- 08.07.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №7 (июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кеше гомере бары бер генә...
Һәлакәтләр белән тулы дөнья.
Меңләп гомер өзелмәсен өчен,
Җан атучы фидакарьләр янәшә.
«Кызыл Хач» тамгасы сугылган Ашыгыч ярдәм машинасын тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыллар, район урамнарында очрату Югары һәм Түбән Тегермәнлек, Ямаш, Балтач, Күки халкы өчен гадәти күренеш. Инде менә ике дистә елга якын руль артыңда Шамил Галимулла улы Кәримуллинны күрү дә гаҗәпләндерми. «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесенең бер генә бурычы – табибны авыру янына тизрәк китереп җиткерү.
Шуңа да әнә шундый махсус машина йөртүче чын профессионал булырга тиеш. Чөнки кешенең гомере аның күпме вакыт арасында килеп җитүенә бәйле. Югары Тегермәнлек авылында урнашкан шифаханә амбулаториясенә ашыгыч ярдәм сорап тәүлегенә дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә. Монда инде эш сәгате белән дә санлашып торып булмый. «Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче Шамил Галимулла улы Кәримуллин 18 елдан бирле шул хезмәтне башкара. Нәкъ менә хезмәт итә, чөнки ул коткару хезмәте хезмәткәре булып тора.
Бертуганнары өч абый, бер апаның кайгыртулы янәшәсендә үскән Шамилгә киләчәктә үз кыйбласын табу җиңелгәрәк килә, билгеле.
– Шамил Галимулла улы Югары Тегермәнлек урта мәктәбен тәмамлап, машина йөртү таныклыгы ала һәм авылда яшәп, игенче булырга тели. Төпчек малай буларак, олыгаеп баручы әти-әнисенең төп таянычы икәнлеген дә чамалый егетебез.
Армиядә дә аның язмышы хәрби техника белән бәйле үтә кирәкле һәм җаваплы була. Шамил 1978 – 1981нче елларда Владивосток якларында су асты көймәсендә хезмәт итә. Һәм армия хезмәтеннән кайтуга ук, авыл хуҗалыгы белгечлегенә укый.
1986 – 2008нче елларда районың мактаулы Габдулла Тукай исемендәге колхозында агроном-бригадир хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара.
– Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче һөнәрендә иң мөһиме – түземлелек, авыру язмышын үз язмышың белән тиңләү. Беренче мәлне тәүлек буена эшләү, бераз авыррак иде. Кешеләрдән калышмый гына тормышны да рәтләргә кирәк. Бүген инде юл шартларын да, техниканы да үткәннәр белән чагыштыру мөмкин түгел, – ди Шамил Галимулла улы.
– «Ашыгыч ярдәм» машинасы авыру янына 20 минутта килеп җитәргә тиеш, – дип аңлата Татарстан республикасының атказанган табибы Р. Ф. Гаязов. – Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш, чөнки ул табиб яки шәфкать туташы кебек үк, авыру һәм юлда йөрүчеләр гомере өчен җаваплы. Шамил Галимулла улы хезмәте дәверендә беркайчан да юл һәлакәтенә эләкмәде. Техникага карата да аның мөнәсәбәте сакчыл. Шунсыз булмый да. Авыру язмышы иң әүвәл синең кулда бит...
18 ел эшләү дәверендә коткару хезмәте хезмәткәре күп нәрсәне күргән – кеше үлемен дә, бала тууын да. Адәм баласы тормышындагы иң кыен, иң катлаулы хәлиткеч минутларда сыналу – сынатмау дә нәкъ менә синнән тора бит.
– Хәтердә әле, шәфкать туташы Исламия Гайнуллина белән Ямаш авылыннан йөкле хатынны шифаханәгә алып барабыз, ни хәл кылмак кирәк, юлда барганда ук бала тавышы дөньяга аваз салды. Кыскасы, фани дөнья белән саубуллашырга җыенган күп кенә авыруларны үз эшләренең остасы булган табибларның ышанычлы кулларына тапшыру насыйп булды, – дип искә ала Шамил Кәримуллин.
Шунысын да ассызыклау урынлы булыр, хәзер амбулаториядәге барлык хуҗалык эшләренең вакытында һәм нәтиҗәле итеп башкарылуы өчен дә Шамил Галимулла улы җаваплы. Димәк, җитәкчеләрнең дә аңа ышанычы зур.
Бүген әле Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең иң оста математика укытучысы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Фәния Әхмәтхәбиб кызы белән оныкларына да акыл – тәрбия биреп, тиң һәм тигез тормышта яшәп, эшләп йөргән бәхетле мәлләре...
Татар гаиләсенең язылмаган, әмма тәгаен генә үтәлергә тиешле бер законы бар: төпчек ул әти-әни нигезендә,
әкренләп әби-бабадан мирас булып калган йөрт-җиргә хуҗа булып калырга, гаилә традицияләрен югалтмый сакларга бурычлы. Шамил Галимулла улы әнә шундыйларның берсе.
Рамазан КӘБИРОВ,
РФ Журналистлар берлеге әгъзасы
Комментарии