Буа театры Раилсез калырмы?

Буа театры Раилсез калырмы?

20нче майда Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлады. Бу хәбәрне ишетми калган татар кешесе юктыр мөгаен. Раил Садриев вазифа вәкаләтләрен үз файдасына куллануда шикләнелә. Имештер, «Дәрвиш» спектакленә билетларны Раил Садриев театр аша түгел, ә хатыны аша саткан да, шуның белән үз кесәсенә 450 мең сум акча туплаган. Гаебе расланса, аңа 4 елга кадәр төрмә яный. Беренчел мәгълүматлар буенча, Раил Садриев күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
Әлегә тикшерү эше дәвам итә һәм яңа фактлар, яңа мәгълүматлар билгеле түгел. Ә менә татар җәмәгатьчелеге Раил, аның турында истәлекләрен яза башлады. «Бизнес Онлайн» да шундый берничә фикер туплаган. Тәрҗемәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
ТР Мәдәният министрлыгы:
– Хокук саклау органнары әлеге хәлне объектив рәвештә хәл итәр һәм аңлатыр. Шуны да билгеләп үтик: кечкенә шәһәрдә зур театр булдырган, үз эшенең чын остасы һәм лидеры, театр сәнгатенең йөзе булган кеше мондый адымга бармас. 
Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Нияз Игламов:
– Раил Садриев кечкенә шәһәрдә милли театрның уңыш мөмкинлеген исбатлады. Кечкенә шәһәр театрының илнең генә түгел, чит илләрнең дә барлык әйдәп баручы фестивальләренә чыгу мөмкинлеге бар. Раил Садриев дәүләт бурычын үти торган һәм шул ук вакытта актив гастрольләрдә йөри торган театрның нәтиҗәле моделен булдырган. 
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: 
– Кем ул Раил? Белмим мин аны, хулигандыр. Нишләгән? Урлаганмыни? Мин белмим, – дип җавап бирде ул ТР халык артистының тоткарлануына шәрехләмә бирү үтенеченә.
Садриев һәм аның театры язмышы өчен борчылучылар арасында КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова да бар:
– Мин бу икътисади тарих кухнясына кермим, гаделлек җиңеп чыксын, әмма бу театрны читтән күзәттем. Үземне Садриевның дусты, аның көрәштәше дип санамыйм, сез минем бәйсез эксперт икәнемне беләсез, әмма мин бу театрның ничек үскәнен беләм һәм булган хәлне фаҗига дип саныйм. Бу авантюрист кеше провинцияне мәдәни үзәккә әйләндерде. Авыл җирендә тәрбияләнгән кеше буларак, провинциядә хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә нинди инерция барлыгын бик яхшы аңлыйм. Һәм ул мөмкин булмаганны эшли: район җитәкчелеген мәдәнияткә акча кертергә, театр фестивале төзергә күндерә, анда илебез төбәкләреннән генә түгел, БДБ театрлары да катнаша.
Алып баручы Айваз Садыйров, җинаять эше нечкәлекләренә кагылмыйча гына, Татарстанның халык артисты Раил Садриев турында үз фикерен белдерә:
– «Иренмәс җан» диләр ниндидер гамәлгә, бигрәк тә беренчел карашка кирәкмәс эшкә вакытын һәм энергиясен кызганмаучы кешегә. Раил абыйны «супер иренмәс җан» дияргә мөмкин. Ул – нәтиҗәсе алай ук зур күләмдә булып тоелмас эшкә дә ышанып алынучы чын фанат.
Буа театрының соңгы еллардагы эшчәнлеген анализласаң, кайбер шәһәр статусындагы мәдәният учреждениеләрендә дә моның кадәр эш башкарылмагандыр.
Раил абый – локомотив. Иҗат вәкиле булудан бигрәк, ул – көчле дипломат, аралашулар остасы. Фикерен, идеяләрен җиткереп, шул идеяләргә хуплау алу остасы. Максат куйса, бер дә чигенмичә, чигенсә дә – бер адым артка, икене алга дигәндәй, стратегик алымнар кулланып, шул максатка армый баручы шәхес ул.
Нәтиҗәсе шунда ук күренми торган эшкә алынуга килгәндә, минем үземнән андый әйбер килеп чыкмый. Иманым камил, сезнең арадагы 1000нең 999ыннан да бу шулай ук барып чыкмаячак. Моның өчен ниндидер эчке энергия, эшкә мәхәббәт, көчле ышану кирәк.
Раил Садриевта булган оештыру сәләте район театры дәрәҗәсе өчен аз, әрәм. 
Кечкенә генә район күләмендә булган театрның Русиякүләм таныла алуы – феномен. Театрның репертуар сыйфаты, актерлар уйнавы – аерым тема. Ә Буа театрының танылуы, Раилне Русиянең театраль элитасында нык хөрмәтләүләре, кайсы ишеккә шакыса да, тыңларга әзер торулары аның шәхесе турында күпне сөйли.
Аның белән бәйле җинаять эше линиясе турында әйтерлек сүз юк. Беренчедән, әле мәгълүматлар аз, бу процесс – тикшерү этабында гына. Икенчедән, юриспруденция өлкәсендә мин үзем дә сай йөзәм.
Шулай да татар мәдәният вәкилләрен мондый ситуациягә җәлеп итү – куркыныч «звоночек»! Монда сәясәт җиле алып килгән төтен исләре дә сизелә. Эш тәгаен шәхестә генә түгел. Шәхес – фигура гына, монда инцидент беренчел. Русиякүләм вазгыять контекстында иҗат, сәнгать һәм сүз иреге гайкалар-шөрепләре механизмы турында бәян бармагае, – дип язган Айваз Садыйров «Телеграм»-каналында.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии