Туган якның гүзәллеге

Туган якның гүзәллеге

Без мәктәптә җиденче сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчебез Лимуза Зиннәт кызы булды. Ул безгә табигатьнең матурлыгын, яшәүнең кызыклыгын танырга өйрәтеп килде. Уку елын тәмамланганда әдәбият укытучыбыз Әлфинур апа һәм сыйныф җитәкчебез Лимуза Зиннәт кызы безне Чатыр тауга походка алып бардылар.

Иртән бөтен әйберләребезне барладык һәм юлга кузгалдык. Чатыр тауга поход булгач поход булсын инде дип, җәяү бардык. Безгә тагын сигезенче сыйныфны тәмамлаган ике малай – Инсаф белән Рәфкать килеп кушылды. Ул хәтле ерак юлга җәяү барганыбыз юк иде. Шактый гына арытты. Шулай булса да без сынатмадык, арсак та юлыбызны дәвам иттек. Йөкләребез дә шактый авыр иде. Палаткалар, рюкзаклар, юлга алган ашамлыкларны чиратлап күтәреп бардык. Безнең бәхеттән һава торышы бик матур, кояшлы иде. Күктә сабан тургае җырын суза.

Ниһаять, сәгать икеләргә без Чатыр тауга килеп җиттек. Әз генә утырып ял иткәч, эшкә керештек. Кызлар бәрәңге чистарттык, малайлар казан астылар, чиләк белән чәйгә су кайнатырга һәм аш пешерергә куйдык. Чатыр тауның тешләр камашырдай салкын чишмәсеннән алып сулар эчтек. Бәрәңге тиз пешеп чыкты. Банкадагы пешкән итне ашка салдык, суган, аш тәмләткечләребезне өстәдек. Ашыбызның хуш исе тирә-юньгә таралды. Барыбыз бергә утырып ашадык һәм җиләк яфраклары салынган чәйләребезне эчтек. Савыт-сабаларны юып алгач, Чатыр тауның башына күтәрелдек. Андагы матурлыкны күрсәгез! Бөтен дөнья уч төбендәге кебек җәйрәп ята. Ә суырлар безгә сәлам биргәндәй сызгырып җибәрәләр. Тау итәгендә урманы ямь-яшел булып утыра. Күпме авыл күренеп тора. Тирә-юньнең матурлыгына сокланып шактый күзәткәннән соң, тау куышын эзләп киттек. Аны малайлар бик тиз эзләп таптылар, төшеп карап та менделәр. Ә без кызлар төшеп карарга курыктык, аннан укытучы да рөхсәт итмәде.

Матурлыкка хозурланып, кире учак янына кайттык. Малайлар палаткаларны урнаштыра башладылар. Кызлар бер палаткага, малайлар икенче палаткага сыеп беттеләр. Әкренләп караңгы, эңгер-меңгер төште. Төн салкынча иде, киемнәребезне киеп, бер-беребезгә терәлеп йокларга яттык.

Малайларның күбесе йокламады. Учак ягып, төрле мәзәкләр сөйләп, көлешеп чыктылар. Чытыр-чытыр учак янган тавыш арасыннан мәче башлы ябалак кычкырганы да ишетелә. Сандугачларның моңлы җырыннан изрәп, тәмле йокыга талганбыз. Бервакыт малайларның тавышына уянып киттек.

Таң ата, яктырып килә. Кызарып кояш чыга. Шундый матур таң, әкренләп кошлар үзләренең җырларын башлап җибәрделәр. Әле моңарчы таң атуын күргәнем юк иде. Аның матурлыгына хозурланып, таң калып карап тордым. Аннан җыелып Чатыр тауның өстенә менеп, таң атуын күзәттек. Алып килгән тәмлүшкәләребез белән чәйләребезне эчтек. Палаткаларыбызны җыеп, үзебезнең арттан җыештырып, кайтыр юлга чыктык. Йөкләребез шактый җиңеләйгән иде инде. Укытучыларыбызга иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдердек. Чатыр тауның гүзәллеген, иртәнге таң атуын күрүләр безгә шатлык өстәде.

Менә ничә еллар үткәч, Чатыр тауга үземнең укучыларым, ата-аналар белән бардык. Өстебездә дельтаплан очып йөрде, бинокльдән бөтен тирә-юньне күзәттек. Тау куышларын бу юлы тапмадык. Көн эссе булуга карамастан Чатыр тауның барлык урыннарын карадык. Авыллар хәзер үзләренең манаралары белән балкып торалар. Чатыр тау зур үзгәрешләр кичергән иде. Һәр җәй саен халык җиләккә килә. Суырлар һәрчак сызгырып сәламләп каршы алалар. Чатыр тау зур тыюлыкка әйләнгән. Татарстанның иң югары ноктасы булып тора. Ел саен республика күләмендә «Милләтләр дуслыгы» бәйрәме дә Чатыр тауда үтә. Чатыр тау ул безнең горурлыгыбыз!

Ел саен мин үзем дә Чатыр тауга җиләк җыярга киләм һәм табигатьнең матурлыгына сокланам. Берсендә яңгырга эләктек. Яңгыр явып торса да, җиләк җыюдан туктамадым. Яңгырның тып-тып яфрактан яфракка тамган тамчыларын күзәттем. Нинди матур син, туган ягыбыз!

Сәрвәр ХӘНИПОВА,

 Азнакай шәһәре

Комментарии