- 16.11.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Коррупция темасы тирәсеннән битараф кына узып китә алмыйм. Гәрчә мине бәгъзе оешмаларда оппортунист, оппозиционер дип атарга маташсалар да. Әгәр шушы иминлек сагында торучылар, минем коррупциягә каршы көрәшемне, сүз иреге өчен җан атуымны хыянәт дип күз аллый икән, шушы иминлекне тәэмин итүчеләр кем була? Алар урлашуны, коррупцияне өлге итеп куямы, аңа каршы көрәшүчеләрне оппозиционер, дип саныймы? Хәер илебездә коррупция җиңелми, ул чәчәк кенә ата. Мәкаләм ахырында шактый сорауларны билгеләрмен. Әмма алар риторик репликалар гына булып кала шул. Бүген матбугатның көче... кем әйтмешли «эт өрә тора, бүре йөри тора» принцибы хакимлек итә. Аннан чын-чынлап сүз әйтә алучы журналистлары да калмады. Карашларын үзгәртә алмаганнар, чит илләргә китте, шул рәвешле хыянәтче тамгасын алды, мондагылар да дәшмәс булды, юкса ят агент булачаксың, тагын да яманрагы – төрмә янәшә генә... Журналист элек тә иң куркыныч һөнәрләрнең берсе иде, хәзер аеруча. Дөрес, бар «талантлы» журналистлар: тыйнак кына хезмәт хакы алып эшләп тә, зу-ур коттеджларда яшәүчеләр, хәтта икешәрне, өчәрне салып чыкканнарны да беләм. Алар дөньяның артына тибеп яши, ләкин үзләрен беркем белми, арт якларын ялаткан түрәләреннән башка. Журналистның дәрәҗәсе атказанган исемнәр белән дә, 2–3 катлы сарайларда яшәүләре белән дә түгел, урамда, театр, концерт залларында туктатып рәхмәт әйтүләрендә, әллә кайдан танып сәламләүләрендә. Мин моны күптән аңладым. Шуның белән бәхетле дә.
Сүз башым – Шүрәле, дигәндәй, коррупция турында иде бит әле. Әнә Адыгей республикасында меңнәрчә кешеләрнең язмышын хәл иткән баш казыйны, Аслан Траховны эләктергәннәр. 1998нче елдан 2019нчы елга чаклы республикада закон һәм гаделлек сакчысы булган ул. Аңарчы да хокук саклау органнарында гаделлек урнаштыру өчен җан-фәрман тырышып эшләгән һәм байтак кына угыр-коррупционерларны хөкем иткәндер, шушы урында үзе кебекләрне, дип тә өстәргә кирәк.
Хәзер ул пенсиядә. Алга таба нидер язганчы, федераль судьяларның пенсиясе күләмен искәртергә кирәктер. Тотынып утырыгыз, ул 200 мең сум тирәсе, кайбер очракларда артып та китә. Экс-судья пенсиясе судьяларның хәзерге хезмәт хакларының 80-85 процентын тәшкил итә. Ә Югары суд рәисенең тәгаен пенсиясен эзләп тормадым. Димәк, ул тагын да зуррак. Судьяларның хезмәт хакы, гаделлек урнаштыру, аларның ришвәтчелеккә кызыкмавы, ягъни коррупциягә каршы көрәшсеннәр өчен шулай зур итеп билгеләнде. Аннан бу өлкә хакимиятнең бер мөһим тармагы, «уң кулы» булып исәпләнә бит. Илдә бүгенге режимның озын гомерле булуын теләсәң, хокук сакчыларын кулга ияләштер. Бүген моны Русиядә бик яхшы аңлыйлар. Ләкин, судьяларның гаҗәеп аңлашылмаган күләмдә зур хезмәт хакы алуларына һәм кагылсызлык шартларында көн күрүләренә дә карамастан, бүген суд системасының гаделлегенә бик үк ышанып бетә алмыйм. Хәтта рәсми чыганакларда да төрмәләрдә җәза үтәүчеләрнең өчтән бере нахак гаеп белән утыра, дигән аңлатмаларны күргәнем бар. Моңа ышанырга була: «Безнең гәҗит» мондый хәлләрне тикшереп судлар карарына капма-каршы нәтиҗәләр чыгаргалады. Аннан соң инде яздым да, бүген судта аклану дәрәҗәсе юк дәрәҗәсендә: прокурор гаеп таккан икән, бу кеше хөкем ителәчәк.
Инде 21 ел буена кеше язмышларына хуҗа булып утырган Адыгейның баш судьясы Аслан Трахов нәрсә урлаган соң?
Бу мәгълүматны «Ъ»ка сылтанып җиткерәм. Ул еллар дәвамында вазыйфасыннан файдаланып үзенә бәйле булган арадашчыларга төрле мөлкәтләрне үзләштереп тапшырган. Ә тегеләре аңа аны соңрак үзенә бирергә тиеш булган. Шулай иткәннәр дә. Әле бу гына түгел, үзләштерәсе җир кишәрлекләре, торакларның дәүләт кадастр бәясен судлар аша киметә торган булган ул. Аннан арзан хакка гына сатып алган сурәт ясыйсы... Исемлектә коммерция ширкәтләре дә бар. Өстә әйткәнемчә, падишаһ дәрәҗәсендә яшәп, халыкның төшенә дә кермәгән хезмәт хаклары алып, аннан эшмәкәрләр дә эшләп ала алмаган күләмдә пенсиягә тиенеп яшәп тә... ни җитми, дип уйларсың бу адәм баласына?! Менә ни җитмәгән экс-судьяга?
Суд булган. Ул Волгоградта узган. Юкса, судьяның куллары, бармаклары озын дип аны Краснодардан күчергәннәр.
Һәм баш казый законсыз үзләштергән 13 млрд сумлык 214 күчемсез милекне дәүләткә кире кайтарган. Шулай ук 26 гектар 118 җир кишәрлеге дә тартып алынган. Бәясе 3,7 млрд сум. 3 млрд сумлык 13 мең квадрат метрлы коммерция өчен тәгаенләнгән 71 бина, 2,1 мең кв.метрлы 11 торак бина – бәясе 1,1 млрд сум. Әле төзелеп бетмәгән 3,8 мең кв.м.лы 14 бина. Анысы 74 млн тора.
Фемида хезмәтчесенең якын туганнары да ыру байлыгын арттырган. Экс-судьяның улы да гаделлек сакчысы икән. Ул Краснодарда судья. Әмма әтисенең махинацияләрендә бик теләп катнашкан. Судьяның хатыны да, хатынының әтисе дә череп баеп киткәннәр. Хатыны Светлана Адыгей дәүләт университетында завхоз булган. Тыйнак кына хезмәт хакына карамастан 2002нче – 2019нчы елларда кадастр бәясе белән 80 млн сумлык күчемсез милек сатып алган. Алар арасында Краснодарда зур кишәрлекле бик матур йорт, шулай ук Сочида берничә объект. Пенсиягә чыккач, ул шушы мөлкәтен сата башлаган. Бернинди рәсми керемсез кызы 68 милеккә ия булган. Аның 28ен ул сатарга да өлгергән.
Судта Аслан Трахов та, хәзерге вакытта эшләүче улы судья Рөстәм Трахов та прокуратура шикаятен таныганнар һәм 13 млрд зыянны шунда ук кире кайтарганнар.
...Мәсәлдәгечә, бер нәтиҗә чыгарып куясы килә. Ләкин ни әйтергә дә белмим. Минемчә, һәркем 13 миллиард сумны тиз генә чыгарып бирә алмый. Димәк... Әйе, дөрес уйлыйсыз, әле бар, калганы да җитә...
Кемдер шушында, алар иректә калганмыни, дип тел шартлатып куяр. Законнар гуманлы бездә. Улы да кеше язмышларын хәл итүне дәвам итә. Утырыр өчен азрак урларга кирәк. Мәсәлән, фермадан бер капчык фураж урлап кайтсаң, эләктерсәләр, сине утыртырга мөмкиннәр.
Нәфесле «ата караклар» илебездә җитәрлек бит. Миннән дә бик еш сорыйлар алар турында. Моннан 13 ел элек шау иттек: Русиянең саклану министрлыгында милек мөнәсәбәтләре департаменты начальнигы Евгения Васильеваның 3 миллиард сумнан артык акча урлавы мәгълүм булды. 2012нче елның октябрендә аның Мәскәү үзәгендәге зур фатирына тентү килгәндә, янында Оборона министры Анатолий Сердюков та бар иде. Бу очраклы гына дип аңлатылса да, үзе канәфиеннән колак какса да, министр аны якларга тырышты. Ул чакта министр сөяркәсе өчен хатыныннан да аерылган дип сөйләделәр.
2014нче елда башланган суд 1 ел дәвам итте. Васильева өй сагында утырырга тиеш булды. Әмма ул интернеттан, компьютердан файдаланды, туганнары белән аралашты. Хәтта ювелир кибетендә дә күрделәр. Судта үзен иркен тотты. Конфет, сагыз чәйнәде, судьяны тыңламады, урынында утыра бирде. Процесс барышында урланган акча 3 миллиардтан акрынлап кимеп 1 миллиардка калды. Һәм мошенниклык өчен Евгения Васильева 5 елга Владимир өлкәсенә хатын-кызлар колониясенә озатылды. Өй сагында чакта да иркенләп кибетләрдә йөргән ханым, төрмәдә нибары 34 көн булды. Аны вакытыннан алда шартлы рәвештә азат иттеләр. Үзенең патша сараедай фатирында «утырган» көннәре дә җәза срогына кергән булган икән. Бу гына түгел, аның арест салынган милке, шул исәптән затлы фатиры да кире кайтарылды. Ә менә Оборона министрлыгыннан урланган 3 миллиард сум турында бернинди мәгълүмат юк.
Бик үк дан итәрлек булмаса да, ул бүген иҗат белән шөгыльләнә. Рәсем ясый, шигырьләр яза. Аның рәсемнәрен Татарстан музейларында да күрергә мөмкин, диләр.
2018нче елда экс-министр Анатолий Сердюков һәм Евгения Васильева өйләнеште. Алар суррогат анадан туган бер балалары янына тагын икене алып үстерәләр.
Сердюков Саклану министрлыгында хәрби һөнәре булмаган җитәкче иде. Аны Путин 2007нче елда министр итеп куйды. Аңарчы салым хезмәтен җитәкләде. 2008нче елда Грузия белән 6 көнлек сугыштан соң ул армиядә реформа игълан итте. Бу реформаның асылы күз алдында: кадрдагы офицерлар гаиләләрен туйдыру өчен базарларга чыкты... армиядә кыскартулар башланды. Уку йортлары ябылды. Хәрби промышленность таркалды. Бүген Украинада тәҗрибәле командирлар җитми. ВУЗларда хәрби кафедралар төгәлләгән офицерлар белән хәрби хәрәкәтләрдә җиңүгә ирешү кыен шул. Ататолий Сердюковка да җинаять эше кузгатылды, әмма амнистиягә эләкте. «Ростех»та эшли. Чит илгә киткән дигән хәбәрләр дә бар.
Коррупция турында сүз башлаганбыз икән, чынлап та бүген зур-зур түрәләрне кулга алганнар, тикшерәләр... дигән хәбәрләр бик еш ишетелә. Әмма бу Русияне коррупциядән арындырумы? Әллә кланнарның үзара тарткалашы, җәмгыятьтә урын өчен алыш-бирешме? Чөнки күп кенә очракларда әнә шундый сораулар баш миен каезлый. Әнә бит Сердюковтан соң да Саклану министрлыгында ниләр булган: генераллар рәхәтләнеп урлап яткан... Бер министр Сергей Шойгу гына чиста, намуслы икән. Ул канәфиеннән колак какса да, бәрелмәде-сугылмады, Владимир Путин тирәсендә йөри. Тик гади кеше буларак: «Син, директор абый, замнарың урлаганны бер дә күрмәдең-сизмәдеңмени?» – дип сорап куясым килә гади генә итеп.
Безнең Оборона министрлыгында Сердюковлар, Васильевалар, карак генераллар булмаса, без бүген ничә еллар буе Украина низагында бер урында таптанмас идек. Гомумән, Аслан Трахов кебек фемида сакчылары булмаса, илебез коррупциядән азат булса, намуссыз түрәләр булмаса, сүз иреге, гадел закон хакимлек итсә һәм ул законнар гади тракторчымы, президентмы – барысына да бер төрле караса, гадел хөкем итсә, аерым катлам, түрәләр өчен аерым ишекләр булмаса, барыбыз өчен берүк шартлар булса, берүк ишекләрдән йөрсәк, Аллаһы Тәгаләнең байлыгын кесәләренә салган Сечиннар көн саен (айга түгел!) 3әр миллион сум хезмәт хакы алмаса... Русия Җир дигән планетада иң алдынгы, иң бай ил булыр иде. Кызганыч, Русиядә гаделлекне табу патша заманнарыннан ук мөмкин булмаган, халыкларга бәхет вәгъдә иткән Советлар да аны бирмәгән...
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Искәртәбез: 2026нчы ел өчен газеталарыбызга язылу кампаниясенә бер генә ай калып бара. 3нче декабрьдән 13нче декабрьгә чаклы абунәче ункөнлеге буласы. Бары тик шушы вакытта гына ташламалы язылып калып була. Ташламалар саллы. «Шифалы гәҗит» бу вакытта 45 сумга, «Безнең гәҗит» 107 сум 34 тиенгә арзаная.
ХАК СҮЗ, ГАДЕЛЛЕК ТУРЫНДА БЕЛӘСЕГЕЗ, УКЫЙСЫЗ КИЛӘ ИКӘН, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»ЛЕ БУЛЫГЫЗ!

Комментарии