- 11.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
1980нче елның май ае. СССРда Олимпиадага әзерлек барган ел. Туганнарыбыз Закирә, Суфия апалар белән Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәренә юл тоттык. Мәскәүнең Ленинград вокзалында Закирә әбине әйберләр янында калдырып, Суфия апа белән кибетләрне барларга булдык. Әйләнеп кайтышка ни күрәбез – әбиебез Ленин һәйкәле янында намазлыгын җәеп, сәҗдәгә киткән… Бу бит СССР заманы. Янында ике милиция хезмәткәре калкына. Алар бер-берсенә карашып, уйланып торган арада әбиебез намазлыгын җыеп алып, урынына барып утырды. Шунысы гаҗәпләндерде, шул кадәр бирелеп сәҗдәгә киткән, милиционерларның сүзләре колагыма да кермәде, ди. Ленин да куанып басып торгандыр әле, әбиебез аның рухына да дога кылды, татар каны анда, дип, фамилиясен дә татарчалаштырып, Ульданов дип кенә йөртте әбиебез.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии