Түләүсез тикшерәләр

Татарстанда «Меланома-стоп» медицина-социаль проекты башланды. Аның кысаларында күп балалы ата-аналар тән тиресендә яман шеш авыруы билгеләрен алдан ук бушлай ачыклый ала. Чара Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә уза. Хәйрия проекты җәй азагына кадәр дәвам итәчәк. Казанда яшәүчеләргә башлангыч консультация алу өчен Казан шәһәре клиникасына (Павлюхин ур., 37) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Комментарии