- 26.07.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Дәһшәтле еллар авазы...
ӘТӘРАВЫЛда (Антяровка) менә инде 19 ел рәттән, 22нче июньдә – Бөек Ватан сугышы башланган көндә, Хәтер көне уздырыла. Быел да Хәтер һәйкәле янында, кайгы көне билгеләп үтелде. Авылда туып-үскән 352 кеше сугышка киткән, шуларның 177се әйләнеп кайта алмаган. Сугышта һәлак булган 38 кешенең исемнәре соңгы елларда ачыкланган, алар да Хәтер тактасында урын алган, Әтәравылның иҗтимагый совет рәисе, тарихчы-краевед Хөсәен Аймалетдинов аларның исем-фамилияләрен кычкырып укыды. Әтәравылда туган кешеләрнең сугышка Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән дә китүләре билгеле, төбәк тарихчысы аларны да ачыклап, Хәтер тактасына керткән. Ул төбәкче Әббәс Назеров ярдәмендә немец концлагерьларында үлүчеләрне дә барлаган. Тарихчы-краевед шулай ук авылдан 21 сугышчының үлгән, җирләнгән урыннарын да ачыклаган, кайберләренең туганнары анда барып та кайтканнар. Әйтик, Аляутдинов Тәлгать Билал улының Орлов өлкәсендәге каберенә, Хәсәнов Үмәр абыйның Ленинград өлкәсендәге каберенә һәм Феттахов Абдулланың Германиядәге каберенә туганнары барып, Коръән укып, дога кылып кайттылар.
Бер минут тынлыктан соң, Әтәравыл имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Мөхетдинов Коръән укыды, сугыш корбаннары рухына багышлап дога кылуны Мидхәт хәзрәт Җәгъфәров башкарды.
32 ел буе Әтәравыл мәхәлләсе башлыгы булып хезмәт иткән Мидхәт хәзрәт сугыштан соң авыллардагы ачлык турында сөйләде. Ул үзе дә бала чакта каты ачлыкны кичергән, хәтта мәктәпкә ашап барырга да ризыклары булмаган, кырдан башак җыеп, шуның белән генә исән калганнар. Ачлыкка чыдый алмыйча, кайбер кешеләрнең хәтта мал үләксәләрен дә ашаган вакытлары булган. Мидхәт хәзрәтнең әйтүенчә, бары тик 50нче елларда гына халыкның азмы-күпме тамагы туйган. Сугыш вакытында Әтәравылдагы 280ләп йортның чама белән 140ын сүтеп, утынга якканнар. Шунысын да әйтергә кирәк, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы татар авылының фаҗигале язмышы әле аз өйрәнелгән. Ул чакта авыл халкының бер өлеше ачлыктан кырылган, торф чыгару, окоп казу эшләрендә үлгән, аз гына гаеп өчен дә төрмәләрдә газап чиккән.
Мин үзем дә чыгышымда сугыштан соңгы авыр елларга тукталдым. Бөек Ватан сугышы безнең өчен 2007нче елда, әти үлгәч кенә тәмамланды. Әти, Бәйрәмов Әүхади, 20 яшьтә фин сугышыннан яраланып, сыңар кул белән кайта, аның бер кулы терсәктән чәрдәкләнгән иде. Тормышның бөтен авырлыгын, сугыш гарибе әти белән бергә, безгә тартырга туры килде. Яраланып кайткан әтине колхоз рәисе итеп куялар. Халыкка ашлыкны күбрәк биргән өчен, корткыч дип, аны төрмәгә утырталар, ул Зөядә (Свияжск) Хәсән Туфаннар белән бергә утыра. Аллаһ рәхмәте белән, без туасына, әти төрмәдән исән кайта, әмма аңа колхозда көтү көтүдән кала башка эш бирмиләр. Без, Әүхади белән Сәлимәнең 10 баласы, көтү көтеп үстек. Шушы авырлыкларга карамастан, сугыш инвалидының 6 кызы Казан дәүләт университетын тәмамладык, язучылар, укытучылар булдык, милләткә хезмәт итәбез.
Әйе, бу сугыш һәр гаиләдә, һәр нәселдә диярлек үзенең тирән ярасын, канлы тамгасын калдырды. Безнең Сабай авылыннан сугышка 126 кеше киткән, шуның яртысы яу кырында ятып калган. Безнең авылда да Хәтер тактасы бар, анда әтинең дә исеме язылган, шулай ук әти һәм әни ягыннан да туганнарыбыз сугышта үлеп калган. Күрәсез, Әтәравылда да йөзләгән кеше сугышта үлеп калган. Без аларның барысын да дога белән искә алабыз, кайларда гына ятсалар да, каберләре билгеле булса да, билгеле булмаса да, дога кылучылары булса да, булмаса да, аларның рухлары шат булсын, яткан җирләре нур белән тулсын!
Инде бу фаҗигале хәлләр яңадан кабатланмасын иде, башланганнары тизрәк бетеп, ир-егетләр гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар! Алар монда кирәк – милләтне тотарга, авылларны саклап калырга, нәселне дәвам итәргә... Татар халкы инде болай да күп күрде, күп кырылды, каберләре бөтен җир шары буйлап сибелде. Шундый матур дөньяда, шундый матур заманда минем халкымның да бәхетле яшәргә хакы бар, чөнки ул моның өчен күп корбаннар бирде...
КАДЫМАВЫЛДАн Бөек Ватан сугышына 139 кеше киткән, шуның яртысыннан күбе яу кырында ятып калган, исән кайтканнарының да бер өлеше гарип-гораба. Сугыштан кайтуларына аларны туган авылларында тагы бер авыр хәбәр көткән – тау араларына урнашкан, юлсыз Кадымавыл перспективасыз, дип табылган, аны таратырга булганнар. Гөрләп эшләп яткан колхозның бөтен җитештерү корылмаларын, фермаларны, социаль объектларны күрше авылларга күчереп бетергәч, Кадымавыл әкренләп үлгән, беткән, ташландык хәлгә килгән. Ярты гасыр буе биредә Хәтер көне уздырылмаган, сугышта үлгәннәр искә алынмаган...
22 июньдә Кадымавылда аларны искә алдык, Коръән укып, дога кылдык, иске мәчет урынында намаз укыдык.
Бу кайгы мәрәсимендә мәскәүле Фәрит Аббәсов та катнашты. Фәрит әфәнденең әти-әниләре шушы авылдан, әтисе Максут абый Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчы була, орден-медальләр белән бүләкләнә, исән-имин туган авылына әйләнеп кайта. Аның улы Фәрит, олыгайган көнендә, җәйләрен ата-анасының ташландык авылына кайтып яши башлаган. Ул Кадымавылның уртасында сугышта катнашучыларның исемнәре язылган Хәтер тактасы эшләп куйган, шулай ук авылның тарихы, беренче имамнары турында да мәгълүмати такталар ясап урнаштырган. Хәтер көнендә без сугышта үлгәннәрне дә, Сталин чорында атып үтерелгән 79 яшьлек Зәйнелбәшәр хәзрәт Минаҗетдиновны да, авыл мәҗбүри рәвештә таркатылгач, читкә китеп вафат булганнарны да искә алдык, дога кылдык. Аларның рухлары шат булсын, җаннары тынычлык тапсын, туган авыллары өчен сөенсеннәр, аңа яңадан тормыш кайта башлады.
Русия мөселманнарының дини идарәсе рәисе, баш мөфти Равил Гайнетдиннең фатыйхасы белән, Кадымавыл торгызыла башлады. Хәзер биредә юллар салынды, мәчет төзергә хәзерлек эшләре башланды. Кадымавылда мәчет ачылуын, авыл өстенә азан яңгыравын, халыкның яңадан юллы, мәчетле, искиткеч табигатьле туган авылларына кайта башлауларын да күрер көннәр насыйп итсен! Әмин!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии