Әләмне үзгәртмәкче

Кырымнан Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет Русиянең бүгенге дәүләт әләмен үзгәртергә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, Җиңү байрагын яңадан кайтарырга кирәк. «Бүген көнбатыш илләре Җиңү байрагына сугыш игълан итте дияргә була. Аны бар җирдә дә тыялар. Алар бу символдан курка, чөнки кызыл төс зур җиңүебезне искә төшерә», – дип саный ул.

Комментарии