Аллаһ байлыгы кыйммәтләнә

Аллаһ байлыгы кыйммәтләнә

Илне тулы бер организм дип караганда, бензин-дизель ягулыгы организмны көйле тотучы, тукландыручы кан ролен үти дияргә мөмкин. Кызганычка каршы, бу нисбәттән эшләр көйле түгел. Базар чираттагы тапкыр калтырана, моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге бик авыр хәлдәге сырхауга әйләнде ягулык-энергетика тармагы. Бу бик шомлы фактор, ул инфляцияне упкынга өстери.
Дөресен әйткәндә, Көнбатыш тарафыннан кискен санкцияләр кертелүгә карамастан, Русия әллә-ни зур икътисадый тирбәлешләр кичермәгән иде әле. Киресенчә, зур мөнбәрләрдән масаю, тантана сүзләре яңгырап торды, янәсе, әнә күрегез, санкцияләрегез үзегезгә үк зур зыян булып кайта, без аны сизмибез дә... Ләкин бу вакытлыча тынычлану гына булган күрәсең. Апрель аеннан ягулык базарын бизгәк тота. Питердагы Халык-ара чимал биржасында ягулыкка бәяләр рекордлы күрсәткечләр белән өскә үрләде. Алты ай эчендә анда бәяләр 50 процентка күтәрелде. Хакимияттә бу вәзгыятьтә әллә-ни зур фаҗига күрмәскә өндәделәр. Гомумән, кайчагында кайбер түрәләрнең белдерүләрен ишеткәч, болар кайсы ил, кайдагы вәзгыять турында сүз йөртәләр икән, дип уйлап куясың. Менә вице-премьер Александр Новак һәм энергетика министры Николай Шульгинов та биржадагы бәяләр сикерешенә игътибар итмәскә чакырдылар, аның АЗСлардагы бәяләргә йогынтысы булмаячак, дип ышандырмакчылар иде. Янәсе, Халык-ара бирҗадагы бәяләр гади кулланучылар кесәсенә сукмаячак. 
Ничек инде, сукмячак?! Ягулыкны ваклап сатучылар аны кыйммәт бәядән күмәртәләп сатып алып, үзләренә зыянга арзанрак сатасымы икәнни?! 
АЗСлардагы бензин быел 8,5%ка, ә дизель – 7,3%ка кыйммәтләнгән. Ә инфляцияне 3,9% дип күрсәтергә тырыштылар.
Бәяләр сикереше нәтиҗәсе мәгълүм: Росстат хисабында, быелгы еллык инфляция 11нче сентябрьгә 5,5%ка җитте, диләр. Өстәвенә Үзәк банк ставканы 13%ка күтәрде, шуның белән моңарчы планлаштырылган 5–6,5%лы инфляция урынына, аны 6–7%ка күтәреп куйды. Әле бу «дөрес» саналган хисап, реаль тормышта ул башкачарак та була ала. Монысын без кибетләрдә, коммуналь түләү кәгазьләрендә тотып карыйбыз. 
Президент Владимир Путин да хакимиятне үзвакытында чаралар күрмәүдә гаепләде һәм 12нче сентябрьдә узган җыенда ул, бар да әйбәт булыр, проблема хәл ителә, дип өметләндерде. Ә мәсьәлә кискенләшә генә бара. Чөнки җитештерүчеләргә ягулыкны илдә түгел, тышкы базарга сату бик күпкә отышлырак. Ә хакимият моңарчы мондый өстенлеккә каршы күрелгән ярдәмне чикләде. Шуннан чыгып законлы законсыз юлларын табып бар да экспортка эшләргә тырыша. Ул Һиндстан, Төркия, Марокко кебек илләр аша Европага юл ала. Нефтьчеләр чын мәгънәсенә азды, аларга акча эшләүнең мәгънәсе да бер: чит илгә сатасыңмы, әллә үз халкың җилкәсендә баыйсыңмы. Нефть-газ өстендә утырып, үз халкыңа дөньяда иң кыйммәтле ягулык сату өчен, ил сәясәте, тормышыбызның дәрәҗәсе өчен җаваплы түрәләр, ким дигәндә оялырга тиештер, минемчә. 
Рубльнең көчсезләнүе дә зур йогынты ясады ягулык базарына. Бензин җитештерүдә күп кенә компонетлар чит илдән сатып алына. Үзебезнеке дип күпме генә сөйләнсәк тә, юк, кайсы гына тармакны алма, ул импортка тоташкан. Ә безнең туйдыручыбыз нефть һәм газ, СССР чорында да шулай булды. Инде менә 30 ел СССР юк. Русия дә шул нефть энәсеннән котыла алмады. Котыла да алмас мөгаен. Минем әле кайчандыр гөрләп эшләп торган завод-фабрикалар биналарыннан офислар, базарларны чыгарып, нидер җитештерә башлаулары турында хәбәр ишеткәнем юк. 
Аннан авыл хуҗалыгына да, Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә дә ягулыкка ихтыяҗ зур. 
Аналитиклар ел ахырына нефтькә халык-ара бәянең аразанаюын фаразлый. Бу ОПЕК белән АКШ көндәшлеге нәтиҗәсе була ала. Хәер, безгә нефтьнең халыкара бәясе кыйммәтләнсә дә начар, арзанайса да отмыйбыз. АЗСта бензин арзанаймый. Кыскасы, тоннель очындагы ут һаман да күренми. Аналитиклар, ким дигәндә, 2025нче елга чаклы бюджет тишекле булачак, дип фаразлый.
РУБЛЬ НЫГЫРГА ТИЕШ. Путин шулай кушты. Ләкин... ләкин бу очракта да мин мәгълүмат чараларында ниндидер эшлекле тәкъдимнәр, акыллы фикерле түрәләр сүзен тапмадым. Мәсәлән «Газета.ру» газетасы Путинның чираттагы бу фәрманының ничек үтәлү ихтималы белән кызыксынган. Әмма экспертлар авызыннан анык өмет ишетмәдем. Доллар курсы 90 – 100 сум тирәсе булачак, аны ясалма ныгыту булмаячак. Димәк, президент фәрманнары да үтәлмәскә мөмкин хәзер. 
Кыскасы, анык вәзгыять, анык программалар әлегә күренми. Шунысы бар, торак-коммуналь түләүләргә индексацияләү 2024нче елның җәенә генә планлаштырыла. Аның максималь күләме 9,8% булыр дип хәбәр итәләр икътисадый үсеш министрлыгында. 
2022нче елның декабрендә планнан тыш 9%ка күтәрелгән иде инде ул. Һәм ул артыгы белән, аванс булды бугай, аннан соң 2024нче елның июленә кадәр бәяләр артмаячак, дип ышандырдылар. Бүгенге икътисадый кризистан чыгып чамалаганда, планнан тыш арттыру тагын булмас, дигән ышаныч зур түгел. Хәер, хөкүмәт карарын көтмичә дә, аерым пунктларда бәяләр күтәрелә бара. Мәсәлән, җылылык, газ өчен кыйммәтрәк түлибез. Быел гыйнвардан газга хаклар якынча 9%ка күтәрелде. Киләсе елның июлендә ул 9,8 процентка күтәрелсә, 2025нче елның җәенә тагын 8%ка артачак. Шулай итеп ике ел эчендә кыйммәтләнү 25 %ка җыела. Һәм бу газ чит илдән сатып алынган түгел, үзебезнеке – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безнең халыкка бирелгән байлык. Тик ул халыкныкы түгел шул. Әнә бит нинди бәяләргә сатып алабыз. 
Түзик инде...
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии