- 01.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бер көнне шулай бер танышым кунакка килгән иде. Чәйләр эчеп алганнан соң, бераз хәлләр белешеп утырдык. Яшь чакларны искә төшереп, альбомдагы карточкаларны барладык. Шул карточкалар арасында башлангыч сыйныфта төшкән бер фото күзебезгә ташланды.
– Болар минем сыйныфташларым, ә менә монысы – минем беренче укытучым, бик кешелекле, сабыр апа иде, урыны оҗмах түрендә булсын инде, – диеп, зур горурлану хисе белән әйтеп куйдым. Ул да беренче укытучысын сөйләп китте. Мин телсез калып тыңлап утырдым. Әле сөйләгәндә туктап, берничә тапкыр елап та алды. 1963-1964нче елларда авыл мәктәбендә укыткан башлангыч сыйныф укытучылары арасында, укытучыларның шундыйлары да булдымы икән, диеп уйланып алдым. Танышымны озатып кергәч, бу турыда язасым килде.
Беренче сыйныфта башта хәреф танырга, аннан язарга өйрәтәләр бит инде. Башка балаларны тыныч кына өйрәтеп йөргән укытучы, кыз янына килеп җиткәч, ручка тоткан нәни генә бармакларын авырттырып тотып хәреф яздырган. Кыз яза белмәгәндер инде, чеметеп, ачуы чыгып китеп барган укытучы бу бала кырыннан. «Бармакларым ут булып яна иде», – диеп исенә төшерде танышым. Өйрәнер өчен бала мәктәпкә бара бит инде, югыйсә. Шулай дәрестә, кайсы агач беренче булып яфрак яра, дигән сорау бирә укытучы. Халисәләрнең өе янында тополь агачы (тирәк) үсә торган була. Шул агачның яфрагын күрергә күнеккән кызга шулай тоелгандыр инде, кулын күтәреп, сөенеп укытучыга: «Тополь агачы», – дип җавап бирә.
– Утыр, аңгыра, «ике»ле. Карлыган агачы беренче булып яфрак яра, – ди укытучы дорфа гына итеп. Халисәдән бар бала кычкырып көлә. «Аңгыра» дигән сүзе кызның йөрәгенә нык яра сала шул вакытта. Югыйсә, Халисә дөрес әйтмәде диеп, карлыган агачы яфрак ярмый калмас иде, ипләп кенә аңлатса, балаларның әле исләрендә дә ныграк калыр иде. Авылның күп кешесендә элек алты почмаклы өй булган. Әби-бабай, әти-әни, ничә бала, кайчакта хәтта бәрәннәр дә әле өйдә булган. Бабасы урын өстендә булганлыктан, Халисәләр өендә тәнгә сылый торган дару исе булган. Күпме җилләтсәң дә, өйдә исе кала инде, киемгә дә сеңә. Халисәнең киеменә дә сеңгән булгандыр, билгеле. Беркөн сыйныф ишегеннән кереп, укытучы яныннан узып барганда:
– Синнән корчаңгы даруы исе килә, Халисә, юынып йөрергә кирәк, – диеп әйтеп куя тагын, кызны авыр хәлдә калдырып. Партасына барып утыра да капланып елый кыз. Җитмәсә әле «корчаңгы» дип кушамат та бирә Халисәгә сыйныф малайлары. Бүген алтмыш биш яшен тутырган танышымның сөйләгәннәрен ишетсәгез, сезнең күзләрегез дә яшьләнер иде. Бу бала ничекләр йөри алды икән белем алырга, дигән бер генә уй кайнады минем башымда. Белемгә омтылышы тирән булганга гына йөргән инде бу кыз мәктәпкә. Икенче сыйныфка барганда кыз җәй буе үзе карап үстергән яран гөлен алып бара. Элек бар бала да сыйныфка гөл алып килә торган булган. Нәфиснең консерва банкасына утыртып алып килгән бармак чаклы гөлен укытучы мәктәп тәрәзә төбенә җайлап куя. Ә Халисәнең шау чәчәктәге яран гөленә күңел күтәрерлек бер җылы сүз әйтми, киресенчә, гөл төбеңә су салырга иде, корыган бит, диеп, дорфа кыланыш белән тәрәзә төбенә утырта. Шул чагында кызга укытучы берәр ягымлы сүзен әйткән булса, аның күңелендә җыелып килгән төерләр күптән эреп, юкка чыгар иде миңа калса, болай йөрәк түрендә сакланмас иде. Ул сөйләгәннәрнең әле монда мин берничәсен генә яздым. Укытучының бу кызга булган мөнәсәбәтенең сере нәрсәдә булды икән? Бу очрак мине бик нык уйланырга мәҗбүр итте.
Җәүһәрия ШӘРИПОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии