Дәүләт программасы татарның милли үзенчәлеген ничек сакларга җыена?

Дәүләт программасы татарның милли үзенчәлеген ничек сакларга җыена?

Газетабызның узган санында татар милләтенә киләчәктә юл күрсәтергә тиешле (һәрхәлдә шулай дип тәкъдим ителгән) «Татарлар: гамәл стратегиясе» турында язган идек («Татарның төп «сугыш планы» билгеле булды», №35, 2 сентябрь, 2020). «Милләт җыены» дигән чарада кабул ителгән бу проект укучыларыбызны да битараф калдырмады: фикерләр, кайтавазлар килә башлады инде. Ә бүген без бу стратегияне үз канаты астына алган икенче бер рәсми документ – республиканың татар милләтен саклау буенча программасы турында язабыз.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023)» дип аталган дәүләт программасы әле күптән түгел – 25нче август көнне генә кабул ителде. Ләкин бу өр-яңа документ түгел. Шундый ук исемдәге дәүләт программасы республикада 2014нче елдан бирле эшләп килә инде. 2013нче елның 21нче октябрендә имзаланган ул 785нче карар ел саен диярлек озынайтылып, тулыландырылып килде. Ә менә хәзер, 25нче августта кабул ителгән дәүләт программасы моңа кадәр булганнарын үз көченнән чыгара. Асылы да, исеме дә шул ук калса да, яңа программа буенча яши башлыйбыз.

ТР Премьер-министры А.В.Песошин имзалаган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023нче еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турындагы карарда, «Милли җыен»да кабул ителгән һәм гомуми сүзләрдән торган стратегиядән аермалы буларак, барлык адымнар да, аларның суммасы да, эшнең кайчан башкарылырга тиешлеге дә төгәл күрсәтелгән. Ул эшләр өчен җаваплы органнар да билгеле. Стратегиянең (аны матбугат чаралары да, кайбер татар активистлары да «өндәмә» дип атады. – Авт.) нәрсә бирәчәген әлегә аңлап бетереп булмый, ә менә дәүләт программасының нинди нәтиҗәләргә китерергә тиешлеге төгәл билгеләнгән. Менә, мәсәлән, документның кереш өлешендә үк Программаны тормышка ашыру 2023нче елга нинди күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәге язылган (сүзен-сүзгә китерәбез):

«Русия Федерациясе төбәкләренең гомуми санында Программа чараларында катнашкан төбәкләр өлешен 60 процентка кадәр арттырырга;

– өйрәнелгән, әйләнешкә кертелгән һәм популярлаштырылган татар матди һәм матди булмаган мирас объектлары санын 2020нче ел белән чагыштырганда 200 процентка арттырырга (2020нче елда – 616 берәмлек, 2023нче елда – 1756 берәмлек);

– эшкәртелгән һәм музей фондларына тапшырылган археологик артефактлар (Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәнияте буенча) санын 4000 берәмлеккә кадәр арттырырга;

– татар халкының туган телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча эшләнгән укыту-методик комплекслар, укыту программалары һәм кулланмалары санын 86 берәмлеккә кадәр арттырырга;

– Русия Федерациясендә татарлар тупланып яши торган торак пунктлары сакланып калган тикшерелгән төбәкләрне 49 процентка кадәр арттырырга;

– Программа чараларының гомуми санында интеллектуаль потенциалны арттыруга юнәлдерелгән чаралар өлешен 70 процентка кадәр арттырырга;

– Программа чараларының гомуми санында медиапроектлар форматындагы чаралар өлешен 50 процентка кадәр арттырырга».

Бу пунктлардан күренгәнчә, 25нче августта кабул ителгән дәүләт программасы күбесенчә татарның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыруны күздә тота. Чагыштыру өчен 2013нче елда имзаланган һәм 2014нче елда үз көченә кергән беренче «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын да карап чыктык. Анысы ярдәмендә «ирешергә тиешле нәтиҗәләр» исемлегендә беренче урында татар теле торган:

«Бу Программаны тормышка ашыру 2016нчы елда шушы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк:

– Русия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче һәм татар телен белүче татарлар өлешен 72 процентка кадәр җиткерергә;

– Русия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче һәм татар телен туган теле дип санаучы татарлар өлешен 82 процентка кадәр арттырырга», – диелгән. Аннан соң гына төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары, укыту-методик әсбаплар һәм әдәбият турында әйтелгән.

Ә быел кабул ителгән «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасында татар телен саклау һәм үстерү турында ләм-мим. Ике программа арасындагы беренче карашка бик үк мөһим дә тоелмаган шушы үзгәреш дәүләтнең хәзерге сәясәтен аңларга ярдәм итә инде.

Хәер, быелгы программада татар теле турында бер сүз дә юк, дип ашыгып нәтиҗә ясап ташлаганбыз икән. Документның 9нчы битендә «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү» дигән бурыч күрсәтелгән һәм моңа ирешү өчен башкарыласы эшләр санап кителгән. Халыкара татар яшьләре форумнары, татар авылларында тикшеренүләр, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар мәдәнияте көннәре үткәрү; «Түгәрәк уен» төбәкара фестивален, «Шәҗәрә – Моя родословная» бөтенрусия конкурс-фестивален уздыру; «Ана теле» татар телен дистанцион укыту буенча белем бирү проектын алып бару; укыту-методик комплекслар эшләү кебек чаралар бар анда. Телгә күпме урын бирелгән дә, гореф-гадәткә күпме бирелгән – анысын үзегезгә исәпләргә калдырабыз. Татар мәктәпләре ачу, ичмасам балалар бакчаларында татар төркемнәре булдыру турында бер сүз дә юк. Программаның үтәлеше өчен җаваплы төп башкаручы да – Мәдәният министрлыгы шул, Мәгариф һәм фән министрлыгы түгел (гәрчә кайбер бурычларны тормышка ашыруда Мәгариф министрлыгы да, Фәннәр академиясе дә катнаша, диелгән). Документның төп юнәлешен шуннан да чамалап була.

Бюджетка килгәндә, дүрт елга исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыруга 420 984 870 сум акча бүлеп бирелә, барысы да республика казнасыннан:

2020нче елда – 98 495 570 сум;

2021 – 109 432 070;

2022 – 116 935 630;

2023 – 96 121 600.

2014нче елгы Программага 3 елга 89,9 млн сум бүлеп бирелгән булган. Акча арткан. Ләкин дәүләт программасы өчен ул 421 миллионы да күп түгел.

Акчаның бүленеше сораулар тудыра. Мәсәлән, Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивален оештыруга ел саен 1 млн сум бүленгән, ә «Татар кызы» конкурсына (программада ул «бөтенрусия бәйрәме» дип әйтелгән) – ел саен 2 млн 299 мең, «Әпипә» бөтенрусия татар халык биюе телевизион конкурсына – 2 млн 800 мең сум. Чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә Сабан туйлары уздыруга ел саен 4 млн 309 мең сум тоту каралган, ә Татарстан авылларында Сабан туе уздыруга, белгәнегезчә, казнадан бер тиен дә бүлеп бирелми – бу һаман да шулай калган.

Дәүләт программасы буенча, татар әдәбияты классиклары әсәрләрен экранлаштыру каралган. Мәсәлән, 2020нче елда 2 фильм төшерелергә тиеш, гомуми бюджет – 4 770 000 сум. 2021дә шулай ук 2 фильм, бюджет шундый ук. Шулай ук татар гаиләләре/династияләре турында документаль фильмнар төшерергә ниятлиләр. 2021нче елда 2 фильм төшерергә дигән, гомуми бюджет – 368 800 сум. Сыйфатлы кино төшерү өчен бу сумма бик әз, әлбәттә. Ләкин режиссер һәм сценарист Азат Садыйков акчаны азсынмый. «Әгәр бу акчалар дөрес кулга эләксә, әлбәттә, яхшы фильм төшерергә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әйе, кино өлкәсендә бу зур суммалар түгел, киресенчә – әз. Ләкин үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм: фильм төшерергә акча түгел, беренче чиратта теләк кирәк. Бу акчалар грант бирүне күздә тотса, әгәр ул ярдәм белән дә начар нәтиҗә була икән, димәк алар кино төшерергә теләк белдермәгән кешеләр кулына эләккән дигән сүз. Шунысы да бар: кинолар төшерелер ул. Ә бит маркетинг чыгымнарын уйламыйлар. Шулай итеп, яхшы кино да киштәдә тузан җыеп ятарга, ә начар гына фильм яхшы маркетинг нәтиҗәсендә Татарстан кинематографын «яклап» йөрергә мөмкин. Минемчә, татарча кинога зур акчалар түгел, ә булган бюджет белән оста «жонглировать» итүче продюсер кирәк. Дөрес куллансаң, Программада бүленгән акча фильмны төшерүгә дә, аны сатуга да җитә», – дип фикере белән уртаклашты ул. Азат үз өлкәсе – кино турында гына әйтсә дә, аның «акчалар дөрес кулга эләксә» дигән сүзләре документта язылган һәр чарага кагыла.

БЕЗ ӘЙТМӘДЕК

«Милли җыен»да кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н татар җәмәгатьчелеге тәнкыйтьләп чыккач, Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова матбугатка аңлатма биргән иде.

«Стратегияне язу Татарстан Президенты тәкъдиме иде. Ул документны язуда татар җәмәгатьчелеге үзе катнашырга тиеш, дигән басым ясады. Төрле мәйданчыкларда чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә, мондагы татарлар да катнашкан булырга тиеш. Бик күп кеше эшләде, ул озак вакытка сузылды. Гаҗәпләнәсе юк, стратегия тиз кабул ителә торган документ түгел. Аның өчен ел ярым вакыт та аздыр. Стратегиягә ихтыяҗ күптән бар иде. Кабул ителгән стратегия республика һәм читтә яшәүче милләттәшләребез, киң җәмәгатьчелек фикерен истә тотып язылган. Без аңа бәя бирә алмыйбыз», – дип, Галимованың сүзләрен китерә «Азатлык» радиосы.

СҮЗ УҢАЕННАН

Без монда: «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасына татар мәктәпләре, татар теле дәресләре турында бер сүз дә кертелмәгән», – дип борчылып утырганда, Татарстанны «артык мөстәкыйль булып уйнарга теләүдә» гаепләүчеләр дә табыла. Танылган дизайнер, әле күптән түгел генә тиктомалдан Казанга логотип эшләп биргән Артемий Лебедев үзенең Youtube-каналында Татарстан өчен борчылуын белдерде. Видеода ул болай дип сөйли:

– Казан тирәли яңа супер юл ачылды. Искиткеч! Бик шәп! Нинди генә юл ачылса да, моны алкышламый булмый, ә монда бит әле Зур Казан боҗрасы, шул ук вакытта Русиядәге иң озын трамвай линиясе дә икән. 34 км. Искиткеч! Мин Казан өчен бик шат. Тик бер нәрсә генә борчый: безнең искиткеч Татарстан Республикасы мөстәкыйль булырга теләвенең билгеләрен торган саен күбрәк күрсәтә, мөстәкыйль булып уйнарга тели, моңа вакытында игътибар итмәсәк, бу бик начар тәмамланырга мөмкин. Минемчә, егетләр милли үзбилгеләнү, милли конституция, тел һәм, гомумән, ничектер аерымланган булу белән артык мавыга. Мондый темплар белән дәвам итсә, бу күңелсез тәмамланачак. Шуңа күрә мин Русиянең бердәмлеген кайгыртучыларның барысына да Татарстандагы хәлләргә игътибар итәргә тәкъдим итәр идем. Үсеш, юллар һәм башкалар яхшы ул, әмма безгә Татарстанны югалту кирәкми. Исегезгә төшерергә телим, Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный соборы Казанны алу хөрмәтенә төзелгән. Казанны югалта калсак, аны сүтәсе бер дә килми».

Казанга логотипны тиктомалдан эшләгән, диюебез юкка түгел. Казан мэриясе, без логотипка заказ бирмәдек, дип белдергән иде. Ә Лебедев – бик кыйммәт йөри торган дизайнер, берәр нинди Казан кешесе күңеле тулганнан гына логотип эшләтергә заказ бирмәгәндер – иң арзаны гына да 100 мең сум тора бит аның. Менә бу «мөстәкыйльлек уены» турындагы сүзләренә кем заказ биргәндер тагын. Әллә 2020нче елның августында Путин кулыннан «Ватан алдында казанышлар» орденының 2нче дәрәҗәсендәге медален алгач, дизайнер үзе сәясәтче булып «уйнарга» тели башлаган микән, рәхмәт йөзеннән, ярарга тырышып?!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии