Маяк биеклегеннән

Маяк биеклегеннән

Сентябрь азакларында иремнең туган якларына барып кайту бәхетенә ирештек. Һава искиткеч, әбиләр чуагына туры килдек. Чаллыдан Башкортстанның Күгәрчен районына кадәрге юл да уңайлы булды. Күгәрчендә иремнең бертуган энесе Айратларда тукталдык. Айрат һәм аның хатыны Гөлнур мәктәптә хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялда. Матур агач йортта яшиләр: зур кунак бүлмәсе, аерым аш бүлмәсе һәм йокы бүлмәләре. Хәзерге авыл тормышын элеккеге белән чагыштырып булмый инде. Бар уңайлыклар да өй эчендә. Шул ук вакытта әби-бабайлардан да нәрсәдер калган әле, ул да булса – утын белән ягыла торган авыл мунчасы.

Чәйдән соң тышка чыктык. Ишегалды бакчага әйләндерелгән, маллар абзарга башка урыннан, тыкрык ягыннан керә. Өй тирәли алмагач, чия, слива, бакча гөлләре, урам якта өч чыршы. Түтәлләрдән яшелчә инде җыеп алынган. Бакчаны күздән кичереп чыкканнан соң, каршыдагы тауга карап торам. Тау да миңа карый кебек. Марска әйтәм: «Әйдә, тауга менеп төшик».

Тыкрык буйлап су буена төштек, елга аша салынган такта өстендә туктап, суның моңлы гына челтерәп акканын тыңлап тордык. Тауга менгәч, авылга карап торабыз, авыл моннан уч төбендә кебек. Төрле төстәге өй түбәләре аны бәйрәмчә бизәгәннәр. Мәчет, мәктәп, мәдәният йорты бигрәк тә аерылып тора. Тауның икенче ягында басулар, каен посадкалары. Еракта, дулкын-дулкын булып сузылып киткән тау түбәләренең берсендә, маяк шәйләнә. Марс, геодезия вышкасы ул, тауның иң биек ноктасы, ди. 

Өйгә кайттык, ә анда көтү каршылыйлар. Айратлар тыкрыгына сыер һәм тана борылып керде. Аларның тагын сарыклар, ике бозау, тавыклар һәм казлар бар икән. Гөлнур: «Без инде күнеккән үзебезнең сөткә, каймакка, майга, катыкка, эремчеккә, иткә, йомыркага. Мал тотабыз әле, улларыбыз булыша», – ди. Урамнан 10-12 сыер үтте, шуның белән вәссәлам. Шаккатып карап торам: үз вакытында һәр йортта ике-өч сыер була иде бит, көтү урам тутырып килә иде. Шулай да урамда, су буенда көтүе белән казлар йөри, һәр төркемдә утызар, иллешәр каз. Ишегалдында шулай сөйләшеп торганда капка ачылып китте, Марсның тагын бер туганы Илдус һәм аның улы безне күрергә килгәннәр.

Икенче көнне район үзәге Моракка юл тоттык. Анда керер юл буйлап зур портретлар тезелеп киткән. Күгәрчен районында туып-үскән геройлар икән бу, шулар арасында Күгәрчен авылы егете, Русия герое Мансур Рафиков та бар. Дулкынланып һәм якташларыбыз белән горурланып карап үттек. Районның Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, район музеена нигез салучы Ягудин Каюм Халик улының тууына 110 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе үткәрелергә тиеш иде. Ирем Марсны Чаллыдан нәкъ шул кичәгә чакырдылар.

Китапханәче Рамилә Хакимова бик нык әзерләнгән һәм кичәне дә ул алып барды. Каюм Халиковичның эшләре, тормыш юлы турында сөйләде, экранда видеоматериаллар күрсәтелде. Аннан соң кунакларга сүз бирелде, шул исәптән без дә үзебезнең истәлекләр белән уртаклаштык. Каюм абый – ул бит иремнең әтисе белән бертуган. Ул дүрт сугышчан орден кавалеры, район үзәгенең бер урамы аның исемен йөртә һәм аңа Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелгән.

Кичәдән соң безне Каюм абый нигез салган музейга алып киттеләр. Музей Моракның үзәгендә, бик матур кирпеч бинада урнашкан. Капкадан керү белән мәйдан уртасында Башкортстанның халык язучысы Зәйнәб Биишевага һәйкәл, ул Күгәрчен районында туып-үскән. Музейда нәрсә генә юк, шул кадәр күп экспонат. Каюм абыйга багышланган экспозиция зур гына урын били. Монда аның шәхси әйберләре, көндәлекләре, орден һәм медальләре, фотоальбомнары...

Морактан кайткач, зиратка киттек. Марсның әтисе белән әнисе каберләре янәшә, аларны искә алып, үзем белгән догаларны укып басып тордык. Аннан соң туган йортларын карап килергә булдык. Монда инде башка кешеләр яши. Элек өй янында тирәк, сирень, шомырт, алмагачлар үсеп утыра иде, сарай артында каен, мунча янында тупыллар. Бер агач та калмаган, мунча сүтелгән. Өй буш яланда утырган ятим кебек тоелды. Ә бит заманында җиде бала, кош-корт, мал-туар тавышларыннан гөрләп торган нигез иде.

Юл чатындагы коега яңа бура эшләнгән, ләкин бу элекке кое түгел инде, су электр насосы белән килә. Кое бурасына колга беркетелгән һәм колгада кызыл совет флагы җилферди. Аптырап, нигә бу флаг, дип сорап куйдым. Бер дә исләре китмичә, бу бит Совет урамы, диделәр. Кызык булып куйды бу хәл. Коены болай бизәүче әнинең күршесе Рамай булып чыкты. Ул, безне күреп бугай, урамга чыкты, өйләренә чакырды. Безгә уңайсыз, ләкин ул үзенекен итми куймый торган кеше икән. Ашарга утырырга җыенганнар, хатыны Фәридә шунда ук өстәл янына чакырды. Рамай бик уңган кеше булып чыкты, ике катлы өйне үзе салган. Спортчы да икән әле: стенада күп санлы медальләр, киштәдә кубоклар тезелеп киткән. Хәрби очучы, бик күп орден һәм медальләр кавалеры Илдус Халитов истәлегенә багышланган район чаңгы ярышларын да, спонсорлар табып, ул оештыра икән.

Шушы ук Совет урамында мәдәният йорты урнашкан, анда да кереп чыктык. Идәннәре ап-ак плитәләрдән, зур концерт залы, матур итеп бизәлгән сәхнә. Аерым бүлмәдә спорт инвентарьлары, теннис һәм шахмат өстәлләре. Тагын бер бүлмә китапханә ителгән.

Урам буйлап барганда, бер нәрсәгә игътибар иттем: өй арты эскәмияләрендә әби-бабайлар бер дә күренми. Бер әбидән сораган идем, аптырама кызым, без бит хәзер телефон аша гына хәлләрне белешәбез, ди. Моңсу булып китте.

Кичке якта Марс белән авыл буйлап йөреп кайтырга уйладык. Менә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стелла, әнә мәчет. Мәчетне Марсның классташы Равил Гомәров төзегән, янында мәдрәсә булыр дип төзелгән бәләкәйрәк бина, ихата матур тимер койма белән уратып алынган. Җомга, шимбә көннәрендә мәчеттә халык күп була, чөнки ял көннәренә читтән авылдашлар кайта, дип сөйләде каршыга килгән бер ир кеше.

Күперне чыгып, тауга таба барырга булдык, анда зур бер урам. Элек ул «Кәҗә аскан урам» дип аталган. Бу үзе бер тарих, Марсның хикәясе бар ул турыда. Бик матур зур өй янында тукталдык. Фронтонында мемориаль такта: «Бу йортта хәрби очучы Халитов Илдус Минебай улы туып-үсте». Ул – Марсның классташы. Отставкага чыккач хатыны Әсма белән туган авылына кайтып, әти-әнисе нигезендә яңа өй төзеп, мунча салдырып, дин юлында бәхетле генә яши башлыйлар. Кызганычка каршы, 2020нче елда ковид алып китә аны.

Урам буйлап бара торгач, эскәмиядә, безгә карап, ир белән хатын утырганын күрдек. Ире, торып, телефонга безне төшерә-төшерә каршы килә башлады. Алар Марсның классташлары икән, Минислам белән Вәсилә. Шундук өйгә алып кереп киттеләр һәм аш-сый янында сөйләшеп утырдык. Алар Оренбург шәһәрендә яшәгәннәр. Лаеклы ялга чыккач, туган авылларына кайтырга булганнар. Бер сәбәбе: Вәсилә бронхит белән газапланган, табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Кемдер аңа, кәҗә сөте эчеп терелеп була, дигән. Кәҗә алып, тавыклар, казлар асрап яшәп яталар авылда. Вәсилә инде авыруын күптән оныткан.

Барысын да күрергә теләсәң, җәяү йөрергә кирәк, ә ерак юл булса, велосипедта барырга була. Авылга кайтканның өченче көнендә Марс әйтә: «Әйдә әле яңа ачылган чишмәне карап кайтыйк, Минислам бик мактады бит», – ди. Айратның улы Илдар: «Ерак бит ул чишмә, машина белән йөртеп алып кайтыйммы?» – ди. Марс әйтә: «Әй, машинада йөргән бар инде, ашыкмый гына тирә-якны карап кайтасы килә». Шулай итеп без икебез ике велосипедка утырып юл тоттык.

Авылны чыгып әзрәк баргач, көнбагыш басуына килеп кердек. Башкортстанда хәзер иң күп үстерелгән культура көнбагыш икән, шуннан кала бөртеклеләр, әз генә кукуруз күренә. Элек бит беренче урында бөртеклеләр, шуннан чөгендер һәм бәрәңге иде.

Бәләкәй генә күперне чыккач, уңга борылдык. Аптырап калдык: чишмә янында матур милли киемнәрдә хатын-кызлар, берсе аларны видеога төшерергә әзерләнеп баскан. Учак янып тора, янында самавыр кайнап утыра, җәймәдә сый-хөрмәт. Безне күрделәр дә: «О, Марс абый кайткан! – дип, безне уратып алдылар. – Әйдәгез, бергәләп бәйрәм итик әле», – диләр. Җыр, бию башланды. Озын гына буйлы, кара мыеклы ир гармунда сыздыра, үзе дә җырлап алды. Табигать кочагында чын концерт! Бу – Күгәрчен авылы мәдәният йорты каршындагы «Ак калфак» ансамбле икән. «Әле яңгыр, әле эшләр, җәй буе чыгып булмады. Менә бүген кояшлы матур көн, сөйләштек тә, ял итеп кайтырга булдык», – диләр.

Көз төсләре кергән агачлык арасындагы чишмә матур койма белән уратып алынган. Кояшта ялтырап, торбадан көмештәй чиста гөрләвек агып тора. Аяк астында сары, кызыл яфраклар, искиткеч саф һава. Артистлар җырлап, биеп туктагач, безне дә өстәл янына чакырдылар. Без инде, очраклы гына килеп чыккач, чакырылмаган кунак кебек була дип, калмаска булдык, кайтыр якка юл тоттык.

Авылга керер чакта бер текә яр янында тукталдык. Марс әйтә: «Без бәләкәй чакта монда су тегермәне иде, анда әнинең абыйсы Сабирҗан бабай эшләде», – ди. Хәзер бу урында кеше биеклек үлән, тегермәннең эзе дә юк.

Шимбә көнне без мәктәпкә барып килергә булдык. Мәктәп калкуырак урында төзелгән, ике катлы кирпеч бина, зур пластик тәрәзәләр. Мәктәп алдында яфраклары саргая башлаган каен аллеясы, чәчәк түтәлләре. Мәктәпнең икенче ягында яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары, спорт мәйданчыгы. Вахтер, Марсны танымыйча, сорап куйды: «Кем сез?» Мәктәп тып-тын. Шимбә көнне балалар укымый икән, ә укытучылар эшли. Марс фамилиясен әйткәч, вахтер аңлап алды. Без директор бүлмәсенә уздык.

Абдуллина Эльвира Сибагатулловна безне елмаеп каршы алды. Хәлләребезне сораштыра башлады. Минем математик икәнне белгәч, миңа математик кирәк бит, әйдәгез, бездә эшләргә калыгыз, дип тәкъдим ясады әле. Шуннан соң без ап-ак мәрмәр баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Эльвира Сибагатулловна безгә физика, математика, информатика кабинетларын күрсәтте. Кабинетлар ялт итеп тора, барысында да интерактив такталар. Физика кабинетында зур лаборант бүлмәсен күреп шаккаттым, шәһәр мәктәпләрендә андый приборлар сирәк очрый. Аерым шкафта укучылар ясаган әсбаплар.

Бу кабинетта башта иремнең энесе Айрат эшләгән, шуннан ул эстафетаны улы Наилгә тапшырган. Әтисе, аннан улы күп еллар мәктәп директоры булып эшләгәннәр. Үткән ел Наил гаиләсе белән авылдан китеп барган, Уфа янындагы бер бистәгә барып урнашканнар, чөнки монда сәгатьләр аз, ә эш хакы балалар санына карап түләнә бит әле. «Бар нәрсә дә бар, тик һәр класста 8-10 бала гына, киләчәктә тагын да әзрәк көтелә», – дип зарланып алды Эльвира Сибагатулловна. Шулай сөйләшә торгач, мин аның мәктәп тормышы белән яшәвен, мәктәпнең һәм авылның киләчәге өчен борчылуын аңладым. «Татар теле белән хәлләр ничек соң?» – дип сорагач, ул: «Без татарча эндәшсәк тә, укучылар русча җавап бирә, балалар бакчасыннан ук шулай. Белмим инде...» – дип куйды.

Аннан ул безне китапханә бүлмәсенә алып керде. Киштә-киштә китаплар, өстәлләрдә газета һәм журналлар, укы гына. Кергәч тә сул якта күзгә ташланып тора шушы мәктәпне тәмамлап чыккан язучыларга багышланган почмак, портретлары һәм китаплары. Монда Мәҗит Рафиков, Зөфәр Валитов, Айдар Маннанов һәм Марс Ягудин. Марс яңа чыккан китабын бүләк итеп калдырды. Зөфәр Валитов Марсның классташы икән.

Соңгы көнне маяк тавына барып җиттек. Моннан шундый ераклыклар ачыла: басулар, болыннар, посадкалар, якындагы авыллар, көз төсенә кергән урманнар белән бизәлгән дулкын-дулкын таулар. Кояш күзне чагылдыра, тынлык, тирә-якта беркем юк. Һавадан кайвакыт берәр кош кына очып уза. Хәтеремдә, элегрәк бу тауларда колыннары белән атлар йөри торган иде... Ә-ә, атлар бар икән, әнә алар, еракта, бер көтү...

Резида ЯГУДИНА, 

Мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны,

Чаллы шәһәре

Комментарии