Кадымавыл серләре...

Кадымавыл серләре...

Ташландык Кадымавылны өйрәнүне дәвам итәбез, бу көннәрдә без ирем белән берничә тапкыр анда булдык. Авылда инде кеше яшәми, алай да, бер егерме бишләп буш йорт бар әле. Боларның кайберләре инде бөтенләй ташландык хәлдә, ишек-тәрәзәләре җимерек, кайберләренең, яшәмәсәләр дә, читтә хуҗалары бар, диделәр, кайтып, караштырып торалар икән. Әйткәнебезчә, бу авыл моннан ярты гасырлар элек, өстән килгән әмер белән, перспективасыз, дип табыла һәм күчерелә башлый. Ләкин шунда ук бөтен кеше дә китеп бетми, авыл соңгы кешесенә кадәр яшәү өчен тартыша. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1925нче елда Кадымавылда (Кадомкада) 900 кеше яшәсә, 2012нче елда инде тугызга гына калган, хәзер исә берәү дә юк...
Авылда даими рәвештә кеше яшәмәсә дә, аның белән кызыксынучылар шактый булып чыкты. Бигрәк тә биредә «черные копатели» дип аталган, законсыз юл белән «хәзинә эзләүчеләр» еш була икән. Сәбәбе – Кадымавылда әле моннан 4 мең еллар элек бронза чоры кешеләре яшәгән, археологлар тарафыннан аларның торак урыннары табылган. Рәсми документларда ул «Поселок Кадомка. Эпоха бронзы. II тыс.до н.э. Выявленный объект культурного наследия» дип язылган. Дөньяның иң беренче һәм иң борынгы кешеләре яшәгән, шул факт галимнәр тарафыннан рәсми рәвештә расланган урыннар бу тирәдә нибары ике генә, һәм шуларның берсе Кадымавылда теркәлгән. Борынгы кешеләр ни өчен нәкъ менә бу урынны сайлап алган – анысы безгә билгесез, бәлки табигате яшәү өчен җайлы булгангадыр... Бу җирләрнең бик борынгы булуын «кара казучылар» да яхшы белә икән, хәзер алар моннан хәзинә эзли һәм табалар да! Әле шуны интернетта саталар да. Аннан күренгәнчә, алар Кадымавылдан борынгы акчалар, бизәнү әйберләре, йорт җиһазлары да тапканнар, димәк, монда кешеләр гомер буе яшәгән. Кызганыч, Кадымавыл тарихка иң борынгы кешеләре белән дә, иң соңгылары белән дә кереп кала ахыры. Югыйсә ул иң куркыныч ачлык елларында да исән калган татар авылы бит! 
Русия империясендә 1891-1892нче елгы куркыныч ачлыкны күпләр хәтерләми инде, ә Идел буенда, шул исәптән, Нижгар төбәгендә дә ул бик көчле була. Моның өстенә, халык арасында тиф һәм холера тарала, бик күп кеше ачлыктан һәм яман чирләрдән кырыла. Бу фаҗига Кадымавылны да әйләнеп узмый, болар архивларда һәм тарихи фотоларда теркәлеп калган. Язучы Владимир Короленко, Түбән Новгород шәһәр халкыннан акча җыеп, ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итәр өчен урыннарга чыгып китә, иң авыр хәлдә калган авылларда ашханәләр оештыра. Ачлар өчен шундый ашханә Кадымавылда да була, мәчет каршына озын өстәлләр һәм эскәмияләр куеп, кешеләрне бушлай ашаталар. Болар турында без шул заман фотографы Максим Дмитриевның документаль фотолары аша беләбез, анда Кадымавыл да чагылыш тапкан. Короленко оештырган бу ачлык ашханәләре, нигездә, күршедәге Лукоян урыс авылларында була, ә Кадымавыл ул исемлеккә ничек эләккән – анысы билгесез. 
Иске фотолардан күренгәнчә, Кадымавылның кайбер йортлары түбәсез, саламын хайваннарга ашатканнар ахыры, җимерек йортлар да бар, артта мәчет күренеп тора... Урамда ачлыктан интеккән халык җыелган, монда мулланы да, мәэзинне дә, авыл старостасын да, карт- карчыкларны да, балаларны да күрергә була. Балаларның күбесе башларын түбән игән, кешеләрнең йөзләре бик җитди, бер генә елмаюлы йөз дә юк. Шомлы һәм моңлы күренеш... Ул вакытта авыл халкының бер өлеше барыбер ачлыктан исән кала, ә менә йөз елдан соң, инде тук заманда, юкка чыга... 
Кадымавылның буш калган йортларында хәзер җилләр уйный, аларны «хәзинә эзләүчеләр» шактый актарган, «чистартканнар» ахыры, җимерек ишек-тәрәзәләр шуңа ишарә. Ә безне бу ташландык йортлардагы рухи мирас – борынгы китаплар һәм кулъязмалар кызыксындыра. Динле, мәчетле, мәдрәсәле татар авылында, һичшиксез, алар булырга тиеш. Ишеге каерып ачылган бер ташландык йортка кереп карарга булдык. Өйалдында ук ачып ташланган сандыклар, алардагы инде искергән кием-салым, савыт-саба каршы алды. Өйгә керәбез. Уртада зур мич, түрдә урын-җирле карават, сул якта өстәл, ә анда... тышлыгында Тукай рәсеме ясалган «Азат хатын» журналы ята...
Әйе, әйе, без бу ташландык йортта моннан утыз-кырык еллар элек Казанда басылып чыккан бер кочак татарча гәҗит-журналларга тап булдык! «Азат хатын» журналының иң искесе 1977нче елгы, иң соңгысы – 1991нче елның октябрь саны. 1990нчы еллар башында басылган «Социалистик Татарстан» – « Ватаным Татарстан» газеталары да бар, аларда татар милли азатлык хәрәкәтенең тарихы чагыла, шул саннар аерым җыелган. Димәк, бу йортның хуҗасы укымышлы, татар тормышы белән кызыксына торган кеше булган! 
Кәгазьләр арасыннан без аның исем-фамилиясен дә эзләп таптык, бу йортның хуҗабикәсе Җамалова Рауза (Роза) булып чыкты. 1964нче елның 1нче февралендә аның әнисе үлгән, аны 3нче февральдә җирләгәннәр, монысын да бер дәфтәргә теркәп куйган. Гарәп хәрефләре белән язылган бер хат та килеп чыкты, ул шушы әбинеке булырга тиеш. Сакланган матбугатыннан күренгәнчә, Рауза апа әнисе үлгәч тә Кадымавылда шактый яшәгән, 90нчы еллар башында әле исән булган...
Әлбәттә, бу ташландык йортта без борынгы китаплар тапмадык, хәзергә алай җентекләп эзләмәдек тә, моның өчен махсус әзерләнеп килергә кирәк иде. Актарып ташланган әйберләр арасында сабына нәсел тамгасы сугылган борынгы урак игътибарны җәлеп итте, аны үзебез белән алдык. Кадымавылда мәчет ачылгач, анда музей өчен дә бүлмә булыр, дип уйлыйбыз. 
Икенче шундый ташландык йорттан булачак музей өчен бик кирәкле ядкәрләр таптык – пыялага Аллаһ сүзләре язылган, мәчет рәсемнәре төшерелгән шамаилләр сакланып калган. Без аларны үзебез белән алдык, чөнки иске йорт инде янтайган, җиргә сеңеп бара, ул теләсә кайсы вакытта җимерелеп төшәргә, кадерле ядкәрләр юкка чыгарга мөмкин иде... 
Бу йортның хуҗасын белә алмадык, әмма ул монда 1997нче елларга кадәр яшәгән булырга тиеш, чөнки стенадагы календарь шул елгы. Намазлы карчык кеше булган, дип уйладык, чөнки өстәл өстендә дисбесе һәм кызының Мәскәүдән «мама», дип русча язган хатлары калган... Мондый ярымҗимерек, ташландык өйләрдә тагы нинди серләр сакланадыр, анысын Аллаһ белә! Бикле йортларда бәлки борынгы китаплар һәм кулъязмалар да бардыр әле, әгәр бу язманы укысалар, хуҗаларыннан аларны Кадымавыл музее өчен тапшыруларын сорыйбыз. Әби-бабаларыгызның күз нурлары сеңгән бу изге мирас кабат халкыбызга хезмәт итәргә тиеш!

Комментарии