Милләт каһарманы Һади Атласи

Быел тарихчы, мәгърифәтче, милли сәясәтче Һади Атласиның тууына 150 ел, һәм бу олуг юбилей Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә, махсус карар белән билгеләп үтелә. Татар халкының милли азатлык көрәшчесен республика күләмендә шулай зурлау бу тарихта бәлки шундый беренче очрактыр. Хәзер урыннарда Һади Атласига багышланган әдәби һәм мәдәни чаралар уздырыла, августта, аның юбилей көннәрендә, Казанда һәм Атласиның туган төбәге Чүпрәледә зур җыеннар, фәнни конференцияләр көтелә. Ә Һади Атласи яшәгән һәм эшләгән Бөгелмә шәһәрендә менә инде утыз елдан артык аның истәлегенә Хәтер көннәре уздырыла, бу олуг юбилей эшләренең дә башында алар тора.

Быел исә Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә дә Һади Атласиның юбилеен бик мәгънәле, бай эчтәлекле итеп билгеләп уздылар. Хәер, бу милли китап йортында танылган тарихчыны искә алу чаралары элек тә булды, мин үзем дә аларда катнаштым. Быел исә очрашуга Атласи премиясе лауреатлары чакырылган иде. Чаллы шәһәрендә бу олы бүләккә язучылар Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, галим Әнвәр Шәрипов лаек булдылар, шәһәрдәшебез Вахит Имамов аны Казанга киткәч алды. Узган ел Атласи премиясе, "Мәгърифәтче" исеме Түбән Новгород өлкәсеннән тарихчы- краевед Хөсәен Аймалетдиновка да бирелде, Чаллыдагы бу мәдәни чарада ирем белән без дә катнаштык.

Китапханәнең уку залында Һади Атласи китапларыннан һәм аның турында язылган хезмәтләрдән бай күргәзмә эшләнгән иде, шулай ук экранда тарихи фотолар да күрсәтелеп торды. Китапханә мөдире Әлфия Аксуева халыкны Атласиның тормыш юлы, бай мирасы, фаҗигале язмышы белән таныштырды. Ул шулай ук 1938 елның 15 февралендә Казанда Һади Атласи белән бергә атып үтерелгән татар зыялыларының да исемлеген укып чыкты, алар 9 кеше.

Мин исә Һади Атласи шәхесенә тарихчы, милли сәясәтче, мәгърифәтче буларак бәя бирдем, аның халык азатлыгы өчен корбан булган милләт каһарманы икәнлеген әйттем. Татар халкының телен, динен, милли хокукларын яклаган өчен Һади Атласи дүрт тапкыр төрмәдә утыра, дүртенчесендә аны атып үтерәләр. Ул Әлмәттә мәчет һәм мәктәп- мәдрәсәләр тота, Бөгелмәдә милли мәгарифкә нигез сала, төбәктә татар мәктәпләре ачтыруга ирешә, Россия Дәүләт Думасында депутат була, татарларның беренче сәяси партиясе " Иттифак әл- мөслимин" не төзүдә катнаша, Милләт Мәҗлесенең программ документларын яза. Һади Атласи, татарларда беренчеләрдән булып, фәнни- популяр тарихи жанрга нигез сала, үзенең данлыклы "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" әсәрләрен яза. Әйе, ул бәйсез төрки- татар дәүләте турында хыяллана, милләтне саклап калу юлларын эзли, тарихка, ана теленә зур игътибар бирә, динне бетерү - милләтне бетерү булачагын кисәтә, шушылар өчен " контрреволюционер, националист, террорист, совет дошманы" дип атып үтерелә, китаплары тыела. Һади Атласи 1958 елда тулысынча аклана. Әмма аның тарихи хезмәтләре бары тик 1990 еллар башында гына халыкка кайта башлый, монда татар зыялылары зур роль уйный. Һади Атласи безгә милләтне саклауны васыять итеп әйтеп калдыра, без, аның дәвамчылары, хәзер шушы изге бурычны үтибез.

Танылган язучы, Атласи бүләге иясе Айдар Хәлим дә сүзен милли мәктәптән, татар телен саклаудан башлады. Әйе, үз милли мәгариф системасы, мәктәбе булмаган милләтнең киләчәктә теле, мәдәнияте дә калмаячак, чөнки алар бер- берләре белән бәйләнгән. Атласи моны шул вакытта ук аңлаган, шуны халыкка да аңлатырга тырышкан, милләтне саклап калу өчен гомеренең ахырына кадәр көрәшкән. Милләт менә шундый фидакарь җаннар хисабына исән калган...

Атласи бүләге иясе Хөсәен Аймалетдинов чит төбәкләрдә милли хәлнең тагы да катлаулы, аяныч булуын сөйләде. Мәктәпләрдә татар теле юк дәрәҗәсендә, балалар ана телен белми, хәтта авыллар русча сөйләшүгә күчеп бара. Халык шулай ук үз тарихын да белми, милли аң шактый түбән. Шулардан чыгып, без үзебез яшәгән төбәктә булса да телне, динне, тарихны саклап калу юлларын эзли башладык. Без ирле- хатынлы ике ел буе җәйге ислам лагерына йөрүче балаларга татар теле укыттык, " Татарның алты хәрефе" дигән проектка нигез салдык, " Иван Грозный эзләре буйлап" дигән проектыбыз буенча бик күп тарихи урыннарда, музейларда булдык, архивлар белән элемтәгә кердек, бу хакта дистәләгән тарихи мәкаләләр яздык, хәзер китап чыгарырга җыенабыз. Шулай ук үзебез яшәгән төбәктә юкка чыккан татар авылларын, чишмәләрне торгызу буенча да эш башлап җибәрдек.
Хөсәен Аймалетдинов шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында үзе уздырган ДНК проекты турында да сөйләде, тыңлаучылар өчен бу өр- яңа кызыклы мәгълүмат булды. Милләт өчен башкарган менә шушы эшләре өчен аңа " Мәгърифәтче" исеме бирелде, Атласи бүләге тапшырылды.

Атласи белән бәйле бу очрашуга Чаллыда татар милли хәрәкәтенә нигез салган, аны дәвам иткән шәхесләр дә килгән иде, алар да чыгыш ясады. Чаллы шәһәр советының элекеге депутаты, кала урамнарын татарчалаштыручы, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллыдагы элекеге рәисе, озак еллар буе баш табиб булып эшләгән Галимҗан Зарипов, "Азатлык" татар яшьләренең һәм Бөтендөнья төрки яшьләр оешмасының элеккеге рәисе, милләтпәрвәр, балаларын бөтен фәннәрдән татарча укыттыру өчен судларга хәтле барып җиткән Тәлгать Әхмәдишин, заманында татарча газеталар чыгарган һәм шуның өчен хөкем ителгән, баласын бөтен фәннәрдән татарча укыттыру өчен көрәшкән шәҗәрә төзү белгече Дамир Шәйхетдинов, тарих фәннәре кандидаты, татар милли хәрәкәте теоретигы, Чаллы милли оешмалары турында беренче фәнни хезмәтләр язган Рөстәм Гибадуллин һәм башкалар бик кызыклы һәм файдалы фикерләр әйттеләр.
Әйе, Чаллыда Һади Атласи башлаган изге эшләрне дәвам итүчеләр бар, шөкер, бүгенге очрашу да әнә шуны күрсәтте. Хәер, Татарстанның суверениты өчен көрәш тә нәкъ менә Чаллыда башланды бит, бу залда утырган шушы кешеләр ярдәмендә тел, дин, тарих сакланып калды! Һади Атласины искә алу чараларының Чаллыда башланып китүе дә очраклы хәл түгел, чөнки монда үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне милли рух берләштерә!

Сүземне Һади Атласиның тарих турында әйткән гыйбрәтле сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер. Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәдер. Безнең бабаларыбыз булган төрек- татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар җөмләсеннәндер."

Һади Атласи васыять иткән шул бөек тарихка лаек булыйк, милләттәшләр!

 

 Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Татарстан Республикасы

Комментарии