Акчаны берсенә җиткерәсе иде: ни өчен Русия җәмәгатьчелеге күп-хатынлыкка каршы чыкты?

Акчаны берсенә җиткерәсе иде: ни өчен Русия җәмәгатьчелеге күп-хатынлыкка каршы чыкты?

«Дүрт хатының булганчы, ун дошманың булсын!». Узган елның декабрь аенда Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы РФ мөселманнарына 4 никахка рөхсәт биргәннән соң, социаль челтәрләрдә язылган сүзләр бу. Уены-чыны бергә кушылган булса да, әлеге җөмләдә тирән мәгънә табучылар күбрәк. «Дүрт хатын асраганчы, кабергә кереп ятасың, берсенә акча җиткереп булмый әле» кебегрәк фикерләрне дә исәпкә алсак, күп-хатынлык темасы халык арасында шау-шу уятты. 
18нче декабрьдә Голәмәләр шурасы утырышында «РФ мөселман җәмәгатьчелегендә күп-хатынлык проблемалары» фәтвасы чыгарылды. «Ир-атның бер үк вакытта икенче, өченче яки хәтта дүртенче никахка керү мөмкинлеге турында карар кабул ителде. Әгәр ир белән хатынның сәламәтлеге бала табарга мөмкинлек бирмәсә, репродуктив яшь узса, ир белән хатын сексуаль яктан туры килмәсә, яисә башка объектив сәбәпләр булса, бу – рөхсәт ителә. Хатынның бала табарга теләмәве дә исәпкә алына», – дигән бу фәтва хакында Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов.
Дин эшлеклесе хәбәр иткәнчә, күп-хатынлыкның төп шарты булып, ирнең барлык хатыннарга карата гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора: «Ул барлык хатыннарын да бертигез матди тәэмин итәргә, аларның һәркайсына аерым торак бирергә, барлык хатыннары белән бергә килешенгән чират буенча бертигез вакыт үткәрергә тиеш була. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күп-хатынлы никахка керергә рөхсәт ителми».
Никахлы гаиләсе булган ир-ат үз хатынына башка хатын белән никахлашлашырга җыенуы турында хәбәр итәргә тиеш. «Хатыны булуын яшерергә ярамый. Әгәр дә икенче хатынга бу хакта хәбәр ителмәсә һәм ул моның белән килешергә әзер булмаса, ул иреннән аерылышуны таләп итәргә хокуклы», – ди мөфти. Моннан тыш, никахта торучы ир-ат тагын бер никахка кергәндә, барлык балаларны уллыкка (кызлыкка) алырга, аларга нотариаль рәвештә васыять рәсмиләштерергә тиеш булачак.
Фәтва нигезләмәләрендә никахлы ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары аңлатыла, ул Русия гаилә законнары нормаларын алыштырмый. Канун дәүләт ЗАГС органнарында махсус таныклык бирү белән төзелгән бер генә рәсми никахны таный, әмма дини никахта торучы күп-хатынлы гаиләләр булганлыктан, аларда хатын-кызларның хокукларын билгеләү зарур.
«Дини никахта гына торган хатын-кызның хокуклары юридик яктан беркетелмәгән. Безнең фәтвабыз аңа үз хокукларын саклап калу өчен кирәкле гамәлләр кылырга ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады мөфти.
– Нинди генә заман, нинди генә шартлар булуга карамастан, хәтта ки, Ватан иминлеге өчен ирләр гомерләрен фида кылган сугыш һәм хәрби каршылыклар чорында да, Аллаһ Тәгаләнең сүзе мөэмин-мөселманнарга һәр чор өчен бер үк, үзгәрешсез тормыш күрсәткече булып кала. Ни аяныч, сугыш балаларны ятим итә, хатыннарны тол калдыра. Хәзерге заманда динебездә рөхсәт кылынган күп-хатынлыкның мәгънәсе бозылды. Моңа дини наданлык сәбәпче. Күпләр берьюлы берничә хатынга өйләнүгә үзенең шаһвәтен канәгатьләндерү мөмкинлеге итеп карый. Мондый наданнар икенче никахны, андагы хатыны һәм балалар өчен Аллаһ каршында җаваплылык алып, тулы канлы гаилә төзү дип аңламый. Көн саен диярлек безнең имамнарга икенче-өченче хатын булып торган хатын-кызлар күз яшьләре белән мөрәҗәгать итә: аларны кулланганнар да ташлаганнар. Мондый шартларда тулы канлы гаиләдә үсү һәм тәрбияләнү мөмкинлегеннән мәхрүм калган балалар да газап чигә. Хатын-кызларга, үз балаларының әниләренә мондый мөгаләмә күрсәткән мөселман кардәшләр өчен бик оят! Шул ук вакытта башка мисаллар да бар. Безнең мөселман сугышчыларыбыз, махсус хәрби операциягә киткәндә, моның бар куркынычын аңлап, һәлак була калсам, гаиләмне кем кайгыртыр, дигән сорауларын да бирә. Русия мөселманнары арасында бертуганы сугышта һәлак була калса, аның тол хатынын абыйсы яки энесе хатынлыкка алу гадәте бар, бу ике туганның балалары бергә, бер зур гаиләдә үссен, алар һәр яклап якланган булсын өчен эшләнә. Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының бу фәтвасы социаль чынбарлыкны һәм күп-хатынлык соравына дини карашларны озак итеп һәм җентекләп өйрәнгәннән соң гына чыгарылды. Әлеге карарның төп максаты – хатын-кызларның һәм балаларның хокукын яклау. Әлеге фәтваны таратыр алдыннан ниятебезне ачык рәвештә аңлатмавыбыз өчен мин мөслимәләребез алдында гафу үтенәм. Бу эш беренче чиратта динебездә рөхсәт ителгән берничә хатынлы никахта ике якның да бурычларын һәм хокукларын аңлату өчен эшләнде. Беренче хатыннан яшереп, икенче хатынга никахланырга ярамый, икенче хатынны да, беренчесенең барлыгын әйтмичә, алырга ярамый – бу хакта безнең фәтвада ачык итеп әйтелгән. Һәр хатын өчен һәм алар белән никахтан туган бар балалар өчен Аллаһ каршында җаваплылык бертигез! Тагын шунысын да искәртергә кирәк: әлеге фәтва дәүләт кануннарына бер дә каршы килми, чөнки сүзебез Аллаһның шәригате тарафыннан рөхсәт ителгән никах турында бара, бу өммәтебезнең эчке эше һәм никах сораулары динебездәге кагыйдәләр буенча тулысынча җайга салына. Без, хатын-кызлар пособиеләр сорап, дәүләткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булмасын иде дип, икенче, өченче яки дүртенче никахтан туган балаларны әтиләре үзләре тулысынча тәэмин итсен иде, дип телибез. Төп максат – хатын-кызларның һәм балаларның хокукын яклау. Коръәни Кәримдә: «Күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: ике, өч һәм дүрт кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз», – дип теркәлгән кагыйдә бар («Ән-Ниса» сүрәсе, 3 аять), – дип аңлатма бирде Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин.
Башта Дәүләт Думасында фәтва законнарга каршы килми дип әйтсәләр дә, соңрак Русия мөселманнары нәзарәте күп-хатынлыкны рөхсәт итә торган аңлатманы кире алырга карар итте, дип белдерде Шамил Аляутдинов телеграм-каналында. Ул билгеләп үткәнчә, карар Генпрокуратураның фәтваны гамәлдән чыгарырга чакыруы турындагы мәгълүматка һәм «Русия җәмәгатьчелегенең реакциясенә» бәйле рәвештә кабул ителгән. «РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр Советы бәхәскә керүнең мәгънәсен күрми», – дип йомгаклаган ул сүзен.
Баш мөфти, идарә рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белдергәнчә, фәтваның төп максаты – күп-хатынлы дини никахта хатын-кызларны һәм балаларны яклау. Шул ук вакытта, сүз «дөньяви законнар өлкәсенә бәреп керү» турында бармый, чөнки аңлатма нәкъ менә дини никахка кагыла. Русия Гаилә Кодексының 14нче маддәсе нигезендә, «бер зат булса да, башка теркәлгән никахта торган затлар» арасында никахны теркәргә ярамый. Ә фәтва бу маддәгә каршы килми, чөнки ул никахта булган вакытта фактик мөнәсәбәтләр булу мөмкинлеген гамәлдән чыгармый, диелә. Әмма 23нче декабрьдә Генпрокуратура ДУМ рәисенә тыю, тәкъдим кертте. Аның нигезендә, фәтва Русиянең традицион рухи-әхлакый сыйфатларын саклау һәм ныгыту өлкәсендәге законнарга һәм дәүләт гаилә сәясәте нигезләренә каршы килә дип танылды.
ФИКЕР
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН: 
«Ике, өч яки дүрт [хатын]. Әгәр сез, күпчелек ир-атлар кебек, куркасыз икән, бер белән канәгатьләнергә тиеш буласыз. Без ике фронтка караганда, бер тыл булдыру яхшырак, дип сөйләштек. Кеше шул хакта уйларга тиеш. Әгәр дә ул бик яхшы кеше булса, ике гаиләне карап тоту өчен аның җитәрлек байлыгы бар икән һәм ул вакытны дөрес бүлеп бирә алса, бу хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен яхшы бит».
Ул шулай ук намаз укымаган хатын белән яшәү дөресме, дигән сорауга җавап бирде. Камил хәзрәт сүзләренчә, иргә «хатыны да намаз укый башласын өчен, үз үрнәгендә күрсәтергә кирәк». Хатынының диндә булмавы иренә тәэсир итми, дип аңлатты ул. Хәзрәт ике пәйгамбәрнең хатыны дин тотучы булмаганлыгын мисал итеп китерде.
БУ ТЕМАГА
«Ватаным Татарстан»:
– Халыкта «ислам дине хатыннар санын арттырган» дигән бер фикер яши. Тарихка күз салсак, киресенчә, ислам дине хатын-кызлар санын киметкән һәм чикләгән ул. Гарәпләрдә җаһилият (ислам динен кабул иткәнче булган заман. – Авт.) чорында унар хатын белән яшәгән кешеләр булган. Ислам диненә күчкәч, пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга: «Хатыннарыгызны дүрткә кадәр генә калдырыгыз», – дип әйткән. Коръәннең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсенең 3нче аятендә: «Хатын-кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икене, өчне һәм дүртне», – диелә. Әгәр дә алар арасында гаделлек булдыра алмыйм дип курыксагыз, берсенә генә өйләнү хәерле, ди.
Әйе, хәтта пәйгамбәребез (с.г.в.) дә Гайшә анабызны күбрәк яраткан. Ягъни бу – Аллаһы Тәгаләдән. Кеше барлык кешене дә бертигез ярата алмый. Гаиләдә дә балалар арасында әти кеше гаделлек урнаштырырга тиеш бит. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһтан куркыгыз, балаларыгыз арасында гадел булыгыз», – ди. Ягъни берсенә бүләк аласың икән, икенчесенә дә тиешле. Алар арасында хөсетлек, ызгыш чыкмасын өчен, тигез күрү хәерле.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кемнең ике хатыны булып, алар арасында гаделлек урнаштыра алмаса, Кыямәт көнендә бер ягы фалиҗ булыр», – ди. Димәк, өйләнү – түгел сөйләнү. Бер хатынга өйләнү дә зур җаваплылык булса, күп-хатынлы булу – тагын да зуррак җаваплылык.
Күп-хатынлык булган җәмгыятьтә зина булмый. Менә шунысын аңларга кирәк. Балалар әтиле үсә. Гаиләнең яклаучысы була. Аналары ялгызы гына тәрбияләгән балалар, малайлар барлыгын беләбез. Андыйлар үзгәрәк була. Иркәрәк алар. Чөнки хатын-кызда үз җылысын, назын бирү сыйфаты бик зур. Аллаһы Тәгалә аны шулай яраткан. Ә артык күп наз күргән малай «әни малае» була, аңа үз тормышын кору да җиңел булмый. Аның яшәеше «мин – ир кеше, мин тиеш бит» дигән фикерләрдән азат. Альфонслар шуңа арта инде. Егетләр, килен төсле, йортка төшә. Ә ир-егет өйләнергә, ягъни «өйле» булырга тиеш. «Ир-ат» дип тә юкка әйтелми. Ир кеше гаиләсен алып барырга, кайгыртырга, чабарга, гаилә йөген тартырга тиеш. Элек эш аты берәү генә булган, хәзер икәү. Икесе дә эш аты булгач, һәркайсы үзенекен даулый. Гаиләләрдә низаглар арту да шуңа гаҗәп түгел.


БУ КЫЗЫК
Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов фикеренчә, Кыш бабай белән Кар кызы тылсымлы көчкә ия түгел һәм алар мультфильм персонажлары белән бәйле. 
Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы – уйлап чыгарылган геройлар, шуңа күрә динле мөселманнар аларны мультфильм геройларына тиңли. Артыгы мөмкин түгел, – дигән ул.
Ул ассызыклаганча, теләкләреңне бары тик Аллаһ Тәгаләгә генә җиткерергә кирәк, чөнки Кыш бабай белән Кар Кызының бернинди дә гайре табигый көче юк.
ТАСС хәбәренчә, Бөтенрусия Кыш бабае Мәскәү мөфтиен Бөек Устюгка дәшкән. Кыш бабай аның белән күрешкәннән соң, барлык кеше дә үз фикерен үзгәртәчәк, дип билгеләп үткән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии