Торналар төшкән җирдә

Торналар төшкән җирдә

Күренекле галим һәм Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 95 ел
Татар милләтенә Мөхәммәт ага Мәһдиев кебек үтә дә талантлы галим һәм олуг әдипне бүләк иткән Гөберчәк авылын барып күрү, остазымның кабере каршында баш иеп, хөрмәтем һәм чиксез юксынуымны белдерү турында әллә ничә еллар буе хыяллана идем. Казан артындагы шул авылны күрсәм, Мөхәммәт абыйдагы талантның сере ачылып китәр кебек тоела, аннары ул йөгергән сукмакларга басып йөрисе, ул сулап үскән һаваны сулыйсы, ул эчкән чишмә суларының тәмен дә татыйсы килә иде. 
Ниһаять, үзем генә түгел, ә Мөхәммәт абыйның бик тә кадерле кызы Гәүһәр, каләмдәш дусларым Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова, Вакыйф Нуриев, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм исемнәре матбугатта әле ялтырый гына башлаган япь-яшь каләм ияләре белән бергә, остазымның авылына киттек. Арча – тарихи шәхесләргә үтә дә бай төбәк. Мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, драматургия атасы Галиәскәр Камал туган яисә хезмәт куйган Югары һәм Түбән Курса, Сикертән авыллары аша кайтып барабыз. Хәтердә Мөхәммәт абыйның Курса станциясендә төшеп, Гөберчәгенә кадәр сазлы юллар ера-ера, кайтып йөрү хатирәләре яңара. Курса тирәсен узганда тирә-якка сузылып-сузылып карыйм, кайсыдыр калкулык артыннан Мөхәммәт абый үзе килеп чыгар кебек. 
Сикертән авылы артында, кечкенә инеш тирәли Гөберчәк сузылып яткан. Аны әллә нигә кеп-кечкенә, йончып беткән авыл итеп күз алдыма китерә идем, ә ул хәйран гайрәтле икән әле. Инеш ярыннан өскә таба сузылып, ике-өч урам ята, аръякта да бер урам бар. Хәзерге таш күпер – Мөхәммәт абый җырлап кына кайтып керә торган күпер түгел-түгелен. Ләкин, мөгаен, нәкъ шул урында элекке, бүрәнәләре язгы ташу саен сүтелә, шуның аркасында аръяктагылар михнәт чигә торган «салам» күпер дә булгандыр. Авылны икегә аерып аккан инеш хәзер, әдипләр йә бабайлар әйтмешли, чыпчык тезеннән генә. Мәгәр Мөхәммәт абый малай чакларда аның бигрәк тә язгы ташулар чорында гайрәтле булуына, ә боз киткәч, Мөхәммәт абый белән чордашларының шул суда балык тотып яисә көненә җидешәр мәртәбә коенып кинәнүләренә һич шикләнмим. Сулыкларны соңгы ярты гасыр эчендә генә кырларны сөрү, тырмалау, туфрак-анакайның эчәге-бавырларын актарып ташлау аркасында гына киптереп һәм җирнең җанын суырып бетерделәр бит. Ә Мөхәммәт абый бәләкәй чакта бу якның табигате дә, әй гүзәл, бәрәкәтле, җанга сихәт китерә торган булгандыр...
Хәер, тукта, каләм, бичара Мөхәммәт абыйның малай чагында ук табигать белән хозурланырга, аның түшәгенә ятып истирәхәт кичерергә мөмкинлеге, җае булды микән? Аның авыл мулласы булган әтисе Сөнгатулланы Мөхәммәт абыйга җиде яшь чамасында алып китеп, улы-кызлары бөтенләй дә белмәгән-ишетмәгән диварлар буенда атып үтергәннәр бит. Әтисе юкка чыккан, ә хатыны белән балаларына «халык дошманы» дигән ярлык ябышып калган. Мөхәммәт абый хискә бирелгән чакта «Мин әти өстеннән кемнәр жалу язганын, әтинең кем әләге буенча үлемгә озатылуын соңыннан партия архивларын актарып ачыкладым», – дип әйткәне дә бар иде. Үзе әйтмешли, белү беләнмени? Инде бөкресе чыга башлаган авылдаш агайларыңның сакалыннан тотып җилтерәтә дә, алардан үч алырга маташып, үз җаныңны тизәк белән таплый да алмыйсың бит!..
Мөхәммәт абыйга, ятимлектән гайре, әле сугыш чоры михнәтләрен дә муеныннан чумып кичерергә туры килгән. Әсәрләрендә ул тиктомалдан гына ятим йә толларның соңгы кәҗәсен яисә соңгы самавырын талап чыккан финагентлар, «сәвит әктифләре» турында зәһәр, без очыдай киная белән, әмма үз йөрәге белән сызлана-сызлана язмый. Күз алдыма китерәм: колхоз дигән, үзе кысыр сыердай арык, үзе сөтсез-эремчексез һәм очсыз-кырыйсыз эш эшелоныннан Мөхәммәт абыйның әнисе Рабига апа кайтып керә, ә юньләп ягарга, җылытырга утыны да булмаган салкын өй уртасында аны бер телем икмәккә тилмереп утырган Мөхәммәт абый, аның Рауза һәм Равия апалары мөлдерәмә тулы өмет белән каршылый: әниләре берәр лар төбеннән табып, аларга тәбикмәк йә уч төбедәй көлчә пешереп бирмәс микән?.. Аһ, Мөхәммәт абый! Син һәм чордашларың кичергән кайгы-михнәт, ач-ялангачлыктан Хак Тәгалә үзе саклый күрсен!..
Әле менә шундый мохтаҗлык вә кытлык кичереп тә, айгыр кебек дастыйн һәм, җитмәсә, чибәрләрнең-чибәре булып җитлеккән ул! Тормыш юлына күз төшерсәң, Арча педагогика училищесы коридорларын урап чыгу, Сеҗе, Казанбаш, Сикертән мәктәпләрендә үзеннән бер карышка гына кечерәк балаларны укытып йөрү, кешедән ким булмыйм ди-ди, хәрби хезмәтне диңгез флотында кичеп кайту, читтән торып югары белем алуга ирешү, аспирантура һәм, ниһаять, Ленин, Толстойлар укыган университетта доцент. Һәм гомере буе аннан көнләшүләр, бертуктаусыз аяк чалу һәм аның хезмәтләрен күрмәмешкә салышу, терсәк кенә түгел, тез башы белән дә типкәләп китүләр, юл бирмәү, тар күңеллелек, хөсетлек, кимсетергә тырышып төрттерүләр... Ә ул моны бер генә студентына да сиздермәде. Һәр лекциясенә горур атлап керә, бик тиз үсәргә ярата торган чәчләрен бармаклары белән артка айкап куя, бер кулын култык астына кыстыра һәм тәрәзә яңагына сөялеп, сәгать буена безне әсир итә иде. Аның бик күңелле итеп шаяртып алуларын Марсель Галиебез үтә оста яза. «Лекция барышында Мөхәммәт абый авылдан килгән гыйбадларның гыйлемлеген сынагандай, юри: «Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән романында менә болай...», – ди дә кисәк туктап кала, безгә караш ташлый. Арадан бер мокыты шулчак: «Татар хатыны ниләр күрсәтми» түгел, «Татар хатыны ниләр күрми» бит ул, – дип төзәтеп куюга, Мөхәммәт абый гаепле кешедәй истирәхәт кичереп авызын ера. «Мин «Татар хатыны ниләр күрсәтми», дип әйттеммени?» – дип кабатлый да әле». Ошбу өзек – Марсель Галиевның истәлекләрен сүзен-сүзгә тәңгәл китереп язу түгел, хәтергә сеңгәнен искә алу гына...
Лекцияләр барышында менә шундый ягымлы, көләч, гаҗәеп киң күңелле иде ул. Ә тәнәфестә коридорга чыктымы, үзләренең кафедрасына таба стена буена елышыбрак атлый. Мөхәммәт абыйның бик күп әрсез, әмма кипкән мичкә эчедәй буп-буш башлары белән күкрәк киереп йөргән профессор аламалары шикелле, коридорның уртасыннан барган чагын бер дә хәтерләмим...
Менә, без Мөхәммәт абый уйнап үскән һәм яңадан да аңа гомер буе сагына-сагына кайтып йөргән газиз ихата каршында торабыз. Уң якта, ишегалдына шактый кертеп, Сөнгатулла агай алты почмаклы йорт салган булган. Ул урамдагы йортлар рәтеннән эчкә кереп, сафны бозып тора. «Нигә алай саласың, нигә әле мөгез чыгарасың?» – дип, Сөнгатулла агайның үзеннән дә сораганнар икән. «Янгыннан саклану өчен, – дип җавап биргән мулла. – Урамның бер хуҗалыгында янгын купса, ул җил уңаена, әтәч шикелле, түбәдән-түбәгә сикереп барырга ярата бит, ә мин качып калам». Мөгаен, бу – беркатлылык яки хәйләкәрлек кенә булмагандыр. Әлеге адымы – Сөнгатулла мулланың кешеләр гайбәтеннән, күрше-күләннең сүз белән талавыннан ышыкланып калырга омтылуы булмадымы икән?..
Бу йортка төбәлеп, гаҗәпләнмичә дә булмый. Сөнгатулла агайны 37нче елда алып киткәннәр. Мулла булып, күрше авылдан күчеп килгән чакта безнең Мөхәммәт абыйга ике-өч яшь булгандыр, дип саный башласаң, әлеге йортка 90 ел чамасы. Түбәләрен соңгы елларда гына яңартканнар, өй диварын тышлаганнар, монысы аңлашыла. Әмма нигезне дә, йортның бүрәнәләрен дә Сөнгатулла агай салып калдырган бит. Ә безнең бүгенге «текә» бизнесмен аламалары калкыткан сарайлар нишләп биш-алты ел узуга ук ярылып бетә йә кыйшая икән? Димәк, китүен-киткән, ләкин Сөнгатулла агай хәтта кул хезмәте белән дә алмаш буынга үтә гыйбрәтле сабак калдырган бит...
Шушы йорт буенда арткы коймага кадәр сузылган иркен генә бакча. Анда бүген бәрәңге рәтләренең эзе дә юк, күпьеллык вә табигый үлән җәйри. Мөхәммәт абый үз истәлекләрендә шушы бакчаны сагынып кайтуы, шунда үзенең дә авыл баласы булуын искә төшерү өчен каерылып печән чабуы, покоска яткан үләннәрдән чатыр корып, аның эчендә төннәр уздыруы турында тәмләп язарга и-и ярата иде! Мин дә карашым белән шушы Мөхәммәт абый бакчасын айкыйм. Улы Искәндәр белән кереп ята, аннары аңа төн буена әллә нинди истәлекләр сөйли торган чатыр кайсы ноктада гына басып торды икән? Их, андый чатыр булса, мин дә аңа кереп, Мөхәммәт абый кыйссаларын кат-кат тыңлар идем!.. 
Мөхәммәт абыйга багышланган музейны 2006нчы елда Арча урман хуҗалыгының директоры булып эшләгән Алмас Назиров атлы әйдаман татар милләтен, аның гаҗәеп бай әдәбиятын һәм шәхсән Мөхәммәт абыйның үзен чиксез хөрмәт иткән өчен төзеп биргән. Үзләре мәңгелек дөньяга күчеп киткәч, бернинди музей, проспект, урам, обелискларсыз калган һәм нәтиҗәдә хәтердән җуелырга дучар ителгән әдипләр, галимнәр, сәхнә эшлеклеләре бик күп бездә. Алмас Назиров атлы дөнья бәһасе торган егет табылмаса, тагын кайсы гына оешма Мөхәммәт абыйның ядкәрен мәңгеләштерүне үз өстенә алыр иде икән?..
Музей – музей инде. Анда йөзләгән фотосурәтләр, иске газета битләре, Мөхәммәт абый үзе исән чакта һәм аннан соң чыгарылган дистәләгән китап. Коридорда – мин сокланып карый торган һәм гомерем ахырынача карап туя алмаячак портрет. Мөхәммәт абый анда пинҗәген бер як иңенә ташлаган, ә үзе елмаюлы һәм сагыну тулы караш белән алга төбәлгән. Һич шикләнмим, Курса станциясендә төшеп калганда яки Сикертән авылын узып кайта башлагач, «безнең морҗадан төтен агыламы?» дип, газиз йортын, газиз илен юксынудан шулай төбәлгәндер...
Музей баскычына кунып, авыл өстен айкыйм. Әнә теге, зәңгәр коймалы йортта, Мөхәммәт абыйның «Исәнме, Кәшфи агай!» повестеның прототибы Хәйбин абзый гомер иткән, диләр. Каршы йорттамы, әллә чапырышындамы, мөгаен дә, Миңлеҗамал, Биби, Сәгыйдә, Саҗидә апалар яшәгәндер инде. Мөхәммәт абыйга рәхәт, ул күпчелек героен туган авылы урамнарыннан күчереп алган. Алай дисәң, ә теге, үз янына, кое төбенә хатынлыкка алып киткән һәм соңыннан атасы янына төнлә килеп, «кызкаеңны алып китә күр, коткар безне», дип ялварган шайтанның да гайрәтен чигергән, төртмә телле килен кайсы йорттагыларны биетеп тотты икән?..
Соңгы тукталыш – авыл читендә, калкулыкка җәелгән зур зират. Мөхәммәт абый иң ерактагы почмакта, аның каравы, астагы буа суына карап ята. Янында, бер чардуган эчендә – Лилиясе. Әнисе Рабига апа – Мөхәммәт абыйның баш очында. Уң ягында – бертуган апасы Равия. Мөхәммәт абый байтак якыннарын бер учка җыеп, аларны саклап һәм хәлләрен бүлешеп, серләшеп ята сыман. «Саумы, Мөхәммәт абый! – дип эндәшәм күңелемнән. – «Менә без дә үсеп җиттек, әни» дигән җыр сүзләрен беләсең бит инде. Менә, кичәге укучың һәм тәүге повесть корамалары белән интектергән мин фәкыйрең дә сине яшь буенча куып узганмын бит. Синең Цейлон утравына ясаган сәяхәтең хатирәләре һич исемнән чыкмый. Син китабын кесәңдә йөртә торган Кадыйр абый Сибгатуллинның шигырьләрен дә, нәкъ синең шикелле үк, укып һәм кабатлап туя алмыйм. Әдәбият бакчасына аяк баскан чакта миңа әйткән һәрбер нәсыйхәтең, һәр нәзерең истә. Тырыша-тырмаша торгач, мин дә, синең шикелле үк, алтмышны тутырган елда, нәкъ син лаек булган Тукай бүләгенең иясе булып куйдым. Илле ел элек биргән фатыйхаңны аклаганмын сыман һәм шушы бүләк өчен мин, әлбәттә, сиңа да рәхмәтлемен. Син гомерем буе минем хәтеремдә, бүген дә нык җитмисең, бик юксынам үзеңне. Нәкъ Зөлфәт шигырендә әйтелгәнчә, уҗым шытканын да тыңлап, тыныч йокла, остаз. Син безнең җаныбызга берөзлексез тансык!» 
Татарстанның Халык язучысы Вахит ИМАМОВ, 
Казан шәһәре

Комментарии