондый хәл була алуын алдан сизеп 11.45тәге эфирга 11дә үк килә. Сакчылар бирелгән исемлектә исемен тапмый. Тиешле түрәләр белән телефон аша бер сәгатькә сузылган сөйләшүләр бернинди нәтиҗәгә дә китерми – »Яблоко» вәкиле дебатларда катнаша алмый.

Ирек Мортазин фикеренчә, бу эш артында «Татарстан-Яңа гасыр» ширкәте җитәкчесе, «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы Илшат Әминов тора, чөнки бинаны саклаучылар аңа буйсына. Сайлау хокукларын тормышка ашыруда комачаулавы өчен хәзер Мортазин Әминовны җаваплылыкка тартырга тели. Ул инде полициягә мөрәҗәгать иткән, аның хезмәткәрләре мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә. Соңрак бу эш Татарстанның Тикшерү комитетына җибәреләчәк. «Мин полиция үзәгенә барып, әлеге канунсызлыкка карата җинаять эше кузгатуларын сорап гариза яздым, бу эш белән хокук сакчылары шөгыльләнсен», диде Мортазин «Азатлык»ка. Аның сүзләренчә, җинаять кодексының 141 маддәсе нигезендә гражданнарның сайлау хокукына каршы чыгу өчен 2 елга иректән мәхрүм ителү яный.

Казан элитасы Мортазинны яратмый

Элек Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең матбугат вәкиле булып эшләгән, соңрак аның хакимияте турында «Татарстанның соңгы президенты» дигән шау-шулы китап чыгарып, шуның өчен ирегеннән мәхрүм ителгән Мортазин бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Анда ул «Новая газета»ның махсус хәбәрчесе булып эшли. Казанга ул «Яблоко» партиясенең ышанычлы вәкиле буларак килгән иде.

Мортазин элекке президент Миңтимер Шәймиевкә яла ягу гаепләве нигезендә төзәтү эшләренә, ә республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында «хакимият» дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләү белән 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Ирек Мортазинның еллар буе Шәймиев белән бергә эшләп, аннары аның үзе, тирәлеге, хәтта гаилә әгъзалары турында тәнкыйди китап язуын Татарстанның хакимияттәге сәяси элитасы ошатмады. Аңа карата бу мөнәсәбәт әле дә үзгәрмәде кебек.

Хөкем ителгән журналист 2011 елның 31 гыйнварында Менделеевск суды карары белән вакытыннан элек иреккә чыгарылган иде. Шуннан соң ул Мәскәүгә күчеп китте.

Наил АЛАН.

Мәчеткә йөрүчеләр белән дә кызыксына башладылар

Казанның Кабан арты мәчетендә мөселманнарның документларын тикшерүне имам Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин «башка сыймаслык хәл» дип атый. Ул мондый эзәрлекләүләр 20 ел дәвам итүен әйтә.

Ястү намазыннан соң, үзен полиция вәкиле дип таныштырган кораллы бер кеше, Кабан арты мәчетенә кереп, намаз уку урынын тикшергән, анда бернинди дә шикле әйбер тапмагач, хезмәттәше белән өскә менеп киткән. Анда да канунсыз берни күрмәгәч, ут булган бүлмәгә кереп тупас рәвештә имам ярдәмчесе белән сөйләшеп утыручы мәхәллә мөселманнарының документларын тикшерергә тотынганнар, аларның шәхси әйберләрен караганнар.

Шул ук вакытта, мөселманнар күпме генә документ сорасалар да, бу тикшерүчеләр аны күрсәтмәгән һәм тентү ни сәбәпле уздыруларын аңлатмаган. Әлеге хәл вакытында мәчеткә килеп җиткән имам Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин полиция вәкилләрен чакырырга мәҗбүр булган. Ләкин бу полиция вәкилләре бер-берсен танып, мәчеттән китеп барганнар.

«Хокук саклаучылар бит хакимияткә карый. Нәкъ алар Русиянең барлык төбәкләрендә дә низаг тудыра да инде. Мөселманнар һәм хакимият арасындагы низаг хокук саклау оешмаларының провокациясе белән бәйле. Алар инде 20 ел дәвамында безне мыскыл итеп килә. Ә үз хокукларыңны яклый башласаң, террорчы, ваһһаби тамгасы тагалар. Тикшерү органнары штрафлар, тикшерүләр белән яный», ди Лотфуллин.

Аның фикеренчә, кешеләрнең шәхси мәгълүматларын язып алу – конституцион хокукларны бозу булып тора. Хәтта ул кешеләрнең документларын тикшергәннән соң китәргә сорагач та, аларның китмәүләрен әйтә. Алар: «Хәзрәт кысылма, алайса үкенергә туры киләчәк», – диде. Мөселманнарны яклаган өчен имамга янау булды. Мондагы кешеләр аны ишетте. Ике ел элек икенче мәдрәсә бинасына кергәннәр иде. Чыккач Рафил хәзрәт: «Егетләр кемне эзлисез?» дип сорады. Ә тегеләр: «Сез монда зина кыласыз, җинаятьләрне яшереп ятасыз», дигән иде. Бу юлы тагын шул сүзләрне әйтеп, мине провокациягә тартырга тырышты. Хокук саклау оешмалары вәкилләре арасында провокаторлар бар. Алар халык хакимиятне күрә алмаслык хәлгә килсен дип эш итә, мөселманнарның ачуын чыгарырга телиләр», ди ул.

Әлбәттә, бу очракта мәчет имамнары бары мәхәллә, халык яклавына гына өметләнә ала. Үз уставлары белән эшләүче дини иҗтимагый оешма буларак, алар үз проблемаларын үзләре хәл итәргә тиеш. Сәетҗәгъфәр хәзрәт мәчетенең элекке имамы Исхак хәзрәт Лотфуллинның да шушы бәйләнүләр аркасында биш инфаркт кичерүен әйтә. «Без бит аларга каршы килмибез, дустанә мөнәсәбәттә булырга телибез, әмма алар аның саен аза. Менә бу җомгада яңа хиҗри ел башлану уңаеннан мәчеткә 100 баланы алып киләбез. Кайда эш бара, шул эшкә аяк чалалар. Син сәдака җыеп, бәлешләр ашап йөрсәң, яхшы кеше буласың, ә халык белән эшләсәң, дәгъват кылсаң, лекция үткәрсәң, ятим балаларны җыйсаң, нинди дә булса гаеп эзли башлыйлар. Тапмыйлар, әмма барыбер тынычлыкта калдырмыйлар. Шуңа без һәрвакыт уяу», ди Кабан арты мәчете имамы.

Ул гыйбадәтханәдәге кәгазьләрне, подвалларны һәрвакыт тикшереп торулары, халыкка артык сөйләшергә ирек бирмәүләрен әйтә. Ягъни халык белән эшләү һәм дәгъват кылыр урынга мәчет саклауларын искәртә. Соңгы вазгыять турында прокуратурага һәм «Вишневский» полиция бүлегенә шикаять иткән. Әмма әлегә бернинди җавап та булмаган.

Ландыш ХАРРАСОВА.

1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне

1 декабрь – СПИДка каршы Халыкара көрәш көне. Дөньяда әлеге чирне һәр 6 секунд саен бер кеше йоктыра. Татарстанда бүгенге көндә 7 сәгать саен бер кешедә бу авыру табыла.

Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмыннан башка яши алмый. Һавага эләккәннән соң шунда ук таркала. СПИД вирусы үзен иркен хис итә торган бердәнбер урын – кеше организмындагы сыеклык. Инфекция эләктергән кешенең гомере уртача 10-15 ел.

Әлегә авыручылар саны Русия һәм берүк вакытта Татарстанда да арта бара. Бу авыруга каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында, йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, бу вирусны республикада атна саен 20-30 кеше йоктыра, дип белдерде. Быелның ун аенда гына да аны республикада бер меңнән артык кеше йоктырган. Андыйлар бигрәк тә наркоманнар арасында арткан.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының авыруларны дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева сүзләренчә, Татарстанда 1987 елдан алып 2011 елның 25 ноябренә кадәр 13 мең 809 кеше әлеге авыруны төрле юллар белән эләктергән.

Бу чир 2001 елда үзен нык сиздерсә, 2002-2004 елларда СПИД авыруы бераз кимеп алган. Әмма күрсәткечләр кабат арта башлаган. Хәзер тәртипсез җенси тормыш алып баручылар күп, ди Малышева. Бүгенге көндә Казанда гына да 5497 кеше шушы чир белән яши.

Нияз Галиуллин сүзләренчә, быел Татарстанда СПИДлы авыруларны дәвалау өчен 300 миллион сум акча каралган. Бер авыруны дәвалау, чирләү дәрәҗәсенә карап, бер елга 100 мең сумнан алып 300 мең сумга төшә, ди ул.

Татарстанда 9 мең авыру исәптә тора. Аның 1900е бездә вируска каршы терапия уза. Уңышлы дәвалау күрсәткечләре үсә бара. 2009 елда исәптә торучыларның 14%тын дәвалый идек, хәзер исә бу сан 20%ка җитте, ди ул.

Нияз Галиуллин сүзләренчә, Татарстанда СПИД авыруларының иң күбе Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында яши. Ә Яңа Чишмә, Апас, Арча, Кайбыч районнарында берәр авыру гына теркәлгән.

Райнур ШАКИР.

Комментарии