Хезмәт хакы гына булышмый: укытучы һәм тәрбияче балаларына ярдәм итмәкчеләр

Хезмәт хакы гына булышмый: укытучы һәм тәрбияче балаларына ярдәм итмәкчеләр

Чарасы табылды – укытучы һәм медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында беренче чиратта урын алу хокукы бирелергә мөмкин. Депутатлар тиешле законны Дәүләт Думасына кабул итәргә тәкъдим итте. «Хезмәт хакын арттыру гына кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итә алмый», – дигән алар.
ЧИРАТСЫЗ КЕРӘЛӘР
Закон проектын Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов булдырган. Документ тексты ТАСС карамагында бар. Инициатива авторы билгеләп үткәнчә, ата-аналар Русия гражданы булырга һәм кимендә 3 ел дәвамында тиешле дәүләт оешмаларында эшләргә тиеш. Автор үз позициясен Русиядә бүген табиблар һәм укытучыларга кытлык кичерелүе белән аңлата.
– Экспертлар әлеге проблеманың сәбәпләре арасында укытучы һәм табибларга йөкләнеш зур булуын, төбәкләр буенча тигез булмаган һәм аз күләмле хезмәт хакларын, социаль гарантияләрнең җитәрлек булмавын билгели, – диелгән аңлатма язуында.
Нилов фикеренчә, кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, хезмәт хакын арттыру гына ярдәм итми, медицина һәм педагогика хезмәткәрләре өчен өстәмә социаль гарантияләр билгеләү бик мөһим. Бу аларга һөнәри бурычларын нәтиҗәле үтәү өчен шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә балалар бакчаларында урыннар беренче чиратта полиция хезмәткәрләренең һәм хәрбиләрнең балаларына бирелә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар бакчасына Оборона министрлыгы белән килешү төзегән МХОда катнашучыларының балалары да чиратсыз кабул ителә. Моннан тыш, хәрбиләрнең балалары көллияттә түләүсез укытыла, шулай ук югары уку йортына квота бирәләр.
КЫТЛЫК БАР
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина хәбәр иткәнчә, Татарстанда уку елы башында 2,3 меңгә якын укытучы җитмәгән. Педагогик кадрлар аеруча Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында аз.
Сер түгел, тәрбияче яки медицина хезмәткәрләре балаларын чиратсыз кабул итәргә мөмкинлек бирә торган законнар бар иде инде. Шул ук вакытта федераль законнарда «Мәгариф оешмаларына чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле рәвештә урнашу хокукына ия гражданнар категорияләре исемлеге» дә булдырылган. Анда, мәсәлән, хөкемдарның һәм прокуратура, тикшерү органнары хезмәткәрләренең балалары бар.
– Закон проектын кабул итү РФ субъектларына гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән педагогларга өстәмә социаль ярдәм чаралары билгеләү мөмкинлеген тәэмин итәчәк һәм аларга мәгариф оешмаларында ныгып калырга мөмкинлек бирүче җитди стимул булачак, – диелә закон проектына аңлатмада. 
Документны әзерләү белән Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты шөгыльләнгән, аны комитет рәисе Айрат Зарипов җитәкли.
– Федераль дәрәҗәдәге мондый хокук, нигездә, куәт оешмалары хезмәткәрләре балаларында бар инде. Бу аңлашыла да, чөнки аларны төрле төбәкләргә хезмәт биремнәрен үтәргә җибәрергә мөмкиннәр. Башка төбәккә күченгәндә баланы, һәрхәлдә, балалар бакчасына кертергә кирәк. Әмма Русия субъектларында педагогларны, табибларны кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар. Әлеге проблема көн кадагында тора. Дәүләт Советына бу категориядәге балаларны шулай ук бакчаларга һәм мәктәпләргә чираттан тыш урнаштыру турында мөрәҗәгатьләр шактый булды, – дип аңлатты «Казанферст»ка республика парламенты матбугат хезмәте башлыгы Благодга Благодарова.
Аңлашылганча, әлегә бу закон чыгару инициативасы проекты гына. Хәзер ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган документ алдан карау өчен РФ Закон чыгаручылар советына җибәрелгән. Бәяләмәне мәгариф һәм фән комиссиясе әзерләячәк. Инде соңыннан Дәүләт Советында аларга документны эшләп бетерергәме яки Дәүләт Думасына карауга җибәрергәме икәнен хәл итәчәкләр.
КҮПМЕ ТҮЛИЛӘР?
Төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Хәзер Татарстанда 76 меңгә якын педагог эшли. Балалар бакчаларында 20 меңнән артык тәрбияче хезмәт куя. Министр Илсур Һадиуллин хәбәренчә, уку елы башына республикада 2 меңгә якын укытучы җитмәгән. Балалар бакчасы якынча мең тәрбиячегә мохтаҗ булган.
Мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы «стимуллаштыручы түләүләрне һәм компенсацияләрне исәпкә алып» 2024нче елда 51,2 мең сумга, ә балалар бакчаларындагы педагогларның – 46,6 мең сумга җиткән. Рәсми саннар буенча, әлбәттә. Узган елның язында Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге мәгълүматларын китерде, аның нигезендә республикада кече тәрбиячеләргә – аена уртача 19,9 мең сум, тәрбиячеләргә 24,1 мең сум тәкъдим итәләр.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советы депутатларының тәкъдиме бик актуаль.
– Балалар бакчасы белән дә шундый проблема бар. Тәрбиячеләр элек үз балаларын чиратсыз урнаштыра ала иде, ләкин соңыннан бу хокукны кире кактылар, – дип сөйләде матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.
Шул ук вакытта ул республикада өч яшьтән өлкәнрәк балаларның барысы да балалар бакчасында урыннар белән тәэмин ителгән, дип ышандырды. Әмма «чират бар», ата-аналар баланы өйләре янында урнашкан балалар бакчасына бирергә тели, ләкин анда урыннар юк.
2024нче елны икенче баласын тапкан Гөлчәчәк Мансурова Биектауда яши. Беренче улына – 4 яшь. Үзе Биектаудан булса да, баласын Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар бакчасына йөртергә мәҗбүр. «Бала тугач та, чиратка бастык. Ни хикмәттер, үзебезнең районда урнашкан балалар бакчасында бер урын да булмады. Хәзер бу бакчага шуның кадәр бала җитми, урыннар күп, дигән хәбәрләр ишетәм. Менә мин бакчага илткәндә берсендә дә урын булмады. Инде урын булса да, баламны күчерергә теләмим. Балада бакчага ияләшү процессы болай да авыр бара. Бер ияләнгән урыннан икенчесенә күчәргә теләмәс тә иде», – ди ул.
– Соңгы елларда бик күп балалар бакчалары төзедек, аларның кайберләре ярым буш. Ләкин урын җитмәгән балалар бакчалары бар. Бу, кагыйдә буларак, Казанның халык күп яши торган микрорайоннары яки Татарстанның хәзер актив торак төзелеше бара торган районнары, – дип раслады бу сүзләрне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.
«Казанферст»ка хәбәр иткәнчә, ул үзе дә республика Дәүләт Советына «тәрбиячеләр һәм кече тәрбиячеләр балаларын (элек аларны «няня» дип атыйлар иде) балалар бакчасына урнаштыруга өстенлекле хокук бирү» инициативасы белән мөрәҗәгать иткән. «Хатын-кыз педагогика өлкәсендә калсын өчен бакчада урын бирелү – мөһим стимул. Бу матди булмаган мотивация. Әлбәттә, аңа иртәнге 7дә балалар бакчасына эшкә барырга кирәк булганда, баланы башка райондагы балалар бакчасына илтү бик кыен», – дигән ул. «Депутатларның безнең тәкъдимне тыңлавы бик шәп. Бу кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәр. Педагоглар гына түгел, әниләр дә булган хатын-кызлар алдында һөнәрнең абруен күтәрәчәк», – дип йомгаклаган сүзен Ирина Волынец.
БУ ТЕМАГА
«Республика Татарстан»: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында республикада мәктәп укытучылары гына түгел, балалар бакчалары тәрбиячеләре дә җитмәвен таныдылар: уку елы башында 900гә якын вакансия ачылган иде. Кадрлар җитешсезлеген өлешчә педагогика көллиятләре студентлары хисабына канәгатьләндереп була.
«2023 елның 1нче сентябреннән көллиятләрнең чыгарылыш курс студентларына балалар бакчаларында эшләргә рөхсәт ителде. 2023/2024нче уку елында Республика балалар бакчаларында шундый 150гә якын студент эшләде», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Ведомствода тәрбиячеләрнең хезмәт хакы уңаеннан билгеләп үтүләренчә, аның республика буенча уртача күләме аена 53 мең сумнан аз гына артыграк. Хезмәт хакы база окладыннан (якынча 21 мең сум) һәм өстәмә түләүләрдән төзелә. Мәсәлән, 15 елдан артык эшләүчеләрнең хезмәт хакы 4 процентка үсәчәк. Беренче яки югары квалификация категория өчен өстәмә 12дән 24 процентка кадәр булырга мөмкин. Шулай ук хезмәт интенсивлыгы, туган телне укыту, дәүләт бүләкләре һәм башкалар өчен өстәмәләр дә бар.
«Татарстан Республикасы бюджетында ел саен социаль өлкә – бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын чираттагы финанс елына бюджетны формалаштырганда кулланыла торган индекс-дефляторларны исәпкә алып арттыруга акча карала», – дип ышандырдылар министрлыкта.
«Интертат»: 2024нче елның сентябрендә Казанның Совет районындагы 120нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, 13 төркемгә 9 тәрбияче калган, дип зарланган. Шунлыктан бер төркемдәге балаларны икенче төркемгә кушканнар. Хәзер бер төркемгә 30-35 бала йөрергә мәҗбүр.
– Без балаларны бакчага куркып кына алып киләбез, чөнки бер тәрбиячегә шул кадәр сабыйны берьюлы карау авыр, – дип борчыла әти-әниләр. – Тәрбиячеләр эштән китә, чөнки тәрбиячеләрнең хезмәт хакы бик аз, ә эшләре күп. Калган тәрбиячеләр «больничный»да яки укуда. Бакчада ярты ел инде мөдир юк, ул да больничныйда. Өлкән тәрбияче безнең зур төркемнәрне бүлү үтенеченә җавап бирми, янәсе, мөмкинлек юк: менә 40 кеше булса, уйларбыз.
– Безнең бакчада 6 төркемгә 4 тәрбияче бар. Кемдер 1,5 ставкага эшли, кемдер – 1,75. Безнең җитәкчелек яхшы, әмма хезмәт хакы аз. Шуңа күрә күп кенә тәрбиячеләр яхшы хезмәт хакы артыннан заводларга киткән. Мин эшлим, чөнки улым кечкенә әле, ул күршедәге мәктәптә укый, миңа аны озатырга һәм каршы алырга уңайлы. Гомумән, балалар бакчасында үз балалары әле үсеп җитмәгәннәр эшли дә инде, – дип сөйләде Казан бакчаларының берсендә логопед булып эшләүче. Ул исемен әйтергә теләмәде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии