- 30.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Мөселманнарга музыка тыңларга ярамый, дигәннәрен ишеткәнем бар. Бу исемлектә телевизор карау да бар икәнен белми идем. Мөселман кешесе намаз укып, дөньяга чыкмаска, сәнгать белән кызыксынмаска тиеш булып чыга түгелме?». Узган атнада әнә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать кабул итеп алдык. Сер түгел, Ислам дине тирәсендә «ярый» һәм «ярамый»га бүленгән нәрсәләр күп. «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов шуларның кайберсенә ачыклык кертергә ярдәм итте.
– Алмаз хәзрәт, мөселман кешесенә музыкага бәйле тыюлар бармы?
– Сер түгел: фән галимнәре музыканың кешеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга һәм үсемлекләргә дә тәэсир иткәнен ачыклаганнар, моның шулай икәнен һәрбер кеше белә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Күңел ачыгыз, уйнагыз, динегездә кырыслык күрүне сөймимен», – диелгән. Ә менә Коръәндә Аллаһ Тәгалә: «Дөнья тормышы ул – уен һәм күңел ачу гынадыр...», – диелгән. Кайбер мөселманнар: «Музыка тыңлау – хәрәм, аның белән ләззәтләнү көферлек», – диләр. Чынлыкта мондый хәдис юк. Әгәр дә туй мәҗлесләрендә, хәрәм эчемлекләр, хәрәм ризыклар кулланылмаса, туйга килгән хатын-кызлар гаурәт урыннарын каплап, яулыклар бәйләп килгән булсалар һәм шул туйда күңелне изге гамәлләр кылырга дәртләндерә торган моңлы музыка һәм җырлар башкарылса, бу – гөнаһ түгел. Әмма дөнья тормышында уен-көлкеләр аштагы тоз кебек булырга тиеш. Аш тозсыз булса да, шыр тоз булса да ашап булмый. Шуның өчен музыка, җыр тыңлау рөхсәт ителгән, дип көннәр буе тыңлап утыру вакытны исраф итү була. Ә исраф – олы гөнаһ.
– Ә биюгә бәйле чикләүләр бармы?
– Әгәр биюдә ир-ат һәм хатын-кызлар бергә булса, бу, әлбәттә, кайбер кануни каршылыкларга китерергә мөмкин. Әгәр ир-ат һәм хатын-кызлар аерым биесә, аларның гаурәтләре капланган булса, бию белән башкарыла торган көй матур һәм мәгънәле булса, зыян юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында шулай ук милли биюне хәтерләткән биюләр башкарылган. Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларында Гайшә анабыздан китерелгән хәдистә әйтелгән: «Эфиоплылар бии башлагач, Аллаһның илчесе мине аларның биегәнен карарга чакырды һәм мин аның чапаны астыннан эфиоплыларның биегәнен арыганчы күзәттем».
– Рәсем сәнгатенә килсәк, Исламда кеше һәм хайваннар рәсемен сурәтләү тыела. Сәбәбе нидә?
– Табыну нияте белән ясалмаган сурәттә гөнаһ юк. Шулай да өйдәге кеше сурәтен-сыннарны беркем күрми торган урынга җыеп куюыгыз дөресрәк була. Хайван сурәтләре, сыннары турында да шул ук сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сыннар, сурәтләр булган җиргә фәрештәләр кермәс», – дигән.
– Ә табигатьне ясау тыелмаганмы?
– Җансыз нәрсәләрне сурәтләргә мөмкин. Мәсәлән, табигатьнең матурлыгын, урман-таулар, елга-диңгезләрне ясарга була. Пейзаж, манзара рөхсәт ителә. Шулай ук начар мәгънә салынмаган абстракт рәсемнәр дә тыелмаган.
– Мөселман кешесенә театрда эшләргә, кинода төшәргә ярыймы?
– Актер – шәрәфне ала торган һөнәрләр исемлегендә. Әлеге эшләрдә алдау, җитди булмау, икенче кешегә охшау бар. Бу исә кешене туры юлдан тайпылдырырга мөмкин. Кызганыч, иҗат кешеләре арасында бозык тормыш рәвеше алып баручылар, дөнья ләззәтеннән генә тәм табып яшәүчеләр еш очрый. Шуңа күрә бу һөнәрләрне сайлаганда сак булырга кирәк. Син башкарган роль Аллаһ Тәгалә тыйган юлга чакырмаска тиеш.
– Телевизор карауны да хәрәм дип санаучылар бар икән...
– Бүген көн-төн телевизор карау, компьютерда төрле уеннар уйнап утыру файдага түгел. Акылга җиңеләючеләр, үз-үзенә кул салучыларның саны көннән-көн арта бару – менә моның ачык дәлиле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Биш әйбернең кадерен белеп калыгыз, аларны икенче биш әйбер алыштырганчы: яшьлекнең – картлык килгәнче, сәламәтлекнең – төрле авыру, чирләр килгәнче, байлыкның – фәкыйрьлек ирешкәнче, буш вакытның, хәятнең – үлем килгәнче». Көне-төне телевизор каршында утыру яхшыга илтмәс.
МЕҢ ДӘ БЕР ВӘГАЗЬ
«Карт арыслан үләргә ята икән, баласын чакырып алган да: «Мин урманның падишаһы булдым, кешедән башка бернәрсәдән дә курыкмадым, балам, кешедән саклана күр», – дип кисәткән. Баласы: «Әнием, кеше нинди була ул?» – дип сораган. Арыслан җавап бирә алмый үлеп киткән. Арыслан баласы кешене эзләп чыгып киткән. Бара торгач, бик ямьсез, бик куркыныч тавыш ишеткән. «Мөгаен, бу кешедер», – дип тавыш килгән якка киткән. Барып җитсә, ишәк акырып тора икән. Арыслан баласы аңа сәлам биргән һәм: «Син кеше түгелме?» – дип сораган. Ишәк: «Юк, мин кеше түгел, мин – ишәк», — дип җавап биргән. «Син кешегә охшаганмы?» – дип кызыксынган арыслан баласы. «Охшагандыр, – дигән ишәк. — Минем бик күп кешеләрнең бер-берсенә «ишәк» дигәннәрен ишеткәнем бар».
Арыслан баласы алга таба киткән. Күрә: каршысына бик озын елан килә, аңа да сәлам бирә: «Син кем, кеше түгелме?» – дип сорый. Елан: «Юк, мин кеше түгел, мин – елан», – ди. «Син кешегә охшаганмы?» «Охшаган, – ди елан. – Мин бик күп ирләрнең хатыннарына «елан» дигәнен ишеткәнем бар».
Бераз баргач, арыслан баласы нәкъ апара уртасында аунап ятучы дуңгызны күрә. Аңа да шул ук сорауны бирә, уңай җавап ала алмагач, юри генә: «Син кешегә охшаганмы?» – дип сорый. Дуңгыз: «Мин бик күп хатыннарның ирләренә «дуңгыз» дигәннәрен ишеткәнем бар, шулай булгач, охшагандыр», – ди.
Аптырый арыслан баласы. «Үзе озын, үзе пычрак, үзе ямьсез тавышлы, үзе куркыныч, бу нәрсә икән инде?» – дип уйлый. Шулай аптырап торганда, агач башындагы маймылга күзе төшә. Аңа да сәлам бирә: «Син кешеме?» – ди. «Юк, мин маймыл», – ди тегесе. «Син кешегә охшаганмы?» — ди арыслан баласы. «Әле ничек кенә, – ди маймыл горурланып, күкрәген кагып. – Бик күп ахмаклар мине үзләренең бабалары, дип саный, мәктәпләрдә шулай өйрәтәләр хәтта», – ди. Арыслан баласының исе китә. Шулай исенә килә алмый йөргәндә, кеше куйган капкынга эләгеп һәлак була.
Кешене хайваннан аера торган беренче сыйфат – акыл. Хайваннарда күпмедер акыл булса да, ул кешедәге кебек камил дәрәҗәдә түгел.
Акылны баета, зиннәтли торган гамәл: ул – гыйлем алу. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», – ди. Акыл, үз чиратында, безнең өскә бурыч та йөкли. Акылның зәкяте – намаз.
Тормышта акылны чыгара торган әйберләр дә бар. Шуның иң беренчесе – ачу. Ә ачуны тыеп тора алу сәләте, аны тышка чыгармау – акыллылык билгесе. Ачу гадәттә күңел тынычсызлыгыннан, күңелдә тәртип булмаудан килә. Ачуың чыкса, утырып тор, күзләреңне йом, борын аркылы әкрен генә тирән сулыш ал да, берничә мәртәбә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», – диген, сулышыңны чыгар. Шул рәвешчә 10-15 минут кабатла. Алай да үтмәсә, ятып тор. Ярдәме тимәсә, тәһарәт ал, мөмкинлегең булса, госел коен. Ачу – шайтаннан, шайтан уттан яралтылган, ә ут судан курка.
Акылны ала торган икенче әйбер: ул – хәмер. Хәмер эчүче гөнаһлы. Хәмергә сарыф иткән акчасын гаиләсенә, ятимнәргә, мохтаҗларга бирсә, ничек күркәм булыр иде.
Акылны ала торган әйбер – телевизор. Күзгә кирәгеннән артык йөк йөкләү акылга зыян китерә икән. Бүген көн-төн телевизор карау, компьютерда төрле уеннар уйнап утыру файдага түгел. «Имтиханнарны бирә алмам», яисә «5ле алам», – дип көн-төн уку шулай ук акылга зыян сала. Аллаһ үзләштерү сәләтеңне кимрәк биргән икән, чиктән чыгып, юк-барлы акылыңа зыян сала күрмә, «3»легә канәгать бул.
Кешене кеше итә торган икенче сыйфат – дин. Хайваннарда дин юк. Кеше динсез яши алмый. Кайберәүләр: «Без яшибез бит әле», – дип әйтергә мөмкин. Әмма бу – ялгыш фикер. Хак диннән чыгара торган сыйфат – көнчелек. Атабыз Адәм яралтылгач, уң ягында бик күркәм бер затны күргән дә сораган: «Син кем?» Әлеге зат: «Мин – иман», – дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың?» – дигәч, иман: «Калебеңә», – дип җавап биргән.
Сул ягына караса, бик күңелсез бер затны күргән. «Син кем?» – дигән. Әлеге зат: «Мин – дөнья», – дигән. «Син минем кай җиремә урнашырсың соң?» – дигәч, дөнья да: «Калебеңә», – дигән. «Соң анда иман бар бит, сиңа урын юк», – ди икән Атабыз Адәм. «Калебендә мине сөю урнашкан кешедә иманга урын калмас», – дигән дөнья.
Кешене кеше иткән өченче сыйфат – оят. Кеше булган кеше ояла белә. Хайваннарда оят дигән хис юк. Кешеләр ояла белергә, тиешле киемнән гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш. Кызганыч, бүген бу кыйммәт югалып бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр кеше оятын югалтса, тиешле җирләрен каплап йөрмәсә, зинаны ачыктан-ачык кылса, Аллаһ аларга моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер», – дип кисәтте. Менә ни өчен бүген Җир йөзендә авырулар тантана итә. Телевизордан зинаны ничек итеп кенә күрсәтмиләр. 70тән узган әбиләребез телевизор төбендә ашый-ашый шуны карап утыра. Алай утыру да бозыклыкка катнашу һәм аны тарату шикелле үк гөнаһ.
Оятны бетерә торган сыйфат – нәфес. Нәфесебез безне төрле яктан ләззәтләргә кызыктырып, оят хисләрен юкка чыгара. Оялу хисен булдыру өчен нәфесне җиңәргә кирәк.
Кешене кеше иткән дүртенче сыйфат – изге гамәлләр. Намаз уку, ураза тоту, мәчеткә йөрү... Хайваннарда болар юк. Бүген бездә дә болар югалып бара икән, димәк, без хайванга әйләнәбез.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии