- 26.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №38 (27 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
СОРАУЛАР КҮП, ҖАВАП ЮК
Уйлыйм, уйлыйм да, кем әйтмешли, тагын бер уйлап куям. Дөнья яратылганнан бирле кайсы җирдә, кайсы мәмләкәттә елга буендагы комлыкта Җәмигъ мәчете дип, мәчет төзеделәр икән? Ә менә бездә, татар илендә, төзергә җыеналар. Хөрмәтле җитәкчеләребезнең аңлатулары буенча, аның территориясе һәркем сыярлык зур булачак. Пароходларда сәяхәткә чыгучылар да матур мәчеткә карап: «Татарлар булдыра!» – дип сокланырлар, имеш. Ә минемчә, кемдер мактар, ә кемдер: «Кайберәүләр акчасын кая куярга белми, ахры», – дип аптырарлар.
Җәмигъ мәчете булгач, ул һәркем гыйбадәт кылырга йөри алырлык уңайлы урында булырга тиештер бит? Әгәр комлыкта салына калса, «нет» дигәнче «вот» дип әйтер өчен генә төзелә торган бина була инде ул. Уйласаң, исләр китәрлек хәл. Бауман урамындагы ничәмә-ничә еллар Татар ашлары йорты исемендә булып саналган данлы бинаны саталар. Ул икенче исемдә булачак икән. Бауман урамы – халыкның иң күп йөри торган урыны. Килгән туристлар да төрледән-төрле тәмле милли ашларыбыз белән танышырлар, аларны ашап тукланырлар иде. Үзебез дә килгән кунакларыбызны шунда алып барып, ял иттереп кайта торган идек бит. Күңел күтәрелеп кайта иде. Бина бер урыннан икенчесенә күчә икән, Татар ашлары йорты итеп калдырырга буладыр бит? Ул йортның урыны нәкъ шунда булырга тиеш кебек.
Озаграк уйласаң, башка күчерүләр, үзгәртүләр дә искә төшә. Әллә Казан үзәгендә татарның исеме дә, җисеме дә калмасын дигән фәрман бармы икән әллә, дип шикләнеп тә куясың.
Галия АРСЛАНОВА,
Казан шәһәре
ГОРУР ХАЛЫК
Әгәр кеше башка халыкка, милләткә охшарга теләсә, ул үзенең кем икәнлеген онытачак. Чит халыкка карап, алардан үрнәк алып яшәсәк, без дә үзебезнең милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытачакбыз. Үз кавемен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый. Без үз тарихыбызны белергә тиешбез, чөнки аны белү элеккеге халыкның хатасын кабатламау өчен мөһим. Ел саен Болгарда мөселманнар җыены уздырыла. Бу чара безгә үзебезнең кем икәнебезне белү һәм әби-бабаларыбызны искә төшереп, аларның кем булуын, тарихта нинди эз калдыруларын истә тоту өчен кирәк. Хөрмәтле, милләттәшләрем! Беркайчан да татар һәм мөселман булуыбызны онытмыйк.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
КИТАП КАБУЛ ИТӘЛӘРМЕ?
Көз айларында Казанның Борһан Шаһиди урамында дини кәгазьләр, дини язмалар, китаплар кабул итү пункты эшли торган иде. Ул әле үз эшен башладымы икән? Булмаса, дини китапларны нинди адрес буенча тапшырырга мөмкин?
Бер әби,
Казан шәһәре
Соравыгызны Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Закирова Резеда Марат кызына юлладык. Ул безгә болай дип җавап бирде:
– Әлегә «Ак кәгазьгә – яңа тормыш» дип исемләнгән акция игълан ителмәгән. Әмма макулатураны нәзарәткә китерергә мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38нче йорт. Бу темага кагылышлы сорауларга җавапны 8(843)237-86-18 номерына шалтыратып алырга мөмкин.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте
Комментарии