Килешә алмыйм шул...

Безнең чордашларыбыз җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрне, борылышларны күргән буын. Әтиләребез коммунизм төзибез дип хыялланганда, без бу хыялларның хыял гына икәнлеген аңладык: мәңгелек, какшамас бөек держава дип йөргән биниһая дәү дәүләтебез безнең күз алдыбызда ишелде. СССР гражданы булып йокларга яттык, икенче ил кешесе булып уяндык. Безнең әтиләребез, бабайларыбыз корычтай нык, аяусыз һәм канлы режим чорын күреп, курку белән яшәсә, ә без ялган һәм хакыйкатьнең ни икәнен аермачык күреп, гаделсезлекнең, халык фикеренең бернигә дә тормаганлыгын аңлап аптырап калдык. Менә шундый аптыраулы чорда 1990нчы ел, 30нчы август безгә киләчәккә өмет уята торган шатлык китерде, Татарстан республикасы мөстәкыйльлеген игълан итте. Ул 16нчы союздаш республика буласы иде. Буласы иде, әмма тагын бер елдан фетнә... Август фетнәсе... ГКЧП. Узган санда газетабызда бу түнтәрешкә анализ бирелде. Шуны гына әйтим, бу аерым түрәләрнең үзләренә канәфи булдыру хасияте булды. Шулай ук Татарстаннан үрнәк алып суверенлык парадын туктату өчен дә махсус оештырылган бер гамәл иде, минемчә. Ләкин 30нчы август бәйрәме калды, безнең өчен ул иң кадерле, иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды. 

Хәтерлим, 30нчы августка кадәр Казан кайнады. Чат саен митинглар... Ялкынлы чыгышлар... Бик шомлы чаклар иде ул. Мари Иле урманнары гаскәрләр белән тулы, дип сөйләделәр. Русия үзәгендә Татарстанның кайнар ноктага әверелү ихтималы туды. Бу икенче Чечня булырга мөмкин иде. Ләкин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев акыл белән ситуацияне тыныч юлга борып җибәрә алды. Хәтеремдә, телевидениене каскалы, бронижилетлы ОМОН гаскәриләр уратып алган. Ә без алар арасыннан пропускларыбызны күрсәтеп үтәбез. Вәзгыятьнең гаять киеренке икәнлеге шуннан да аңлашыла иде. Мәсәлән, эш кабинетым икенче катта, дүшәмбе көнне эшкә килсәм, тәрәзәм ватык, өстәлемдә ярты кирпеч ята – 2нче гимназия ягыннан атканнар. Менә шушы чорларны үтеп, иминлек утравы булып, мөстәкыльлегебезне бәйрәм итеп яши башладык... Тормышлар рәтләнә бара, әмма суверенлык төшенчәсе генә үзгәрә. 

Бүген Татарстан икътисадый яктан куәтле, ә менә миллилекнең тамчысы да калмады, дияргә була. Телне бетерү өчен аның язма телен буу җитә: 1-2 буыннан ул телдә сөйләшүче калмас. Бүген шовинизм идеяләре белән коралланган көчләр патша самодержавиесы да, Совет дәүләте дә булдыра алмаган дәрәҗәдә урыс булмаган халыкларның миллилегенә кизәнде. Ильминскийлар мондый уңыш турында хыяллана да алмаганнардыр. Әнә туган авылымда, урысча рәтләп аңламаган халык яшәгән салада урамда ара-тирә күренгән балалар үзара урысча сөйләшә. Үземнең оныкларым да урысчага каера. Мин тәрҗемәче ролен үтим. Шушы оныкларымның балалары татарча сөйләшерме? Юк, сөйләшмәс инде. Безгә зур-зур мөнбәрләрдән «өйдә сөйләшергә кирәк, өйдә сөйләшсәң, тел бетми» дип күрсәтмә бирәләр. Бу чүбек чәйнәү, без бит җиңелүне дә җиңү дип күрсәтергә өйрәнгән... Өйдә татарча сөйләшәбез, әмма минем балаларымнан да ары китә алмас ахры шәҗәрәмдә татар теле. Моңа ничек йөрәк әрнемәсен?!

Милләтпәрвәрлек бүген халкыбызда бармы соң? Миңа инде ничә кеше шалтыратты: Фәүзия Бәйрәмова нигә әллә ничә гасыр яшәгән халыкларны эзләп актарып йөри ул, диләр. Фәүзия Бәйрәмова Русиядә татарлар Татарстан җирендә генә яшәмәгән, бөтен ил татар җире, дип исбатлап йөри. Әле урыс шовинистлары моны аңламый, юкса, тыярлар иде. Чыннан да, ачык мисал: бүген урыс, яһүд милләтеннән нинди генә күренекле шәхесне алма, анда татар каны. Ләкин бу безнең өчен горурлык түгел, чөнки ул канда татарлыкның әсәре дә юк. Бу аның шәҗәрәсендә булган бер факт кына. 

Инде 30нчы августка килгәндә, бервакыт ул шәһәр көненә генә әйләнеп калган иде. Менә, шөкер, хәзер ичмасам, Республика көне, дип атыйбыз. Шунысы өчен дә сөенәбез. Ә дәүләтчелек, мөстәкыйльлек дип бүген әйтергә ярамый, сепаратизмда гаепләячәкләр. Ә аннан инде экстремизмга да ерак түгел. 

Минем өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе иде ул 30нчы август. Иде дим, чөнки бүген, аны түземсезләнеп көтеп алмыйм. Элек Казан үзәгендә була идек бу көнне, йә булмаса телевидениедә репортажлар, тапшырулар белән үтә иде көнебез. Дуслар белән җыелышабыз, котлашабыз... Бүген, бу юк. Ул чагында бәйрәмдә татар рухы бар иде. Гомумән, Казанда бәйрәмнәр күп оештырыла. Ләкин татар рухы юк анда. Казан бүген урысча сөйләшә, урысча җырлый, аерым чараларны исәпкә алмаганда. Казан мэриясенә эшкә элеккеге коллегабыз, телевизион тапшырулар алып баручы Гүзәл Сагыйтова килгәч, татарлыкны булдыру чаралары күрелә, анысы. Әмма бу гына аз.

Мин гомумән, аңламыйм, шундый мода китте: миллионнар түләп урыс эстрадасы йолдызлары чакырыла татар иленә. Татарның да бар бит чын сәнгать осталары. Мәсәлән, Зөхрәләребез, яшь буын бар, мәсәлән Каһировлар. Легендалар китә бара, кызганыч. Әмма талантлы яшьләребез дә бар бит. Нигә соң чын татар сәнгате фестивале оештырмаска. «Уйнагыз гармуннар» белән генә булмый бит. Әлбәттә, ул да бик кирәк, бик популяр. Бетә генә күрмәсен. Ә менә зур мәйданда Татарстан сәнгать осталары тамашачылар алдында иҗатларына хисап тотса, начар булыр идемени?! Кызганыч, бүген татарлык фольклор, пәрәмәч дәрәҗәсендә генә. Артыгы ярамый ахыры. Әнә хатын-кызларыбыз калфак чигү белән шөгыльләнә. Сабантуйларыбыз да кими бара, анысы да татарлыктан кача. 

Аннан соң, мин шау-шулы бәйрәмнәрне бик аңлап та бетермим бүгенге вәзгыятьтән караганда. Украинада егетләребез кан коя, ә без җырлыйбыз да, уйныйбыз да, салютлар атабыз. Ул миңа туп шартлавын хәтерләтә. Бүген шулай тоела... Һәлак булган егетләребезнең кайгысы аларның хатыннары, балалары, әти-әниләре генә кайгысы бугай. Ә үзебез патриотизм дип лаф орабыз. Юк, аңламыйм мин күп нәрсәне, аңларга тырышсам да. Илфат, син дөньяны үзгәртә алмыйсың бит инде, килеш, үзең үзгәр, дип үз-үземне сүксәм дә. Килешмим. 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии