- 01.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Алло, «Безнең гәҗит»ме?
Редакциягә булган мөрәҗәгатьләрнең күбесе соңгы вакыйгаларга бәйле – дин, мәчет, Рамил Юныс эшчәнлеге һәм мөфти галиҗәнәпләренә карый иде. Әлеге шалтыратуларның берничәсен газетага кертергә булдым.
Казанның Юдино бистәсеннән Рузилә апа шалтыратты:
– Узган атнада ял көне Тынычлык бистәсе мәчетендә тәравих намазында булдым. Шунда Сириядән килгән кеше дип, берәү белән таныштырдылар һәм ул бөтен кешене шәфигый мәзхәбе буенча намаз укытты. Бөтен җирдә традицион ислам дип сөйлиләр. Аеруча бу хәлләрдән соң, ничек шулай намаз укытырга була? Элеккеге имам кая киткән?
Э.Ф. Бу сорау белән ТР Диния нәзарәтенә (8 987 296 58 14 номерына – авт.) шалтыраттым. Телефонны алган кешенең кемлеге һәм бу сорауга кемнән җавап алырга мөмкин булуы белән кызыксындым. «Сезгә бирелгән мәгълүмат дөрес түгел, сезнең «сары газета»ны беләм мин, «без комментариев», – диде теге кеше һәм телефон трубкасын ташлады. Гафу итегез, ләкин Диния нәзарәтендә хәтта телефоннан да юньләп сөйләшә белмәгән кешеләр эшләгәндә, Татарстанда дин мәсьәләсе бүгенгедән югарырак дәрәҗәгә күтәрелә алачагына бик шикләнәм һәм бүгенге катлаулы вәзгыять туганга да аптырамыйм. Диния нәзарәтендә эшләүчеләр хәтта безнең газетадан да сарылык эзли икән, димәк, аларның башка матбугат чарасын кулларына да тотып караганы юк. Жәлләп тә куйдым үзләрен… мескеннәр!
Казаннан Әкълимә апа:
– Рамил хәзрәтне пычрата башладылар соңгы арада. Имеш, дипломы дөрес түгел. Аннары традицион ислам дип сөйлиләр. Андый әйбер юк. Пәйгамбәребез вакытындагы дин белән ничек яшәгән булсак, шуның белән яшәргә тиешбез, ә татар исламы, урыс исламы дип традицияләргә бәйләп карау дөрес түгел. Мәетнең 3, 7, 40 көнен уздыру буенча бәхәсләр бара. Бу бит дингә яңалык кертү түгел, бары тик ислам элементлары кергән гореф-гадәт кенә. Аны дин буенча шулай тиеш дип сөйләргә кирәкми…
Казаннан Әлфия Садриева:
– Сезне дә, Сираҗины да укып барам. Безнең нәсел фамилиябез дә Сираҗиевлар иде. Искәндәр абыем да бар иде. Әле сезнең газетадан Искәндәр Сираҗиның мөфти турындагы язмасын укып утырганда, кызым шалтыратып, мөфти белән булган вакыйга турында әйтте. Газетагызда аңлатып язсагыз иде, кемнәр ул ваһһабитлар? Нинди ике дин турында сөйлиләр ул? Безнең өчен дин шул бер – ислам бит инде. Күп кешеләрне тоткарлый башладылар. Минем кызым да дин юлында. Әйтегез әле, яулыклы кызлар да куркыныч астында түгелме соң инде хәзер?
Э.Ф. Әлфия апа, соравыгызның беренче өлешен төшереп калдырдым, чөнки мактау сүзләрегезне һәм миңа бәйле нечкәлекләрне газетага язуымны тәкәбберлек дип бәяләүчеләр дә булырга мөмкин. Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт!
Төп соравыгызга җавап табасыгыз килсә, газетабызда басылган «Нәрсә ул традицион ислам?» (11 май, 2012 ел) дигән язманы укырга киңәш итәм, аннан азмы-күпме мәгълүмат ала алырсыз. Ә инде исламдагы бүленешләр турында газетабызның алдагы саннарыннан укып белерсез.
Яулыклы кызлар өчен борчылырга кирәкми, минемчә. Җәмгыятьтә аларга төрле караш яши: кемдер хуплый, кемдер хурлый дигәндәй… Тик аларга кул сузучы кеше булмас дип уйлыйм.
Казаннан Габдрахман Рәүфов:
– «Тагын мөфти хакында…» (18 июль, 2012 ел) язмасын укып, хурланып шалтыратам әле. 2010 елда «Идел Хаҗ» белән без дә хаҗга бардык. Җитәкчеләребез тәрәзәсен каплап көндез йоклап ятты, төне буе мал артыннан чапты. Сираҗи әйткәнчә, 82 мең түләп түгел, 115 мең сум түләп бардык. Әле соңыннан, җитми дип, тагын акча җыйдылар. Яшәү урыны да бик начар булды, бернинди комфорт юк. Күпме акча түләп, пәйгамбәребез булган урыннарга экскурсия дә ясамадылар. «Безнең гәҗит» булгач, ул безнеке булырга тиеш.
Э.Ф. Шәрехләү сорап, без «Идел Хаҗ» ширкәтенә шалтыраттык. Җавапны Аяз хәзрәт бирде.
– Әйе, 2010 елда Хаҗ бәясе 115 мең сум иде. Әмма бу инде эконом класс түгел, ә хаҗиларны ашату, яхшы шартларда яшәтү белән. Ул елны без Әл-Хәрам мәчетеннән нибары 2,5 чакрым ераклыкта яшәдек. Өстәмә акча җыю булмады. Мөгаен, шалтыратучы Хаҗга кайсы туристлык агентлыгы белән баруын бутагандыр, – диде ул.
Кукмара районыннан исемен әйтергә теләмәгән апа шалтыратты:
– «Кукмара авазы» радиосы узган елның октябрь аенда ук 3 атнага дип ябылган иде, бүгенгә кадәр эшләми. Кайчан ачылыр икән ул? Әллә район башлыгы ачтырмый микән аны? Нишләп ул бу мәсьләне хәл итми икән?
Э.Ф. Шундый вак мәсьәләдә дә исемен әйтергә куркып яшәгән кешеләрнең тормышын кем алып барырга тиеш? Журналистлармы? Радио турында район үзәгенә үзегез дә шалтыратып сорый ала идегез, юкса…
Сезнең сорауга «Кукмара авазы» радиосы директоры Алмаз Мостафин:
– Ул радио бигрәк популяр булды, аны шулкадәр яраттылар, хәтта үземнән дә әлегәчә һәрдаим шалтыратып белешеп торучылар бар. «Кукмара авазы» эшләячәк. Ремонт мәсьәләсе төгәлләнде инде. Оештыру моментлары белән генә бераз кыенлыклар бар, анысы да якын арада чишелер дип өметләнәбез, – дип җавап бирде.
Әлмәт районындагы Новоторицк авылында яшәүчеләр медицина ярдәме өчен 60 км ераклыктагы Әлмәткә барып йөрергә мәҗбүр икән. Ә Яңа Чишмәгә авылдан 20 генә чакрым. «Безгә анда бары тик түләүле хезмәт кенә күрсәтелә, түләүсез кирәк булса, Әлмәткә барырга кушалар. Полис ник бердәм түгел икән ул?» – дип сорады бер укучыбыз.
Э.Ф. ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре буенча ҖЧҖ «АК БАРС-Мед» иминиятләштерү компаниясе филиалының иминиятләшкән граҗданнар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Әнвәр Харис улы Насыйбуллин болай дип җавап бирде:
– Беренче медицина ярдәме, кешенең кайда яшәвенә карамастан, иң якын дәвалау учреждениесе тарафыннан күрсәтелә. Ә инде түләүсез медицина ярдәме алу өчен, иминият полисы булган гражданин поликлиникага беркетелергә тиеш.
2010 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 326нчы номерлы «Русия Федерациясендә мәҗбүри иминиятләштерү» турындагы законның 16 маддәсендә әйтелгәнчә, иминиятләшкән кешеләр медицина оешмалары арасыннан күңеленә охшаганын сайлап алу хокукына ия. Шулай итеп, сез Яңа Чишмә районы больницасына теркәлсәгез, үзегезгә кирәкле түләүсез медицина ярдәме артыннан шунда мөрәҗәгать итә аласыз. Тик моның өчен сез иң элек, шул район больницасына теркәүләрен сорап, Яңа Чишмә больницасы җитәкчесе исеменә гариза язарга тиеш буласыз. Үзегез белән паспорт һәм гамәлдәге полисыгыз булу кирәк. Киләчәктә бу мәсьәлә буенча сорауларыгыз туса, «АК БАРС-Мед» иминият компаниясенә түбәндәге телефон номерлары аша шалтырата аласыз: 8-800-100-03-30 (Русия буенча шалтыратулар түләүсез), 8(8553) 32-01-77 (Әлмәттәге филиалы), 8(84348) 2-22-33 (Яңа Чишмә вәкиллеге).
Бәрәңге районы, Бәрәңге авылыннан Миңзифа апа:
– Сез Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында яшәгән Гүзәлия исемле хатынны үтерүләре турында язган идегез. Аның үтерүчесен тапмадылар микән?
Э.Ф. Балык Бистәсе районы прокуроры Азат Фоат улы Хөсәенов җинаять эшенең Казанга тапшырылуын, әлегә үтерүченең табылмавын һәм тикшерүнең дәвам итүен әйтте.
Мамадыш районы, Ишки авылыннан Рәшит Фәйзрахман:
– 1-2 ел элек микән, татар киносы сценарийларына конкурс игълан иткәннәр иде. Мин шунда катнашкан идем. «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалыннан рекламасы да булды аның, бәлки, үзегез дә күргәнсездер. Аның нәтиҗәләре ничек икән?
Э.Ф. «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалыннан Нурания апа Җамали белән элемтәгә чыктык.
– Без инде җиңүчеләрне күптән билгеләдек һәм бүләкләдек. Әгәр аның белән беркем дә элемтәгә чыкмаган, аңа акчалата бүләк җибәрелмәгән икән, димәк, ул җиңмәгән. «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан ителгән иде, бәлки, ул шул конкурска да пьесалар язып җибәрә алыр?! Авторлар, драматургия өлкәсенә караган конкурска, сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә ала. Ул берничә номинациядә уздырыла. Драма әсәрләре конкурска 2012 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гыймәтовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин, – диде ул.
Бөгелмә районы, Вязовка авылыннан Ирек Галимов:
– Безнең авылда ике шәфкать туташы эшли. Шуның берсе, төгәлрәге Фирдәвес Гыйльметдинова аркасында халык инде хәзер больницага да барырга курка. Йомшак итеп әйткәндә, ул үзен адекват тотмый. Аннан зарланучы кеше күп, бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгына Айрат Фәрраховка шикаять итә алмассыз микән?
Э.Ф. Иң беренче без бу проблема хакында Бөгелмә районының баш табибы Иршат Рәшит улы Измайловтан белешергә булдык. Кем кемнән зарланып шалтыратмас, шулай бит?!
– Әйе, анда шундыйрак проблемалар бар, килешәм. Шуңа күрә дә Фирдәвес вакытлыча эшләми һәм, аны адекват түгел дип зарланучылар булганга, хәзер медицина тикшерүе уза. Алга таба эшләрме ул, юкмы, әлегә берни дә әйтә алмыйм. Шулай да, бу проблемадан хәбәрдарбыз һәм инде аны чишү өчен чаралар күрелә, – диде ул.
Әгәр ахыргача чаралар күрелми икән, без бу хакта материал язып, министрлыкка барырбыз. Әлегә бераз сабыр итик.
Баулы районы, Татар Кандызы авылыннан Гөлсинә Сафина:
– Мин инде менә 50 ел буе бер дә калмыйча өемне иминиятләштерәм. Аңа йорт, өй яны төзелешләре, милек керә. Соравым шундый иде: шулай озак еллар буе иминиятләштергән кешегә нинди дә булса ташлама бар микән? Ул ничә процент белән түләргә тиеш була? Тарифлары нинди икән? Аннан ул иминиятләштерүдә бернинди кызыксындыру чаралары юк микәнни? Бер дә белмибез. Бу турыда язып сораш әле дип берничә авылдаш та миңа мөрәҗәгать иткән иде.
Э.Ф. Кызганычка каршы, сез хәтта нинди компания аша милек иминиятләштерүегез турында да язмагансыз. Ачыклый торгач белдем: «Росгосстрах» компаниясе һәм аның агенты Гөлсинә Ганиева аша иминиятләштерәсез икән. Гөлсинә апа сезнең авылда гына яши һәм эшли, шуңа күрә бу сорауларга җавап табу өчен артык мәшәкатьләнәсе дә юк иде. Шулай да, без сезнең адашыгыз Гөлсинә ханым белән элемтәгә кердек:
– Әйе, бу апа ел саен иминиятләштерә һәм мин аңа шуның өчен ел саен ташлама ясыйм. Ел саен шуны әйтеп, аңлатып та күрсәтәм. Менә август аенда аны тагын иминиятләштерәсе, аңа 10% ташлама каралган. Мин аларның сорауларына җавап бирергә һәрчак әзер, нишләп газета аша сората икән соң, – диде ул сезнең сорауларга җавап итеп.
Газета укучыларыбызның кайберләре редакциягә шалтыратып та үз мөрәҗәгатен бу сәхифәдә әлегәчә күрмәвенә аптырыйдыр. Күп оешмалардагы белгечләр җәйге ялда булганга күрә, сорауларыгызга җавап бирердәй кеше таба алмаган вакытлар да була. Шулай да ул шалтырату алдагы язмаларның берсендә дөнья күрер дип ышандырам. Тагын шунысын да кабат исегезгә төшерәбез. Редакциябезгә гозерләре белән мөрәҗәгать итүчеләр еш кына телефоннарыбызны да белми. Газетада бар координатларыбыз да язылган, дигәч, без алдырмыйбыз аны, диләр. Кешедән ишетеп кенә проблемаларын безнең аша хәл итмәкчеләр. Без һәр мөрәҗәгатьне кабул итәбез. Әмма өлгерә алмыйбыз. Шуңа күрә беренче чиратта «Безнең гәҗит» укучылары гозере тыңлана.
Сезне Эльвира ФАТЫЙХОВА тыңлады.
P.S. Киләсе пәнҗешәмбе иртәсендә 10нан 12гә кадәр сезнең белән турыдан-туры элемтәдә баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ булачак. Казандагы телефон (843) 523-49-15.Алло, «Безнең гәҗит»ме?! ,

Комментарии