Нәрсә соң ул экстремизм?

Экстремизм сүзенең тәрҗемәсен үземдә булган өч русча-татарча сүзлек китабыннан эзләп таба алмадым. Бу сүз берсендә дә язылмаган. Аны 1984нче елда чыгарылган «Советский энциклопедический словарь» китабыннан эзләп таптым. Менә анда ничек язылган: «Экстремизм (крайний) приверженность к крайним взглядам, мерам (обычно в политике)» диелгән. Димәк, бу сүз илдә барган мәкерле сәясәт белән бәйле сүз булып чыга.

Безнең талантлы язучыбыз Вахит Имамовны «Яшерелгән тарих» дип аталган китабы өчен судка бирделәр. «Яшерелгән тарих» 1993нче елда – моннан 27 ел элек языла. Аннары башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Суд эшендә «срок давности» дигән әйбер бар. 3 ел бугай ул. Шул вакыт эчендә каралмаган эшләр үзенең көчен югалта дип аңлыйм мин. Шулай булгач, ник аны 27 ел вакыт үткәннән соң карый башладылар икән?

Зур булмаган бу китапны мин кат-кат укып чыктым. Анда тарих язылган. Китап авторы бер нәрсәне дә үзе уйлап чыгармаган. Кулланылган тарихи материалларның да авторын күрсәткән. Хәзерге вакытта ул тарихчылар исән булсалар, аларны да суд юлында йөрткән булырлар иде микән? Ул тарихчыларның язмалары цензура бик көчле булган советлар чорында ук язылган. Экстремизм күренешләре булса, ул китапларны да бастырмаслар иде.

Русия тарихының дөреслеккә туры килмәвен, патшаларның тарихны үзләренә охшаганча үзгәртеп яздыруларын, һәр патшаның үзенә кирәкле закон чыгартуын хәзер дә күреп торабыз.

Русия Конституциясенең 29нчы маддәсе 5нче пунктында сүз иреге бирелүе турында ачыктан-ачык язылган. Шулай булгач, кеше үзенең уй-фикерләрен белдереп, тарих битләрендәге ялган катыш мәгълүматны дөресләп, чынлыкта ничек булган – шулай язса, моның экстремизмга ни катышы бар? Китап басылганга инде 27 ел узган, шунда язылганнар аркасында милләтара ызгыш чыгып, сугышып йөрүчеләр булмаганын күреп торабыз.

1990нчы елда сүз иреге бирелгәч, кемнәр нәрсә генә язмагандыр. Хәзер аларның барысын да эзләп табып, аларны да суд юлында йөртергә кирәк булып чыгамы?

Вахит Имамовка карата суд карары аның үзеннән һәм адвокатыннан башка гына чыгарыла. Моны ничек аңларга инде? Андый суд карары закон таләпләренә каршы килә түгелме соң? Болайга китсә, 1990нчы елда Татарстан Дәүләт Советында республиканың бәйсезлеге турында декларация кабул иткән депутатларны да экстремистлар дип, суд юлында йөртә башламаслармы?

Вахит Имамов иң абруйлы язучыларыбызның берсе. Тукай премиясе дә аңа юкка гына бирелмәде. Кем тарафыннан гына атылса да, аңа пычрак ябышмасын халык белә. Русиядә моның ише мәкерле гамәлләр гел булып торган. Хакимият алышынгач, ул шәхесләрнең акланып, иң хөрмәтле кешеләргә әйләнгәне дә мәгълүм.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии