Пенсияне тикмәгә бирмиләр

(уены- чыны)

Бу ел баштан ук характерын күрсәтеп башлады. Ат елы – ат кебек башыннан ук эшләргә түгелдер бит инде. Әллә табигатьтән, әллә ил күләм алып барылган сәясәттән, әллә башкадан шунда... Гыйнвар салкыннарында авылдагы йортның җылыту системасы катып, эштән чыкты. Җылыткыч батареяләрне тулысы белән яңага алыштырырга туры килде. Аны рәткә салып, шәһәрдәге фатирга кайтуыбызга, дүрт катлы йортның өченче катындагы фатирыбызда газ колонкасы каткан булып чыкты. Төтен чыккычыннан салкын үтеп кергән булса кирәк, колонкадагы су туңган. Ярый әле ярылып, астагыларны батырмаган. Безнең йортны «тәрбиягә алган» идарә компаниясенә гариза тотып, хәлне аңлатырга барган идем:

– Кухня тәрәзәсе кырына өстәмә төннек тишәргә кирәк, һава йөрми, «тяга» юк, пластик тәрәзә хикмәте, – дип, гаепне үземә үк аударып калдырдылар. 

– Күчкәнебезгә өч дистә елдан артык. Пластик тәрәзәләр куйдырганга да ике дистәләп ел булгандыр. Моңарчы мондый хәл булганын хәтерләмим, – дим. 

– Менә булган бит, юкса, газовиклар чакыртып, газыгызны өздерәбез, – диләр. Соң мәйтәм:

– Моңарчы торган бит, катмаган, быел гына шушы хәл. Өченче ел төтен чыккычка түбәдә өстәмә торба да куйдыгыз, аңа дефлектор куймадыгыз, куегыз, – дим. 

– Куелганнарын да йортлардан алып бетерәчәкбез. Яңача күрсәтмә килде. Аларны куярга ярамый хәзер... Кабатлап сорыйм, төннек ясатасызмы, кыйммәт түгел бит, фәлән сум гына...

– Әйтергә генә ансат. Минем пенсиянең өчтән бере.

Икенче көнне килделәр стенаны тишеп куеп киттеләр. Саф һава да кереп тора, колонка, газ плитәсе дә эшләп тора. Моңа кадәр дә шулай эшли иде. Иртән җылы юрган астыннан чыгу белән җылы кием киеп, газ плитәсен яндырып куймыйча кухняда йөрерлек кенә түгел. Суык. Аның урынына өстәл өстендә калган ризыкларны суыткычка куеп торырга кирәкми... Куйган мастерга шалтыратып, хәлне аңлатып бирдем. Тиз килеп җитте. Килеп төннекне өрмәслек итеп, үзенчә «өшкереп», кире томалап куйгач, җылылык фатирга әйләнеп кайтты...

Ниһаять Яңа ел ялларыннан соң яңа гәҗит-журнал басмаларын көтеп алдык. Болай да җүнләп эшләмәгән почта хезмәткәрләренә салкыннарга уралган бураннар аккурат кына ярдәмгә килде: вакытында килми торуны табигать-анага сылтау җае чыкты. Анысын да йоттык. Баш исән булсын, дидек, бер килмәсә – бер килер дип көттек. Килде. Барысы бергә өелеп килде. Ике подъездлы дүрт катлы йортта миннән дә күп гәҗит алучы юк. Анысы хак. Безнең подъездда яздырып бер мин алам, ахыры. Шуңа күрәсең, почтальон кыз, бер кеше өчен гәҗит-журнал күтәреп йөрмим әле, ике-өч атнага бер булса да ярамаган тагын бу пенсионерга, ди торгандыр. Китерә рәхмәт яугыры. Өеп китергән гәҗит-журналларны, утырып та укыйм, ятып та укыйм – туйганчы укыйм... 

Сабыр булган – морадына җиткән, диләрме әле? «Безнең гәҗит» тә килде. Берәү түгел – икәү! Ялгышып салгандыр дигән уй йөгереп үтте. Миннән башка тагын кем алыр икән бу йортта, татарча сукалап йөрсә дә, татарча укый белмәгәннәр арасында? Ярар, мәйтәм, почтага барыбер барасым бар, кайтарып бирермен. Минем кебек татарча укучы кешене мәхрүм итеп булмас, бирми калдырсам, гөнаһын кая куярсың дип, үземне тынычландырдым да, шул килеш – онытылды... Февраль аенда кабат шушы ук хәл, шушы ук «башкаруда». Нинди хәл бу дим үз-үземә. Киттем бу юлы почтадагы гәҗит-журналлар яздырып утыручы кыз янына. Килгәндә үк үземне дә, почта таратучы кызны да кыен хәлгә калдырмас өчен:

– Компьютердан карап әйтәлмәссезме, мин бу ярты елда нинди басмаларга язылган булганмын икән. Язылу турындагы квитансаларны әллә кая куйганмын, ә хәтердә калмаган, – дигән булам. 

Пыяла тәрәзә артында утыручы кыз теләр-теләмәс кенә адресымны, аннан фатир номерын, паспортны сорап алды да, йоклап эшләгән компьютерыннан тиешле графаны табып, озаклап карап торганнан соң, игътибар белән мин язылган басмалар исемлеген санап чыкты. Соңыннан гына «Безнең гәҗит»не әйтеп төгәлләде. Мәйтәм, почта кызыгызга әйтегез, миңа «Безнең гәҗит»не икенче тапкыр инде икешәрне почта тартмасына салып китә. Килгәндә ике данәсен дә биреп җибәрермен дим:

– Абый, мин үзем китерәм бит сезнең йортка. Почтальоннар юк. Эштән бушаган арада таратам. Сез бит ике тапкыр язылгансыз. Мин үзем дә аптыраган идем, нигә кирәк булды икән ул бер фатирга ике гәҗит дип, – олы зәңгәр күзләрен миңа төбәп. – Кире кайтарырга отказ бирсәгез – ул түләле!

– Юк инде, – мәйтәм, – ике гәҗитнең яхшы ягы да бар, берсен үзең укыйсың, икенчесен хатын актара. Тарткалашып торасы түгел. Аның акчасы белән генә баеп булмас. Мәшәкате күбрәк. Чыгаручыларга ярдәм дә булыр, укып бетергәч, танышларга бирермен...

Кайткач, мин әбүнәченең, ике тапкыр ничек, кайчан гәҗиткә язылу маҗарасын искә төшереп икәүләп ачыклагач, хатын: 

– Картым, пенсияне тикмәгә бирмиләр аны. Шулай да монда башкачарак уйларгадыр. Гәҗиткә ике тапкыр язылу ул хәтер юкарудан түгел, укып хәтерне баетырга, акылны үстерергә юнәлтелгән, югарыдан җибәрелгән әмердер. Бер дә хәсрәтләнмә, бездән китеп безне бөлдерми бит, безгә килеп безне баета гына...

 Акыллы кешедән акыллы сүз чыга. Көлештек.

Нәфис ӘХМӘТ,

Азнакай шәһәре

Комментарии