- 25.03.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Әстагафируллаһ...
Гаилә елы үтте. Нәтиҗә – 23683 гаилә теркәлә, 13500е аерыла. Татарстандагы хәлләр бу. Русиядә 2024нче елның өч аенда 145 мең никах теркәлгән, 160 мең пар таркалган. Бу – ни? Замана авыруы шушыдыр.
Моннан элек аерылуга гариза биргән як 600 сум акча түли иде, хәзер 5 мең итеп ясадылар. Бер-берләрен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән кеше өчен 5 мең акчамы инде ул?! Гаризаны момент яза да, түләвен түләп, судка илтеп тә бирә.
Тәкъдимем бар: гариза биргән якка 5 мең түгел, 500 мең белән куркытырга кирәк. Бу сумманы күргәч, гариза бирүче як утырып уйларга калсын. Иманым камил, таркалучы гаиләләрнең саны бик күпкә кимиячәк. Әле бу ахыргы чик булмасын – миллион сум белән дә куркытырга кирәк. Гаиләләрнең болай какшавы илебез өчен дә мактаулы хәл түгел.
Аңлашып яшәгән, тигез-матур гаиләләрдә гына эш-гамәлләр сокланырлык була. Аңлы-акыллы балалар шушындый гаиләдә генә тәрбияле булып үсәләр.
Бөтен галәмгә тереклек биргән кояшны бәләкәй генә болыт каплый да куя. Кешеләр, бер-беребезгә итагатьле-мәрхәмәтле булыйк әле. Бер ямьсез сүз, авыр сүз моңарчы булган игелекле эшләреңне, изге гамәлләреңне юкка чыгара да ала бит. Зинһар өчен сак булыйк!
Яшь пар өйлә ашы әзерли. «Ярты сәгать кайнатам инде, йомырканың кабыгы һаман йомшармый», – дип, иренә зарын белдерә яшь килен. «Карт тавык күкәедер», – дип, ире төгәл сәбәбен әйтә дә бирә.
Ике мәче сөйләшә: «Безнең борынгы бабаларыбыз кем булган? Арыслан! Ә кешеләрнеке кем – маймыл, ха-ха-ха!»
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Байлар Сабасы
Комментарии