- 27.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Менә октябрь аеның соңгы көннәре дә якынлаша, шофёрлар бәйрәме көне дә җитә. Бу бәйрәм җитсә, күпме хатирәләр искә төшә. Бигрәк тә үземнең беренче тапкыр туган авылым Олы Елга авылының басуында Сәлахетдин абыйның ЗИС машинасында йөрергә өйрәнүем. Җиденче сыйныфта укыганда бригадирларыбыз Билалов Зыятдин, Нургазиз абыйлар без малайларны үзебезнең соравыбыз буенча, йөк машиналарына ашлык бушатырга грузчик итеп билгелиләр иде. Басу юлына чыккач, шоферларыбыз малайларны руль артына утырталар. Ни өчен малайларның йөк машиналарына грузчик итеп билгеләнүләрен беләләр инде алар. Берәр атна ЗИС машинасында басуда йөргәч, авылга кергәндә дә мине руль артына утыртып, берничә тапкыр авыл урамыннан ындыр табагына кайткач, Сәләхетдин абый: «Күрәм, син болай яхшы гына йөрисең, бар, амбарга ашлыкны бушатып кил», – дип, үзе салам өеме янындагы бер төркем ир-атлар янына китте. Шатлыктан минем башлар күккә тиде. Җайлап кына беренче тизлек белән кузгалып киттем. Нишләптер машинам авырлык белән кузгалды, тартуы да кимегән шикелле булды. Берара җир киткәч, кабинага көйгән ис керә башлады, нәрсә булганын аңламыйм. Машинаны туктатып, кабинадан төшеп, машина астына кереп карасам, кул туктаткычы кызган икән, шуннан ис килә. Аны ычкындырып, кабат кузгалып киткәч, машинам яхшы гына тарта башлады. Басу юлыннан кайтып, Түбән оч урамын үткәч, Бизнә елгасы күпереннән курка-курка гына чыктым. Ул күпер, олылар әйтмешли, җигүле атлар гына чыгарлык иде. Ындыр табагына кайтып, анда эшләүче апалар белән ашлыкны бушатып килгәч, Сәлахетдин абый үземне мактап куйган иде. Билгеле инде, кул тормозын ычкындырмыйча кузгалганымны аңа әйтмәдем. Шулай итеп, шофёрлыкка укыганчы ук инде мин машина йөртергә өйрәндем. Шофёр таныклыгын алырга военкомат укытты.
Бу язманы язганда, дустымның сөйләгән көлдергече искә төште әле. Бер малай әтисе янына машинага кереп утырган да, кузгалып киткәндә әтисенең кул тормозы тоткасын этеп куйганын күргән. «Әти, син аны ник этеп куйдың? Әни мине кичә мәктәпкә илткәндә аны этеп тормады», – дигән. Билгеле инде, әтисе улына кул тормозы тоткасын этеп куймыйча кузгалырга ярамаганын аңлаткан. Менә хәзер дә андый хәлләр булгалый, көлдергечләр юктан гына сөйләмгә керми.
Язмамның башын «Бәйрәмнәр күңелле үтсен, юлларда иминлек булсын» дип башлаган идем. Хезмәт юлым шофёрлар арасында үтте. Техник училищены тәмамлагач, машиналарның электр җайланмасын төзәтүче булып эшләдем, төрле җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыктым. Аларның барысын да язып бетереп булмый инде. Үзем белән төрле оешмаларда эшләгән гараж хезмәткәрләрен, олыларның исәннәрен, яшьләрне шофёрлар бәйрәме белән тәбрик итәм. Барыбызга да исәнлек-саулык, озын гомер, юлларда хәвеф-хәтәрсез, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүләребезне теләп калам.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии