Югары Орының тарихы да югары

Югары Орының тарихы да югары

Татарстан Республикасы Арча районының төньяк чигендә, урман буенда, ямьле табигать кочагына сыенып утырган бер авыл ул Югары Оры. 

Ошбу татар авылы тарихында аның шанлы үткәнен, горур бәк һәм морзаларын, Алма Абыз нәсел дәвамчыларын, ике мәчете, мәдрәсәләре булган мөселман мәхәлләсенең, эшчән халкының якты эзләрен күрәбез. 

Әлеге юллар «Тарих, вакыйгалар, кешеләр...» дип исемләнгән китаптан. Ул Арча районы Югары Оры авылы тарихына багышланган. Аны шушы авылда инде күп еллар имам вазыйфасын башкаручы Феликс Фазылҗанов, теләктәш коллектив туплап әзерләп, халык хозурына тәкъдим иткән. Китапта архивлардан табылган гаять кыйммәтле тарихи мәгълүматлар, Югары Оры авылы тарихы гына түгел, тирә-яктагы татар, мари авыллары язмышы да сурәтләнә. Бу аңлашыла да, Казан артының бу авылларында төрле милләт вәкилләре яшәгән, милләтенә карамый үзара ярдәмләшеп эшләгәннәр, көн күргәннәр. 

Югары Оры авылына 1646нчы елларда нигез салынган дип фаразлана. Аның беренче кешеләре марилар, татарлар булган. Алар урман эчендә шушы авылны торгызган. Тора бара Марилар урман эченәрәк күчеп киткән, бүген Мари Иле Республикасына кергән мари авылларына нигез салганнар. Авыл, миччеләре, палас тукучылары белән билгеле булган, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. 

Югары Оры аның революциягә кадәр үк теркәлгән рәсми исеме. Ә халык телендә авылны «Каенлык», «Су башы» дип тә йөрткәннәр. Тагын бер тарихи исеме бар – Ясаклы Оры, бу крестьяннарның XVII-XVIII гасырларда ясак түләп торуы белән бәйле. 

Тарихчы Радик Салихов фикеренчә, Ясаклы Оры специфик авыл – Байлар Орысының башы булып тора. Галим татар капитализмының авылда – Байлар Орысында (бүген Түбән Оры) тамыр алуын бәян итеп, гаҗәеп ачыш ясаган иде. Чөнки бу типик булмаган күренеш. Мәсәлән, урыс капитализмы шәһәрдә барлыкка килгән. Менә шул Байлар Орысындагы завод-фабрикаларда тирә-як авыллардан да килеп хезмәт иткәннәр. Шул исәптән Югары Орыда яшәүчеләр өчен дә эш урыннары булган ул. 

Байлар Орысыннан мөселман галим Абдразак бин Алма абызның токымы Югары Орыда мулла булып хезмәт иткән.

– Авыл Маридагы Шинше волостена кергән. Әле Бөек Ватан сугышына да шул Шинше аша киткәннәр. Шуңа күрә Татарстан архивларында авыл тарихына кагылышлы язмалар аз, Мари архивларыннан күп нәрсә белеп була икәнлеген аңладым, – диде шушы китапны оештыручы, Югары Оры авылы имамы Феликс хәзрәт Фазылҗанов. – Йорттан йортка кереп авылны йөреп чыктым, архивларда актарындык. Мәгълүмат күп җыелды. Бик гыйбрәтле хәлләр дә бар. Мәсәлән Сталин лагерьларына гына да нахак гаепләнгәннәрне 9 олауга төяп озатканнар. 

Әйе, тарих әле тулысынча өйрәнелмәгән. Бу Югары Оры авылына гына хас түгел. Революциягә чаклы тарих аныграк, тулырак, әмма революциядән соңгы чын хак тарихтан хәбәрдарлык җитми. Әйтик, репрессия турында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Юкса, бу яклардан дистәләгән гаиләләр сөрелгән. Аларның язмышлары авылларда онытылган. Аларны, мөгаен, искә алырга ярамагандыр. Әнә шулай ярамаганлык белән тарихыбыз да бөтенләй онытылмагае. 

Әлеге китапны төзүчеләр шул тарихыбызны оныттырмас өчен зур хезмәт куйганнар. Дөрес, анда кара таплы чорлар, нахакка сөрелгән шәхесләр бик аз телгә алына. Һәр авылның, шул исәптән Югары Оры авылының да тарихы данлы дип сөйлибез икән, ул тарихны шул золым тәгәрмәче астында калган шәхесләр дә корган. Революциядән соң, башлыча властьны үз кулларына хөрәсән-ялкаулар алып, булдыклыларның байлыгын талаган. Әнә шул «герой»ларны да бәян итәргә вакыт җиткәндер, тарихта кара таплар кабатланмасын өчен. Дөрес, бу хакта мәгълүматлар бик ярлы, ул ябык киштәләрдә ята. Үзгәртеп кору елларында ачыла башлаган НКВД архивы, кабат томаланды. Бу чорларны белгән өлкәннәр дә китеп бара. 

Революциягә чаклы авылда халык саны мең кешегә якын була. Сугыш башланыр алдыннан йорт салырга урын да калмый. Ләкин сугыш матураеп килүче Югары Орыдагы тормышны да җимерә. Фронтка 216 кеше китә, 75е генә кире әйләнеп кайта. 

Авылда өнсез калдыра торган вакыйгалар, риваятьләр дә яши. Мәсәлән караклыкка каршы көрәш... «Кытай» кушаматлы угрыны тереләй җиргә күмү бәяне дә тирә-якта онытылмас риваять булып телдән телгә күчеп, бүгенгәчә яши. Ул күмелгән урында нарат үсеп утыра. Мин күрше авыл – Түбән Орыдан. 4нче сыйныфка шушы Югары Оры авылындагы мәктәпкә укырга мендек. Юлыбыз болыннан шул нарат яныннан үтә. Без, балалар аның янына барырга курка идек, ул әле дә шомлы булып утыра. Истәлекләргә ышансаң, аның баласын да күмәргә тиеш булганнар, әмма миһербанлылык күрсәтеп, сабыйны коткарганнар. 

Авылда мәчет манарасы киселү тарихын да онытмыйлар. Анда 2 мәчет булган, соңгысы 1960нчы елларда гына киселә. 

Шушы тирән эчтәлекле китапны тәкъдим итү кичәсе былтыр Арча районының Яңа Кенәр авылы китапханәсендә узган иде. Менә инде ул Югары Оры авылының үзендә дә үтте. Моңарчы бу күңелле чараны оештырырга мөмкинлек булмады, чөнки клуб иске бинасыннан ябылган башлангыч мәктәпкә күчте.

Димәк, бу авыл халкын китап белән дә таныштыру булды, һәм клубны да күрсәтү гамәле иде. Мәктәп бинасын клубка яраклы итеп үзгәрткән классташларым Мөнирә белән Назыйм бик тырышканнар. Якты, матур бина барлыкка килгән. Дөрес, мәктәп биналарын клуб итү ул мәртәбә түгел. Әмма балаларсыз калган авыллардагы мәктәпләрне башкача файдалану мөмкин түгел шул. Һәрхәлдә, бу халыкны зар елатып, мәчет манараларын кисеп, мәчетләрне клублар, складлар итү түгел. Һәм ул мәхшәрләр кабатланмасын дип кенә теләргә кала. Аллага шөкер бүген Югары Орыда мәчет балкып утыра, әле янкорма төзеп яталар. Манарасыннан азан яңгырый. Ә манарасын кисеп, шушы авыл кешесенең йорт бурасын тартып алып корылган клуб бинасы бүген авария хәлендә. 

Авыл халкы китапны әзерләүчеләргә, Феликс Фазылҗанов, Вәгыйзь Каюмов, Әлфия Бакыева һәм башка авылдашларына, тарихи китап булдыруда ярдәм күрсәткән якташларына, ярдәмчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә Сөрде һәм Югары Оры авыллары китапханәләре мөдире Альбина Вәлиева һәм Югары Оры авылы клубы мөдире Мөнирә Вәлиева эчтәлекле бәйрәм оештырганнар, үзешчән артистлар җыр, биюләре белән дә бәйрәмгә рух өстәде. Авыл халкы кичәдән соң да бик озак таралышмады әле. Бергәләшеп хатирәләр яңартты, шул чор кешеләрен искә төшереп утырдылар.

Казандагы «Казан нуры» мәчете җитәкчесе Алмаз Әхмәтҗанов китапны нәшер итүче. 

– Мин бу авылда тумасам да, бик кадерле ул миңа. Якташлар, кайтыйк, авылны яшәтик, – диде ул. 

Аның әтисе Мөхәммәдтәкый абый шушы авылда туган. Әтисе колхоз рәисе булган. Әмма Сталин репрессиясе иттарткычына ул да эләккән. Сталин үлгәч кенә аклана, азат ителә. Ләкин авылга әйләнеп кайтмаган, Казанга урнашып калган. Һәм гаиләсен дә алып китеп, бераздан өен сүтеп алып Казанга күченгән. Мәктәптә укый башлаган Мөхәммәдтәкый шулай Казанныкы булып китә.

– 72 елдан соң, менә мин үзебезнең туган нигезебездә утырам, шунда урнашкан клубта. Бар да хәтеремдә: кайда бакча, кайда мунча... Тәрәзәдән сәрби куаклары карап тора иде. Аның бөресен җыеп, суга салып одеколон ясый идек. Авылдашлар да исемдә. Күршедә бүген Вәгыйзьләр өендә аның әтисе Мөдәрис абый яши иде. Аны тәрәзәдән карап көтеп торам. Ул ат җигеп кайта, мин йөгереп чыгам да, ул миңа дилбегә тоттыра. Аннан Кенәргә сөт менгезәбез... Миндә ат дилбегәсе. Ул хәзерге балаларга машина руле кебек иде инде. 

Бүген элекке күршеләрбез Вәгыйзьләргә кайтып йөрибез. Туганнар кебек. Улым гына түгел, онык та кайтырга атлыгып тора. Вәгыйзьнең комбайны, машинасы кирәк аңа. Улым Алмаз дөрес әйтә, авылга һәркем көченнән килгәнчә булышырга тиеш, – ди ул. 

– Мин булган мәгълүматларны компьютерга керттем. Эш барышында, мәчет тарихы итеп кенә калдырыйкмы әллә, дип аптырап та калган идем. Феликс хәзрәт тынычландырды, ышаныч тудырды. Югары Оры авылының бердәм булуы да бу авыл өчен бәхет. Менә Алмаз кебек егетегез бар. Әлегә бар материаллар да кереп бетмәде бу китапка. Бәлкем, эшне дәвам итеп булыр, – ди Түбән Оры кызы Әлфия Бакыева. Авыл халкы да истәлекләрен барлап, авыл тарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк, дип таралышты клубтан. 

Тарихын онытканнар халык булып кала алмый. Тарих безгә горурланыр өчен дә, гыйбрәт алыр өчен дә кирәк. Арча районының Югары Оры авылы турындагы китап әнә шул максатны гамәлгә куюда зур хезмәт булып тора.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Татарстан, Арча районы Югары Оры авылы

Комментарии