- 27.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
1нче октябрь иртәсендә Анталиядә республика мәйданында, Ататөрек һәйкәле янында Анталия – Анкара ультра-марафоны башланып китте һәм 12нче октябрь – Хәтер көнендә Төркия башкаласында, Ататөрек мавзолее янында тәмамланды. Марафонның инициаторы һәм бердәнбер катнашучысы – танылган җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе, журналист һәм аспирант Наил Нәбиуллин.
Татар теленә теләктәшлек белдерү ультра-марафоны татарның бөек уллары Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллыгына, шулай ук Төркиянең 100 еллыгына багышланды.
Нәбиуллин 12 көн буе йөгереп, гомумән алганда 731 чакрым юл үтте һәм Испарта, Афьон һәм Искешәһәр кебек шәһәрләрне узды. Йөгерү көннәре итеп 1-12нче октябрь юкка гына сайланмаган иде, ди оештыручылар.
– Бу көннәр милләтебез өчен бик мөһим, моннан 471 ел элек безнең бабаларыбыз нәкъ бу көннәрдә Ватаныбызны яклап көрәшкән, кан түккән. Марафонның көннәре һәм аның тәмамлану вакыты да шул бабаларыбыз рухына багышлана, аларны искә алу өчен эшләнде, – дип сөйләде Нәбиуллин.
Татар активисты көн саен 60-65 чакрым йөгереп узды, соңгы көннәре аеруча авыр булды. «Азатлык» берлеге активистлары Наил Нәбиуллинны 12 көн дәвамында автомобильдә озата барды, юлның иң авыр урыннарында ярдәм итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Төркиянең тау рельефы аркасында, дистанция техник яктан бик катлаулы, таулы урыннар күп һәм юлның беренче яртысы –даими күтәрелүләр һәм калкулыклар.
Маршрут шундый итеп төзелгән иде: сигезенче көнне Нәбиуллин борынгы татар авылы Османиягә кадәр барып җитте. Бу җирләргә татарлар 19нчы гасыр ахырында төпләнгәннәр. Татар авылы аша үтеп, алар янында тукталып, Нәбиуллин үз ватандашларын рухландырырга, шулай ук татар дөньясының игътибарын Османия авылына да юнәлтергә ниятләгән иде.
– Марафоннар һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, чөнки ул спорт чарасы гына түгел, иҗтимагый-сәяси чара буларак та кызыклы. Татар халкының бөек лидерларының юбилейларын билгеләп үткәндә, безне борчыган нәрсәләр турында да сөйләшергә тиешбез. Аерым алганда, татар теле турында, – ди Наил Нәбиуллин.
Татар халкын бөек юлбашчыларыбыз Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллык юбилейлары белән котлау, татар теленең бүгенге авыр хәленә, системалы рәвештә хокуклар бозылуга игътибарны җәлеп итү, милли үзаңны үстерү һәм ныгыту, йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру... Марафонны оештыручылар әнә шундый максатларны алга куйган.
– Гаяз Исхакый гомере буе татар халкының, барлык төрки халыкларның хокукларын яклау буенча актив эшчәнлек алып барган. Ул татарларны берләштерергә тырышкан, хакыйкатьне, дөреслекне күрсәтергә омтылган. Аның якын дусты, татар халкының беренче лидерларының берсе Садри Максуди Русия империясе Дәүләт Думасы трибунасыннан чыгыш ясаганда, бервакыт: «Иртәме-соңмы мин сезнең кебек үк хокукларга ия булачакмын», – дип белдерә. Исхакый белән Максудиның 145 еллыгын билгеләп, әлеге марафон белән татар теленең актуаль сорауларына һәм гомумән халыкларның хокуклары мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телибез, – ди марафончы. – Мин татар халкының һәм башка халыкларның хокуклары кысылган дип белдерәм. Көчәйтелгән тизлек белән ачыктан-ачык ассимиляция дәвам итә. Үз узышыбыз белән без, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, татар халкының һәм башка халыкларның хокуксыз хәле белән килешмәвебезне белдерәбез. Үзебезгә игътибар җәлеп итәбез. Бүген без күп нәрсәдән мәхрүм: милли мәгариф системасы юкка чыгарылды, үз фикерләребезне һәм дөньяга үз карашыбызны ирекле белдерү мөмкинлеге чикләнде. Телне үстерү һәм саклау, хокукларыбызны яклау сүздә генә. Илдә демократик принциплар аксый, хокукый якланганлык, фикер төрлелеге, аз санлы халыкларга, башкача уйлауга толерантлык институты эшләми, – ди ул. – Әйтик, Русиядә дискриминация булырга тиеш түгел. Татарстанның дәүләт теле булган татар теле барлык мәктәпләрдә дә өйрәнелергә, башка халыклар да үз мәдәниятен, телен үстерү, ана телендә югары белем алу хокукына ия булырга, милли мәгарифне торгызырга, шулай ук дәүләт, муниципаль органнарга, хезмәт күрсәтү өлкәләренә эшкә кабул иткәндә татар телен белүне мәҗбүри шарт итеп куярга, Татарстан Республикасы Конституциясенең 8нче маддәсе нигезендә татар теленең реаль тигез хокуклы статусын тәэмин итәргә, милли активистларны эзәрлекләүне туктатырга, Казан үзәгендә Гаяз Исхакыйга һәйкәл куярга һәм аның музеен ачарга...
Әлеге ультра-марафон белән без 1552нче елның октябрендә Ватаныбызны саклаган, һәм бүгенге көнгә хәтле милләтебезнең азатлыгы, хокуклары өчен көрәшкән барлык милләттәшләребезне искә алабыз. Без Казанны яклаучыларга лаеклы һәйкәл куелуын, 15нче октябрьне Хәтер көне буларак игълан итүне таләп итәбез!
Мин йөгерәм һәм барлык татарларны берләшергә чакырам. Бергәләшеп кенә без үз максатларыбызга ирешә алабыз, халыкларыбызның мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый алабыз, тулы үсеш һәм чәчәк атуны тәэмин итә алабыз», – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Марафон нигездә әйбәт узды, бик күп милләттәшләрбез теләктәшлек күрсәтте. Анкара шәһәрендә марафончыны милләттәшләребез каршы алды.
– Без әлеге йөгерү өчен арендага машина алган идек. Тугызынчы көнне Искешәһәр янында ул ватылды. Машинаны калдырып, автоном режимда юлны дәвам итәргә туры килде. Әмма алай гына булса иде. Хәзер машина хуҗасы миннән ремонт бәясе белән бергә, машинаны Искешәһәрдән Анталиягә тарттырып кайту акчасын да таләп итә. Бу бик зур акчалар», – ди Наил Нәбиуллин.
Ирек АЗАТОВ,
Төркия
Комментарии