- 01.11.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Быелгы Республика көнен бәйрәм итәргә җыенып йөргән көннәрдә мин каршылыклы хисләр кичерәм. Бер яктан, бу истәлекле датаның никадәр зур мәгънәгә ия булуын уйлап шатлану һәм канәгатьләнү хисләре, икенчедән, бөтен дөнья татарлары һәм республика халкы өчен бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге тоныклана, онытыла, кадере кими барганлыгын тоеп, борчылу хисләре.
Республика көне соңгы елларда үрчи барган бихисап күп бәйрәмнәр арасында үзенә бертөрле, аеруча лаеклы урында тора: 1990нчы елның 30нчы августында республика парламенты Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, закон көченә ия булган бу документ тиздән бөтен халык референдумы тарафыннан расланды.
Бу – татар халкы тормышында иң әһәмиятле, иң истәлекле дата, татарларның 1552нче елдан бирле хыялланып килгән дәүләтчелеккә ия булган көне. Республикабызның яңа статуска ирешүе җиңел генә эш булмады. Татарстанның СССР составында союздаш республика статусы алуы өчен башланган куәтле хәрәкәтнең башында Татар иҗтимагый үзәге (ТОЦ)* торды. Аның беренче җитәкчесе татар халкының тигез хокуклыгы өчен ялкынлы көрәшче Марат Абдрәсүл улы Мөлеков булды.
Татарстан Югары Советының истәлекле август сессиясе алдыннан республика тормышында ни дәрәҗәдә катлаулы чор булганлыгын һәм парламент әгъзаларының бу күп дәверләргә бер генә була торган тиңдәшсез карар кабул итүгә зур кыенлыклар кичеп, биек киртәләр аша үтеп килгәнлеген мин үзем күреп, үзем катнашып беләм. Миңа ул чакта, Югары Совет депутаты, аның милли мәсьәләләр һәм мәдәният комиссиясе рәисе, Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациянең проектын төзү комиссиясе әгъзасы буларак, бу сессияне әзерләү һәм кабул итүгә бәйләнешле барлык вакыйгаларның эчендә кайнарга туры килде.
Ул чакта Татарстанда Югары Советның үзендә дә хәл бик катлаулы, үтә киеренке иде. Моның төп сәбәбе шул: суверенитетка ирешү идеясе барлык кешеләрнең дә күңеленә хуш килеп бетмәде. Халыкның билгеле бер өлеше, суверенитетның асылын, мәгънәсен дөрес аңламавы аркасында, бу яңа күренештән шикләнә иде. Монда кайбер кешеләрнең, бигрәк тә рус телендә сөйләшүчеләрнең бу мәсьәләдә дөрес фикердә булмавы, кайберәүләрнең шовинистик карашта торуы чагылыш тапты.
Декларация кабул итүгә мөнәсәбәт Югары Совет депутатлары арасында да бертөрле генә түгел: моңа ачыктан-ачык каршы кешеләр дә бар иде. Бу документ проектының кайбер әһәмиятле мәсьәләләре буенча фикер каршылыклары җитди, кискен формаларда чагылды. Карарны әзерләү вакытында «Народовластие» һәм «Татарстан» төркемнәре арасында җитди бәхәсләр һәм каршылыклар булып торды. Хәлбуки, парламент сессияләре барышында, килештерү комиссияләре утырышларында, җитди мәсьәләләр буенча авыр бәхәсләр булса да, ахыргы исәптә ике як уртак фикергә килә алды.
Мәсәлән, Декларация проектын төзегәндә татар теленең статусы мәсьәләсендә без, комиссия әгъзалары, кискен фикер каршылыгына дучар булдык. Депутатларның бер өлеше республикада дәүләт теле статусы татар теленә генә бирелергә тиеш дигән карашны алга сөрде. Әмма депутатларның күбесе мондый фикер белән риза булмады. Халыкның зур күпчелеген төрле телдә сәйләшүче ике милләт тәшкил иткән республикада бу ике телнең берсенә генә өстенлек бирү дөрес эш булмас иде. Шуны исәпкә алып, депутатлар М. Мөлеков, Р. Юсупов тарафыннан республикабызда татар һәм рус телләренең икесен дә дәүләт телләре итеп игълан итәргә дигән тәкъдим кертелде. Бу тәкъдим күпчелек депутатларда хуплау тапты. Татар һәм рус телләрен дәүләт телләре итеп игълан итү Декларациягә һәм соңыннан Татарстан Республикасының яңа Конституциясенә дә нигез итеп алынды.
Безгә, депутатларга, ул истәлекле август сессиясенең бигрәк тә икенче көне авыр булды. Кайберәүләр төп мәсьәләне –Декларацияне кабул итүне өзү максатында, юк-бар сәбәпләр уйлап табып, мәсәлән, сессия урып-җыю эшләрен тоткарлый дигән сылтау белән, аны туктатып торырга кирәк дигән тәкъдим керттеләр. Без, Татарстан төркеме вәкилләре, болай эшләргә һич кенә дә ярамаганлыгын аңлап, Декларация мәсьәләсен карауны туктатуга юл куймадык. Суверенитет игълан итүне бөтен республика халкы, читтә яшәгән миллионлаган татарлар түземсезлек белән көтеп торды, Югары Совет исеменә Татарстанның төрле районнарыннан, башка өлкә-республикалардан Декларацияне, кичектермичә, һичшиксез кабул итүне таләп иткән телеграммалар килде.
Ирек мәйданында җыелган меңләгән кеше төн уртасына кадәр, парламент карары кабул ителгәнне көтеп, гөжләп торды, митинглар дәвам итте, хәл киеренкеләнә барды. Безгә, берничә депутатка, сессиядән мәйданга чыгып, халыкны тынычландырырга, мәсьәлә уңай хәл ителер дигән вәгъдәләр бирергә туры килде.
Ә депутатлар һаман да фикер алышты, бәхәсләште... Хәл мәйданда да, Югары Совет бинасында да кыза барды.
Ниһаять, халык вәкилләрендә аек акыл җиңеп чыкты: ике көнгә сузылган кайнар бәхәсләрдән, сүз көрәшеннән соң 1990нчы елның 30нчы августында төн уртасы якынлашканда Югары Совет бертавыштан диярлек тарихи документ – Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
Ул минутларда, ул төндә һәм аннан соңгы көннәрдә дә халык нык шатланды, тантана итте! Сессиядән соң Югары Совет бинасыннан чыкканда, безне ишек төбендә йөзләрчә кеше көтеп тора иде. Безне ике яктан күп санлы кешеләр тезелгән җанлы коридор аша уздырдылар, хуплау сүзләре, рәхмәтләр яуды... Менә шундый мәңге онытылмаслык мизгелләр, канәгатьләнү, шатлану хисләре саклана күңелдә.
Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү ул – акыл җиңүе, илне демократияләштерү юлында зур адым. Монда халык белән җитәкчелекнең үзара аңлашуы, хәлиткеч бердәмлеге чагылыш тапты. Ул чагында Татарстан Югары Советының дөрес карарга килүе соңыннан халык һәм республика җитәкчеләре кылган хәлиткеч гамәлләр тарафыннан расланды.
Беренчедән, бу шунда күренде: Татарстан Русия Президентын сайлауда катнашмады (бу республиканың суверенлыгы статусына туры килмәс иде). Хәлбуки бу мәсьәләдә Татарстанга Мәскәүнең басымы көчле булды. Икенчедән, Декларация белән билгеләнгән суверенитет 1992нче елда республика суверенитеты буенча уздырылган референдум нәтиҗәләре белән ныгытылды. Халыкның яртысыннан бераз гына кимрәк өлешен татарлардан башка кешеләр тәшкил иткән республикада референдум үткәрү зур тәвәккәллек таләп итә торган кыю адым булды. Тәвәккәллек үзен аклады: Татарстан халкының күпчелеге суверенитетны яклап тавыш бирде. Бу, димәк, мөстәкыйльлек идеясен рус телендә сөйләшүче кешеләрнең дә шактые хуп күрде дигән сүз.
Әлбәттә, парламент тарафыннан Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү гаять зур әһәмиятле юридик гамәл булса да, бу документ үзе генә республиканың яңа юлдан китүен хәл итеп бетерә алмый. Суверенитетны тормышка ашыру өчен, референдум үткәрергә, яңа Конституция, Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында закон кабул итәргә, Татарстан Республикасы белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Договор һәм башка төрле килешүләр кирәк иде әле.
Дәүләт суверенитеты буенча референдум уздыру Татарстан халкы һәм аның җитәкчелеге өчен җитди сынау булды: референдумның нәтиҗәләре суверенитет Декларациясен ныгытып та куярга һәм, киресенчә, җитди генә какшатырга да мөмкин иде.
Мәгълүм булганча, Мәскәү Татарстанда бу референдумның үткәрелүен һәм бигрәк тә аның уңай нәтиҗәләргә китерүен һич кенә дә теләмәде генә түгел, бәлки бу плебисцитның уздырылуына төрлечә аяк чалып килде. Ләкин халык, Татарстан парламенты һәм хөкүмәте үз язмышын хәл итү максатына ирешү юлыннан тайпылышсыз барды һәм, бербөтен булып берләшеп, бу референдумны үткәрә һәм анда гаять әһәмиятле нәтиҗәгә ирешә алды.
Мин шул борчулы һәм шатлыклы көннәрне аермачык күз алдына китерәм. Татарстанның язмышы хәл ителә торган көннәр иде алар. Республиканың Югары Советы Председателе Минтимер Шәрипович Шәймиев һәм Татарстанның Министрлар Советы Председателе Мөхәммәт Галләмович Сабиров, ТОЦ (Татар иҗтимагый үзәге)* җитәкчеләре, зур ихтыяр көче җыеп, халыкны референдум уздыруга туплый, бу бөтен халык сайлавында катнашуның һәм анда «Суверенитет өчен!» дип тавыш бирүнең чиксез әһәмиятле булуына инандыра алдылар. Ул көннәрдә һәркем бер уй белән яшәде, һәркемнең телендә бер сүз – «Референдум» иде. Мәгълүмат чаралары референдумның уңышлы узуы өчен бик актив һәм нәтиҗәле эш алып барды, газета-журнал битләрендә радио-телевидение тапшыруларында күренекле дәүләт эшлеклеләренә, сәнгать әһелләренә, галимнәргә урын түрдән булды, аларга эфир вакытын кызганмадылар.
Референдум көне алдыннан Үзәк телевидение журналистының М. Шәймиевтән интервью алуы хәтеремдә. «Референдум нәтиҗәсенең уңышлы булуына ышанасызмы Сез?» – дип сорый алып баручы Минтимер Шәриповичтан. «Без җиңеп чыгачакбыз!» – дип, кырт кисеп җавап бирде Татарстан Парламенты җитәкчесе.
Мәскәү белән Казан арасында договор! Тарихта булмаган нәрсә! Бу Рус дәүләте белән Татарстан җөмһүрияте арасында хезмәттәшлек итү турында 1552нче елдан алып беренче мәртәбә рәсми рәвештә зур килешү төзү дигән сүз.
Бүген исә барлык татарлар һәм Татарстан халкы тормышындагы бөек бәйрәм алдыннан мин борчылу һәм күпмедер дәрәҗәдә күңел кайту хисләре кичерәм. Мондый хисләр менә нәрсәдән килә. Бу бәйрәмнең бөеклеге елдан-ел кими бара, асыл эчтәлеге тоныклана, сәяси әһәмияте онытыла һәм ул күп санлы гадәти бәйрәмнәр рәтенә кереп бара сыман. Яшь буын, минемчә, инде хәтта бу бәйрәмнең данлыклы вакыйгага –татар халкы 460 ел хыялланып килгән дәүләтчелеккә, суверенитетка ирешүгә багышланган бәйрәм икәнлеген белеп тә бетерми булса кирәк. Урта буын кешеләре дә бу датаның бөеклеге, олы мәгънәсе турында бик уйланып тормый кебек. Бу – безнең өчен иң зур бәйрәм, элекке Октябрь бәйрәме кебек, сәяси бәйрәм.
Республика соңгы елларда суверенитетның беренче елларда ирешелгән казанышларын югалта бара. Татарстанның үзенә Мәскәүгә биргән акчасының бик азы гына эләгә (суверенитет алганнан соң беренче елларда бу җәһәттә хәл уңай иде). Мәктәпләрдә татарча укыту һәм гомумән татар мәктәпләренең хәле шактый катлауланды. Татар мәктәбен тәмамлаучыларга чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирү һәм югары уку йортына, хәтта татар филологиясе белгечлеге буенча укырга кергәндә дә кабул итү имтиханнарын рус әдәбиятыннан, рус теленнән бирдертү үзе генә дә ни тора?! Бу бит Мәскәүнең татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен бетерүгә юнәлтелгән эше. Кайда соң безнең суверенитетыбыз?! Кайда безнең телләр турындагы законыбыз?!
Бу көннәрдә безгә – халыкка, власть органнарына, уяулыгыбызны көчәйтеп, төп игътибарны иң әһәмиятле, хәлиткеч мәсьәләләрне хәл итүдән читкә тайпылырга юл куймаска, зур кыенлыклар белән ирешкән суверенитетыбызны бердәм якларга һәм сакларга кирәк. Бу бәйрәм республикабызны ныгыту рухында узарга тиеш.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан шәһәре
*Эшчәнлеге тыелган оешма

Комментарии