«Ике чиләк бәрәңгесен жәлләде!»

«Ике чиләк бәрәңгесен жәлләде!»

Редакциябезгә авылдашлары, күршеләре белән ачуланышкан кешеләр еш шалтырата. Гәҗит аша дошманына «сәләм юлларга» теләүчеләр бер дә әз димәс идем. Мин үзем мондый ызгышларга катнашырга бик яратмыйм, чөнки ахырдан гадәттә ике як та бармак төртеп, үзеңне гаепләп калдыра. Әле судка ук бирергә мөмкин: «Минем әйткәннәрне язмагансың, тегенең әйткәннәрен генә язып, яла яккансың», – дип. Шуңа күрә авыл эчендәге әйткәләшү-төрткәләшүләрне гадәттә колак читеннән уздырам, бик алынмыйм. Ләкин узган атнада Минзәлә районыннан даими укучыбыз Мәүлидә апа Гайсина шалтыратты да, аның белән бераз аралашканнан соң, үзеннән үзе шушы язма языла башлады. Чөнки монда сүз «просто» авылдашлар турында түгел, ә бай фермер һәм гади авыл кешесе турында бара. Ә аларның низагына исә беләсезме нәрсә сәбәпче булган? Бәрәңге…

«ЧУПАКАБРА ДИП ТОРАМ»

– Безнең якта шундый гадәт бар – зур басулардагы бәрәңгене алып бетергәч, туфрак арасына күмелеп калганнарын җыябыз. Үзебезнең бакча бәрәңгеләрен базга салгач эшләнә ул эш. Кар яуганчы, кышка кадәр мал-туарга ашатырга әнә шул басуда калган бәрәңге бик ярап куя. Хуҗәмәттәге бәрәңге басуы – элек Куйбышев исемендәге колхоз җирләре иде. Ә хәзер ул крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нәсим Дәүләтовныкы булды. Ул бу җирләрне 49 елга үзенә арендага алды, – дип сөйли башлады Мәүлидә ханым Гайсина. – Кечкенә ВАЗ машинасына утырып, ике онык белән шушы басуга бәрәңге җыярга төштем. Килеп керүгә шаккаттык – андагы бәрәңге! Чәчеп ташланган кебек. Шулкадәр күп, болар комбайннан коелып калган бәрәңгеләр – каз йомыркасыннан кечерәк, тавык йомыркасыннан зуррак булганнары. Без чиләкләребезне алдыбызга куеп, уңыш калдыгын җыя башладык. Ике чиләк тутырырга да өлгермәдек, колакка бер куркыныч тавыш килде. Бу тавышка әллә ни игътибар итмәдем. Хәзер караңгы тиз төшә бит, эңгер-меңгердә җыеп җитешим, дидем. Башымны да күтәрмәдем. Бу тавыш иясен башта – тавыкларны буып үтерә торган чупакабрамы икән әллә, дип тә уйладым. «Өйгә кайтып, тавыкларымны карарга кирәк, исәннәрме икән?» – дип курыктым. Куркыныч тавыш чыгарган нәрсә һаман яныма якынлашканнан-якынлаша. Әле җитмәсә 14 яшьлек оныгымның әллә муеныннан, әллә җилкәсеннән эләктергән. Үзе бөтен көченә акырына. Ныклап карый торгач, тавыш иясенең бер ир-ат булуын абайладым. Бөтенләй яныма якынлашып беткәч кенә, аның шушы җирләрне арендалап торучы фермер Нәсим Дәүләтов булуы аңлашылды.

– Бу минем җир! Бу җирләрнең хуҗасы – мин, чыгып китегез, сез казылмаган җиргә кергәнсез! – дип акырынуын дәвам итте.

– Нишләп казылмаган җиргә керик, монда казылганнан җыелмый калган бәрәңге дә галәмәт күп бит?! Ярар, җыярга ярамаса, – дидем дә, оныкларым белән иске чиләк-капчыкларыбызны алып, сүз озайтып тормадык, кайтып киттек. Дәүләтов һаман артыбыздан кычкырып калды: «Минем җир бу! Кермәгез!» – ди. Тавышы һаман колакта чыңлап тора.

Нәсим җирләре түгел бу, халыкның пай җирләре! Үзе Тәкермәндә яшәсә дә, безнең авыл кешеләренең пай җирләрен алды. Шуларны алды да, баеды. Татар баеса чабатасын түргә эләр, ди бит. Бу фермер безнең авылның бөтен инешләрен буып бетерде. Беркем дә бер сүз дә әйтми. Ә без калган бәрәңгене җыярга төштек – дөньяда нинди кабахәт сүз булса, бөтенесен әйтеп чыкты. Җитмәсә, «Миңа высший пилотаж вертолет белән генә төшә!» – дип, кычкырып калган булды. Бер дәрәҗәле түрә төшкән булган ди бугай аның шушы басуына бер тапкыр. Шуны әле дә сөйләп, мактанган була. Имеш ул кем дә, без кем.

Нәсим Дәүләтовның менә шушылай әрәм булган бәрәңге һәм суганнары турында яза башласаң, дәфтәр битләре дә җитмәс иде. Тонналап югала! Аннан-моннан гына җыя ул аны, суганы да күп чери. Әле мин аның үстергән бәрәңгесен дә сатып алып ашап караган идем. Эче йомшак, сусыз. Коры, кызыл балчыкта үстерелгән диярсең. Үз бакчаңда үскән бәрәңге бөтенләй башка – алма кебек каты була, әрчи башласаң, соклары чәчрәп чыга. Нәсимнең КФХсы җирендәге бәрәңге җәй буе чүпкә һәм корткычка каршы гербицид һәм пестицидлар белән агулана. Ул кадәр агулауга бәрәңге түгел, әллә ниләрең йомшарыр. Туфрагы да уңдырышсызга әйләнеп беткән инде аның. Нәсимнең җирен пластилинга әйләнгән диләр.

Шундый эшмәкәрләр турында ишетеп беләм – читкә китсәләр дә, туган авылларындагы халыкка, җирлеккә ярдәм итеп торалар, ташламыйлар. Юл салу, чишмәләр чистарту, мәчет салу дисеңме… Шундый эшмәкәрләрнең берсе белән әңгәмә чыккан иде. «Башкаларга ярдәм итү, яхшылык эшләү кебек сыйфатлар кешенең туганда ук геннарына салынып куелган була», – ди ул.

Басудагы калдык бәрәңгене дә төрле пычрак сүзләр әйтә-әйтә кире алган Нәсим Дәүләтов генында бу нәрсә, белмим, бармы икән инде? Аренда алган җирләр сузылып кала ул, бернәрсәне дә алып китеп булмый. Теге дөньяга киткән чагында исә саваплар кирәк, Нәсим! – дип ачынып сөйләде укучыбыз.

«БУ – УРЛАШУ ДИП АТАЛА!»

Без фермер Нәсим Дәүләтовның үзенә дә шалтыраттык. Ике чиләк бәрәңге өчен кешене якасына ябышып басудан кууыгыз чын сүзме, дип сорадык.

– Кит әле апаем, нинди кеше җакасына тияем мин! – диде Нәсим әфәнде, йөрәккә май булып ята торган Минзәлә сөйләме белән. – Алар гаиләләре белән килеп, басуымда бәрәңге җыя башладылар. «Мәүлидә апа, син нишлисең», – минәйтәм! «Ни оятың белән син болай иттереп кеше өлешенә килеп керәсең?!» – дим. «Оныкларыңа нинди тәрбия бирәсең – урлашырга өйрәтәсеңмени? Кеше өлешенә кермә», – дип сүктем мин аны. «Бу бернинди дә кеше өлеше түгел, минем өлеш», – ди. Ничек аның өлеше булсын – минем шәхси җиремә кереп, бәрәңге урлый, әле җитмәсә, «Мин сине накажу!» – дип кычкыра миңа. Журналист кеше бит ул, әзрәк карандаш төртә белә. Минәйтәм, ярар, яз, мин кермәдем бит, син кердең минем территориягә, дим.

– Мәүлидә апа бит бу басуны пай җирләре, ди…

– Нинди пай җире булсын, үземнең «собственность»тагы җирләр ул. Мин бит инде бәрәңгене 1997нче елдан бирле үстерәм бит…

Нәсим абый, Хуҗәмәттәге инешләрне нәрсә сәбәпле буган идегез, анысы дөрес сүзме соң?

– Инешләрне мин бумадым бәбекәем. Инешләрне «мелиорация» буды. Әнә бөтен сорауларын Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрсен Мәүлидә апа. Мин фермер булып эшләгәч, басуларыма сулар сибеп үстерәм инде, мин дә тәк просто гына малай түгел…

…Бер карасаң, Нәсим Дәүләтовка бу очракта тел теш-тигереп булмый кебек. Бу аның арендага алынган булса да, үзенә рәсмиләштерелгән булса да – шәхси җирләре, салымнарын түләп торадыр. Сукалый, ашлый, чыгымланып уңыш ала. Ләкин шул ук вакытта, ике чиләк бәрәңге өчен шул кадәр тавыш… Нәсим әфәнденең әлеге сүзгә дә җавабы бар: «Ике чиләк булса соң, ул бит мин үстергән бәрәңге. Мин үстергән бәрәңгене аның җыярга ни хакы бар? Мин аны бит участковый чакыртып, өстеннән гариза да яза ала идем. Закон телендә, кешенең әйберен кереп алу – комбайннан коелган булса да, бәрәңге генә булса да, кеше әйберен алу – урлашу дип атала, ул җинаять. Аңлыйсыңмы, апаем!? » – диде ул.

Менә шулай да була икән. Бу вакыйга мәсәл кебек тоелды миңа. Ягъни, нәтиҗәсен үзлектән чыгарып бетерергә кирәк. Без ике якның да бу вакыйгага фикерен яздык. Ә инде кем хаклы, кем хаксыз – монысын инде үзегез хәл итегез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии