- 23.03.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Алга дибез, алга дибез,
Алга таба барабыз.
Алга барырга кушкан
Безгә Ленин бабабыз.
В.И.Ленин үзен куркыныч астына куеп, байларга каршы чыгып, аларның җирләрен крестьяннарга алып бирде. Аннан колхозлашу чоры китте. Колхозлар бик авырлык белән генә оешты. Күпме коммунистларны аттылар. Халыктан атлар, эш кораллары җыелды. Байларны сөрделәр. Бик авырлык белән булса да 1930нчы елларга колхозлар төзелде. Ләкин әле барлык авыл халкы да кереп бетмәде. Кермәгәннәргә бик зур налоглар салдылар. Безнең колхозга Ленин бүләге исемен куялар. Беренче рәисе Әбугалисинә Шәвәлиев була. Бу вакытта авылда 150 хуҗалык. Тормыш рәтләнә, колхозчыларга ипи бирә башлыйлар. Яшелчә бакчалары барлыкка килә. Халыкның барысы да тигез. Шулай матур гына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы чыга. Бар ир-егетләр сугышка китә. Колхоз картлар, хатын-кыз, балалар җилкәсендә кала. Тормыш авыр. Ул сугыш беткәч тә тиз генә җиңеләйми әле. Бер хезмәт көненә 300 грамм ипи... Исемдә әткәй белән әнкәйнең икесенә 7 кг он алып кайтканы. Гаиләдә 4 кеше, менә шул он белән яшәргә кирәк. Иксез-чиксез бурыч-налоглар, түләргә акча юк. Бурычларын түли алмаганнарның аш пешерә торган Казаннарына чаклы каерып алдылар. Бозауларны, сарык-бәрәннәрне талап алып чыгып китәләр иде. Бары 1953нче елдан гына азмы-күпме ипекәй ашый башладык. Сталин үлгәч, Маленьков халыкка җиңеллек китерде. Ул бурычларны бетерде. Аннары властьны Н.С.Хрущев алды. Ул сыерларны бетереп, бәрәңге бакчаларын кисеп, кукуруз үстерергә мәҗбүр итте. Районнарны берләштерү башланды. Калинин районын бетереп, Мөслимгә, аннан Сарманга калдык. Юллар юк. Бик җәфаланып яшәдек. 1958нче елда колхозларны да берләштерә башладылар. Безнең Ленин бүләге колхозын күрше Сатурн колхозына куштылар. Ленин бүләгендә Камалетдинов, ә Сатурн колхозында Сәлахов иде рәис. Район вәкиле коры гына, Урожай колхозы дип исемлибез, диде. Аннан рәис сайлауга күчтек. Ленин бүләге кешеләре Камалетдинов, ди, ә Сатурнныкылар – Сәлахов, дип тарткалаша. Вәкил тагын коры гына Сәлахов, дип нокта куйды, миңа райком шулай кушты, диде. Тат Бүләр, Иске Сәет, Исәнсеф, Яңа Чишмә – 4 авылны берләштереп Урожай колхозы оешты. Колхоз рәисе Сәлахов абый бик булдыклы кеше иде. Клублар, кибетләр, медпунктлар, сыер-сарык, дуңгыз тораклары төзелде. Хрущевны Л.И.Брежнев алыштырды. Брежнев 17 ел илне төзеде, халыкны рәхәткә тиендерде. Колхозлар ул чакта 8 – 10 ц икмәк җыеп алалар иде. Ә ипинең бәясе 12 – 18 тиен. Ә хәзер 30 – 40 ц ипи үстерәбез, ә ипи бәясе 50 – 70 сум. Без коммунизм көтеп яшәдек. 1960нчы елларда колхозчыларга да акча бирә башладылар.
СССР вакытында чирәм җирләрне үзләштердек, Чаллы шәһәрендә КАМАЗ заводы кордык. Гөрләтеп яшәдек. Бәяләр артмады. Продукциянең, әйберләрнең кәгазенә хакы язылып ук кайта иде. Безнең Урожай колхозы бөтендөньяга танылды. Үгезләр дуңгыз-торакларында 40 кеше хезмәт куя иде. Яңа елда 10 көн ял юк иде. Дәүләткә үгезләр, дуңгызлар тапшырып ярты еллык планны гыйнварда ук үти идек. Уңышны да 40ар ц ала башладык. Шулай киләчәккә өмет белән карап, матур гына яшәп ятканда, колхозларны тараттылар, торакларын сүттеләр, җирләрне өләштеләр. Аны кечкенә фермерлар чүпкә батырып бетерде. Безнең Урожай колхозының 3 млн ярым сум акчасы бар иде, бу бит теге чактагы акча. Әле миллион сумны ишеткән дә юк иде. Таралганда ул акчаларны кемнәр алгандыр, безгә караңгы.
Хәзерге фермерлар грант отты дип, унышар миллион сум бирәләр. Алар хөкүмәткә ничә млн сум кертә торгандыр... Әйбәт кенә эшләп яткан колхозларны Ваминга биреп, амин булдык – ярты Татарстан юкка чыкты. Колхозларда хезмәт хакы урынына эремчек, сасыган колбаса өләшеп йөрделәр. Ә югарыдагы түрәләр белә торып моңа ирек бирде. Аннан үзен депутат итеп Мәскәүгә үк җибәрделәр. Халыкка эш бетте, колхозлар таралды. Нинди бай Германияне җиңеп чыккан СССРны таркатып, коммунистлар партиясен бетереп ташладылар.
Хәзер Аллага шөкер, Август ширкәте Мөслим районы Уразмәт авылында сыер фермасы корды. Кешеләр шунда эшкә йөри. Автобус килеп ала, китереп куя. Әбәдләре дә бушлай. Инде монысы да тарала гына күрмәсен.
Телевизорны ачар хәл юк: табиблар, укытучылар, урам себерүчеләр, полиция хезмәткәрләре җитми, дип зарланалар. Аннан ничә депутат – министр эшләреннән алынды. Җитәкчеләрнең кулга алынулары турында хәбәрләр еш ишетелә. Шул ук вакытта орден-медальләр өләшәләр. Әмма алар югарыда эшләүче җитәкчеләргә генә. 30-40 ел эшләгән механизаторлар, терлекчеләргә түгел, бар да үзләре өчен генә. Депутатлар арасында да авыл җиреннән берәү дә юк. Дөрес, без пенсионерларга зарланырлык түгел, аз булса да акчасын ай саен биреп баралар. Бурычлар түләргә җитә...
Менә тагын бензин бәясе артты. Юллар түләүле. Минем иң курыкканым һава сулаган өчен дә түләү кертмәгәйләре. Оныклар, балалар 30 – 40 ел ипотека түләп ни рәхәт күрә инде?! Фатирлар бик кыйммәт бит. Белем алуларга да йөзәр мең түләргә кирәк. Яшь гаиләләргә яшәргә бик авыр. Аларның күпчелеге менә шуңа аерыла да инде. СССР заманында бар да бушлай иде. Һәр белем алган кеше үз белгечлеге буенча эшләде. Укып чыгалар да эш таба алмый интегәләр хәзер.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы, ветераннар советы рәисе
Комментарии