- 08.11.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №43 (2 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Казан финанс институтын тәмамлаганнан соң биш ел буе Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә эшләдем. Чит җирдә яшәсәм дә, Габдулла Тукайның «Пар ат» исемле шигырендәгечә: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!» дигән сүзләр мине Казанга тартты. Һәрвакыт ватаным Татарстан белән горурландым. Ял вакытларын да һәр елны Казанда уздыра идем. Узган гомердән берничә вакыйга хәтердә җуелмаслык эз калдырды.
Татар халкы Сөембикә манарасына ярымай куюны түземсезлек белән көтте. Бу изге эштә Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтнең тырышлыгын тиешенчә бәяләргә кирәк. Манарага ремонт ясалды, ярымай эшләнде. Ниһаять, 1990нчы елның 23нче августында ярымай манарага куелды. Ул вакытта бу тантанага унбишләп кенә милләттәшебез җыелган иде. Ярымайны күтәргәндә танылган композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдинова «Аллаһу әкбәр» дип тәкъбир әйтеп торды. Вак кына яңгыр сибәләп үткәне истә. Габбас Мөхәммәтшин шул чагында: «Изге эшләр тыныч кына башкарыла», – дигән иде.
...30нчы август көнне исә Ирек мәйданында йөз меңнәрчә кеше Татарстан Республикасы Югары Советының Татарстанның мөстәкыйль дәүләт булуы турындагы Декларацияне кабул итү сәгатьләрен көтеп торды. Шул Декларациядән күренгәнчә, Татарстан Республикасы РСФСР белән бертигез хокукта булды. Дәүләт телләре итеп татар һәм урыс телләре бертигез хокукта беркетелде.
Ни кызганыч, хәзер Татарстан Республикасының хокуклары автономия вакытында булган кадәр дә юк. Әмма без татарлар – горур халык. Һичшиксез, безнең дәүләтебез булыр!
Сугыш һәм хезмәт ветераны,
сәяси репрессияләр корбаны
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Комментарии