- 12.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №31 (10 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Үз гомеремдә бик күп сәяхәт кылырга насыйп булды. 1982нче елда туристик юллама белән өч чит илдә – Германия, Чехословакия, Венгриядә йөреп кайттым. Аңа кадәр Мәскәү, Ленинград, Сочи, Ташкент, Чиләбе, Кемерово шәһәрләрен күрергә насыйп булды. Ригада хәтта ике тапкыр булдым. Олы улым Илдарга әле башлангыч сыйныфларда укыганда ук Мәскәү, Ленинград шәһәрләрен күрсәттем. Мәскәүдә Ленин мавзолеена өч сәгать чират торып кердек. Бу санап киткән шәһәрләрдә бер генә туганыбыз да юк иде. Шәһәрләрдә, бигрәк тә җәй көннәрендә, кунакханәләрдә урын булмый. Бүлмәләр һәрчак чит ил туристлары өчен саклана. Райондагы, авылдагы танышлардан адреслар алып, алдан хат язып рөхсәт сорап кына юлга кузгала идек. Телефон заманнары түгел. Отпускымны һәрчак яз, җәй, көз башларына ала идем. 1961нче елда Идел буйлап сәяхәткә путевка юлладым. Казаннан Әстерханга кадәр һәр шәһәрдә туктап, экскурсияләр ясап йөрттеләр. Ашаулар ресторанда. Троллейбус, автобуслар өчен дә үзебез түлисе түгел, экскурсоводларга алдан хәбәр ителгән. Сталинград, Ульяновск, Куйбышев шәһәрләре аеруча истә калган.
Адрес алып кына барган шәһәрләрдәге танышларның күбесе гаиләләре белән коммуналь фатирларда яши иде. 3-4 гаиләгә бер бәдрәф, уртак ванна, кухня. Ул елларда халык шул кадәр киң күңелле булган икән дип уйлыйм хәзер. Күчтәнәчкә бер тозлы каз. Кыш, яз көннәрендә өйдән үк тозлап алып чыгабыз. Самолет, поездларда бозыла күрмәсен! Шәһәрләрдә истәлекле урыннарда гына йөреп кайтмыйбыз инде. Авыл, район тирәсендә булмаган дефицит кием-салым да җыябыз. Фатирга да кайтып тормыйча, почтага кереп, посылкалар җибәрәбез. Ак материалдан тегелгән посылка капчыклары, тартмаларның төрлесе бар. Посылка баштагы елларда 10 кило алына иде, соңыннан 8 кило гына ала башладылар. Япон яулыклары чыккан еллар. Бу бик дефицит иде. Бәясе 8 сум. Райондагы танышым аркылы юнәттем бу матур яулыкны. 80гә 80 сантиметрлы, алтынсу җепләр кушып эшләнгән караңгы кызылга бизәкләр белән тукылган яулык иде ул. Мондый яулыгы булмаган хатын-кызның бер авторитеты да юк. Соңрак моның шәльяулыклары күренгәли башлады. Анысы 36 сум, бик кыйммәт ул заман өчен. Шәфкать туташлары, укытучылар 60 сумга эшләгән еллар бит. Шушы шәльяулыкны юнәткән очракта, аны дүрткә кисеп, дүрт хатын-кыз бәйләп йөрде. Үзем бу шәльяулыкны Ленинградтан алып кайттым. Көзне, кышны җиткезә алмыйча, көзге каршында бәйләп, ябынып, кабат җыеп куя торган идем. Шул япон яулыклары миндә хәзер дә саклана. Уңмадылар да, тузмадылар да. Сакланып кына ятмыйлар, яхшы шарфларым булса да, әледән әле плащ, җәйге пәлтә эченнән муеныма урап чыгам. Нишләп безнең илдә шундый затлы әйберләр чыгара алмыйлар соң? Кием-салым гына түгел, машиналарның, төрле көнкүреш техникасының да яхшыларын чит илдән кертәләр. Шул чит илләрдә йөргәндә мин бер генә кибеттә дә «Сделано в СССР» дигән әйбер күрмәдем. Кечкенә генә Япония, Корея илләреннән кайта безгә яхшы товарлар. Казанда «Спартак» фабрикасы бар иде. Шунда чыгарылган аяк киемнәрен авыл кибетләренә дә кайтарып тутырдылар. Башкасы булмагач, халык алды инде. Алар шул кадәр тупас, авыр, иләмсез иде. Җитмәсә чыдамсыз, озак та үтми, «авызлары» ачыла. Чүәк дигәне бер җәйгә дә чыдамый, билләһи, чабата да аннан чыдамрак иде. «Платформа» дигәнен дә чыгарып карадылар. Анысы тач күтәртмәле чабата инде. Ир-атлар кия торган кирза итекләр дә шушы фабриканыкы булгандыр дип уйлыйм. Ир-атларның аягында язын-көзен, хәтта җәй көне дә шул иләмсез итекләр иде. Тагын Кукмара итекләре искә төште әле. Бәясе кыйммәт булса да, алар тораташ каткан, бер җылысы булмаган итекләр булып истә калган. Налог, бурычлардан арттыра алганда, итекне үзебез сарык йоныннан бастырып ала торган идек. Авылдагы итекчеләр дә берничә. Кайберләренеке теге Кукмара итекләре кебек каты була. Басканда кислота кушалар икән, дип сөйлиләр иде.
Шулай бервакыт бер күренекле генә әфәндегә, мактанасым килеп, «бездә КамАЗ машиналары җитештерәләр бит», дип сөйли башлаган идем, «Аны бездә җыялар гына. Барлык частьләре дә чит төбәкләрдән кайтарыла», – дип аңлатты. Чаллы шәһәре белән мактануым да барып чыкмады. Шулай да «Волга», «Жигули» машиналары йөреп тора бит әле авыл-шәһәрләребездә.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии