Еш урлыйлар

Бу елның февраленнән апрель аена кадәр Русия кибетләрендә урлаулар саны 18 процентка арткан. Әйтик, бер кибеттә уртача 130га якын урлау теркәлгән. Урланган товарларның уртача суммасы 1,5 мең сум тәшкил иткән. Русиялеләр ешрак кондитер әйберләре, казылык, алкоголь, сыр, кофе һәм какао урлый. Аларны спорт товарлары, кием-салым, йорт өчен продукция, хушбуй һәм бизәнү әйберләре дә кызыксындыра.

Комментарии