«Әти-әнинең туган ягына эземне суытырга хакым да, теләгем дә юк»

«Әти-әнинең туган ягына эземне суытырга хакым да, теләгем дә юк»

– Әтием дә, әнием дә Әгерҗе районыннан. Әнием – Салагыш, әти – Уразай авылыннан. Салагыш элек бер мең йортлы зур авыл булган. Анда бик тырыш, эшчән халык яшәгән һәм... әле дә яши...

Мәскәүнең игелекле эшмәкәре, «Татар штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиевның туган ягы турындагы хатирәләре әнә шулай башлана. Милли күңелле, татар теле, милләтенең язмышы өчен борчылып, янып-көеп йөрүче әлеге җитәкченең үткер сүзле булуы, алдан күрә белү кебек сыйфатлары элеккеге буыннарыннан ук күчкән. Ә кеше сыйфатларын формалаштыруда авылның да роле зур.

– Салагыш авылы халкы урманчылык, балыкчылык, терлек асрау белән шөгыльләнгән. Халык күп булу сәбәпле, печән, салам җитмәгән. Бер төркем авыл кешесе, шул исәптән минем бабай да, урманга яңа җирләр эзләргә чыгып китә. Шулай йөргәндә алар, каен суын хәтерләткән чишмә булган бер урынга килеп чыга, шунда төпләнеп тә кала. Бу – Мәдьяр авылы, – дип горурланып сөйли Рөстәм әфәнде.

Мәдьяр – Әгерҗедән 75 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы. Быел аңа 100 яшь тула. 1926нчы елда биредә – 80, 1992дә 43 кеше яшәгән. Заманында ике кибете, клубы, медпункты булган Мәдьярдә бүген бернәрсә дә юк. Авылның йөзъеллык туган көне сүзләрдә генә билгеләп үтеләчәк.

– Әни ягыннан бабалар нәселе Тулбаевлар нәселенә барып тоташа. Аларның гаиләсе элек-электән тырыш, мул тормышлы, күп балалы була. Беркем бер эштән дә куркып тормый, чирканмый да. Ә иң мөһиме – алар бик дини кешеләр була. Ә әтиләр гаиләсенә Мөхлисә Бубый бик зур йогынты ясый. Аның әтиләре минем бабамның бабасы белән дус була. Әтинең нәселендә – алпавытлар. Аларның үз җирләре, үз «бизнеслары» була. Бөтен авыл аларга ялланып эшли. 1922-1924нче елларга кадәр уңышлы гына итек басу белән дә шөгыльләнәләр. Аннары кулакларны тарату, сөрү башлана. Безнекеләрне Магнитогорск шәһәренә сөрәләр. Олы уллары гына мунчада качып кала ала. Бу – минем олы бабам. Аның кушаматы «Шәкерт» була, чөнки ул – бик белемле, Мөхлисә Бубый тәэсирендә Иж Бубыйда, Уфада белем алган кеше. Безне ул чакта фамилия белән түгел, ә Шәкерт нәселе буларак кына беләләр. Ул Корьәнне тыңлап ятлый торган була, чөнки бу елларда аны язу рөхсәт ителми.

Алма агачыннан ерак төшми шул. Рөстәм әфәнденең әтисе Фәиз дә гомере буе җитәкче эшендә була. Хәер, Рөстәм Ямалиев үзе дә 23 яшендә үк химия комбинатының комсомол секретаре булган кеше.

– Ул чакта язмыш мине Азат Шәймулла улы Зыятдинов белән очраштырды. Бу милли җанлы кеше белән без милләтне, телне саклау турында гел сөйләшә идек. Ул «аңга сеңдерү» методикасын уйлап тапты. Без Мәскәү татарлары штабында әле бүген дә шул методикага таянып эшлибез, – дип дәвам итте ул сүзен.

 «Татар штабы» җитәкчесе – Рөстәм Ямалиевның гаиләсе (Фото – гаилә архивыннан)

Бүген Рөстәм әфәнде үзалдына ике максат куя. Беренчесе – Азат Зыятдинов идеясен дәвам итеп, туган телне, гореф гадәтне саклау. Икенчесе – дөньяның төрле почмакларына таралып урнашкан татарларның үзаңын үстерү, аларны берләштерү.

– Һәр кешенең нәселе – милләт тарихы ул. Минем Мәскәүдән кала, туган якта да эшләгән эшләрем аз түгел. Мактанып әйтүем түгел, мәсәлән Яморза, Кызыл Бор авылларында мәчет салдыру, туган авылым Мәдьярдә зиратны тәртиптә тоту, ел да ифтар уздыру һәм башкалар. Ифтарга без беренче чиратта балаларны тартырга, төрле авыл муллаларын очраштырырга тырышабыз, – дип горурланып сөйли Рөстәм әфәнде. – Безнең нәсел – динле нәсел. Әни гомере буе намазда булды. Әти партия хезмәтендә эшләсә дә, Коръәнне белә иде. Алар туган якларын бик яраттылар. Бәйрәмнәргә һәрдаим кайтып йөрделәр. Шуңа күрә минем бу якларга эземне суытырга хакым да, теләгем дә юк. Менә Мәдьяр авылы хәзер юк. Ә бит андый авыллар саны артып бара. Монысы – зур фаҗига. Минем шундый авыл урынына стелла куясым килә. Җан тартмаса да, кан тарта. Бәлки, шул авылдан чыккан кешеләрнең нәсел дәвамчылары, безнең тамырлар монда икән дип, кире кайтырлар. Әлбәттә, моның өчен шартлар кирәк. Ә шартны тудыру өчен милли җанлы халыкның берләшүе зарур. Ә андый халык бездә бар әле. Һәр төбәктә бар! Тәвәккәллек кенә булсын!

Рөстәм әфәнде мондый шарт тудыруга беренче адымын күптән ясаган инде. Быел да Салагыш авылында зур булмаган ифтар мәҗлесе оештырды. Бу чарага Казан, Чаллы, Түбән Кама, Ижау калаларыннан, Әгерҗе районының Кызыл Бор, Кичкетаң, Яморза, Уразай, Салагыш авылларыннан Ямалиевның туганнары, якыннары – 50гә якын кардәше килде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина да ифтар мәҗлесендә катнашты. Юкка түгел, чөнки аның балачагы Салагыш авылында үткән. Әлфия апа Казанда гомер кичерсә дә, туган ягына эзне суытмый. 2010нчы елда ул Бөтендөнья татар конгрессыннан Фәрит Уразаев, шагыйрә Флера Тарханова белән туган ягында бик матур очрашу үткәрде. 2014нчедә туган авылының 400 еллык бәйрәменә дә кайткан, Чилчә авылында мәчет ачылышында да булды. Бу исемлек ел саен тулылынып тора.

– Мансур Мөхәммәдиев Салагыш авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, авылымның яңа сулыш алуын күреп сөенеп китәм. Авылның киләчәге өчен авылдагылар гына түгел, анда туып-үскән һәркем җаваплы. Хәзер күп авыллар югала, таркала. Киләсе буынга зур тарихы белән дан тоткан авыл гына түгел, ә үскән, сакланган авылны калдырырга тиешбез, – ди Әлфия ханым.

Авылны макта, шәһәрдә тор, диләр халыкта. Ләкин киләчәктә югалмасын һәм саклансын өчен, авылны мактап кына калмыйча, аның үсеше өчен үз өлешеңне кертергә кирәктер. Һәр район һәм авылда да Рөстәм Ямалиев, Әлфия Хәбибуллина кебек милли җанлы кешеләр җитәрлек бит. Теләк һәм берләшү генә кирәк!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии