- 08.07.2026
- Автор: Расих ҖӘЛӘЛ
- Выпуск: 2026, №7 (июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1975нче елда армиядә хезмәт иткәндә Алтай өлкәсенә урып-җыю эшләренә җибәрделәр. Минем җитәкчелектәге автомобиль взводы сентябрь аенда алдынгы колхозда игеннәрне җыеп бетергәч, Бийск шәһәре тирәсендәге совхозга җибәрелде. Яңгырлар ява башлагач, совхозның ГАЗ-51, ЗИЛ-164 машиналары юлларда йөри алмый, батып калалар. Безнең ЗИЛ-157 машиналары гына кирәк җирләргә бара ала. Шуңа күрә мин иртәнге 5тән кичке 10-12гә кадәр һәркөн эштә. Совхоз эшләре белән бергә директор, яисә аның ярдәмчеләре совхоз эшчеләренә, анда эшләп чыккан пенсионерларына, ялгыз кешеләргә дә ярдәм иттерәләр. Кемгә урманнан утын алып кайт, кемгәдер ташкүмер, кемгәдер салам, печән һәм башка эшләр. Андыйлар совхоз идарәсе тирәсендә һәркөн минем килгәнне көтеп тора. Беркөнне совхоз идарәсенә керү юлында өлкән яшьтәге кеше көтмәгәндә миңа татарча, син татар кешесе икән, бер сөйләшәсе иде, диде. Мин, ашыгам, вакытым юк, икенче тапкыр, дидем дә директор бүлмәсенә кереп киттем. Анда озак кына булырга туры килде. Шулай итеп, өченче тапкыр гына, инде идарәдән чыкканда ул мине туктатып, әйдә инде, миңа, чәй эчеп чыгарсың диеп, ягымлы гына татарча сөйләшеп, өенә алып китте. Ул Бийск шәһәрендә үз өе белән яшәп ята икән. Без өйгә кергәндә аш өстәлендәге аш-су өстенә шакмаклы, нәкъ безнең өйләрдәгечә кызыл төстәге япма ябылган иде. Миңа үземнең туган йортыма кайтып кергәндәй булып китте. Өстәл артына утыргач ук хатыны килеп матур япманы ачты. Анда өстәл тулы нигъмәтләр, ни генә юк! Мине чакыруының сәбәбе болай икән:
«Мине әти-әниләр белән кулак, дигән булып 1930нчы еллар башында бу якларга лагерьга хөкем иттеләр. Анда 3 ел иза чиккәннән соң, өйгә җибәрмәделәр, 3 елга сөргенгә калдырдылар. Сөргендә әти, аннары әни вафат булды. Мин, Азнакай ягыннан. Анда кайтыр урыным калмады, безнең өйне, хуҗалыкны тартып алдылар. Ул заманнарда кайтсаң да «халык дошманы» дип беркайда да яши алырлык түгел иде. Мин монда калдым. Бер заводка эшкә урнаштым. Бервакыт, бу 1939нчы ел, мин ял көнне клубка кичәгә барган идем. Шунда, ах ты татарин, дип урыс егетләре бәйләнеп урамга алып чыгып бик каты кыйнадылар. Аңыма килгәндә кайда икәнемне дә белерлек хәлдә түгел идем. Яктыра башлагач бер урыс кешесе мине өенә алып кайтты. Аларда ике айлап тордым. Бик каты кыйналган идем. Күп вакыт аяк-кулларым эшләмәде, башым әйләнә. Ничек өенә алып кайткандыр, тотар җирем калмаган, кан-пычракта идем. Ул минем татар икәнемне белгәч, яңа паспорт, ясады, башка җиргә эшкә урнаштырды. Белмим, ничектер Герман сугышы башлангач та мине армиягә алмадылар. Аннары үзенең кызына өйләндерде. Хәзер без менә хатын белән икәү генә калдык. Монда бер татар кешесе белән дә аралашканым булмады. Яшем олыгайды, һәрвакыт уйланам, үлгәч мине урыс зиратына күмәчәкләр. Анда ничек барып ятармын? Расих, синең әти-әниең авылда яши, шулай бит? Үлгәч күмәргә зиратыгызда 2 метр җир табылмасмы икән? Бир әле адресыңны, әйтеп калдырыйм әле, улым белән кызым сезнең авылга алып кайтып җирләсеннәр».
Ул бу хәлләрне балалар шикелле күз яшьләре белән елап сөйләде. Хатыны безнең янда бер сүз дә әйтми тыңлап утырды. Гомумән, марҗа хатын иренең күзенә генә карап тора, ни әйтсә дә шунда ук эшләп куя. Белмим, ул аңлый идеме гомер иткән иренең мондый кайгысын?
Мин аңа адресымны бирдем, әти-әнигә дә хәбәр иттем. Без тагын берничә тапкыр күрештек, сөйләштек. Тик, күп еллар үтсә дә аңардан бернинди хәбәр алмадык.
Менә бу – туган җиреннән аерылып, чит кавем мохитендә яшәгән кешенең гомер буе йөрәген тырнаган кайгысыдыр.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
Комментарии