Алар белән мин дә яшәп карадым

Төрле тантаналарда, кичәләрдә булырга туры килә. Әңгәмәләр дә төрле була. Бер кичәдә бик хөрмәтле туташ белән утырып, яшьләр темасына озак сөйләштек. Үз чиратымда, авылдан укырга килгән яшь кызлар турында күзәтүләрен уртаклашуын үтендем.

Кәүсәрия (исеме үзгәртелде) хәзер бишенче курста укый. Ул беренче курста укыганда студентлар тулай торагында яшәп, яшь кызларның ямьсез кыланышларын күреп, икенче курстан фатирда торырга мәҗбүр була.

– Казанның бер югары уку йортына укырга кереп, студентлар тулай торагына урнашкач, миңа «замана» кызлары белән танышырга туры килде. Аллага шөкер, гаиләмдә әйбәт тәрбия бирделәр. Әни Казанга укырга озатканда: «Кызым, бәхетең үз кулында, онытма, син кыз бала, биш минутлык рәхәтлектән үзеңне мәңгелеккә бәхетсезлеккә дучар итәчәксең», – диде. Аның шул сүзләрен гел истә тоттым.

Башта мин дөньяны бөтенләй аңламый идем. Телләрендә модалы киемнәр, егетләрдән башка сүзләре булмаган бүлмәдәш кызларыма сокландым. Кулларына китап тотып та карамыйча имтиханнарын да биреп баралар, егетләрнең дә башларын әйләндерергә өлгерәләр.

Алар белән бер бүлмәдә озак яшәргә туры килмәде. Икенче курска күчкәч, бер таныш апа янына фатирга урнаштым. Кызлар янына кергәләп йөрдем. Хәбәрләрне сөйләп тордылар. Алар: «Сиңа нинди тыныч, Кәүсәрия, бер егет тә килеп борчымый. Үзеңне тота беләсең», – диләр иде.

Рәхәт, ләззәтле язлардан соң газаплы көзләр килде. Алар авырларын төшереп интекте. Кайберләре бала табып, сабыйларын бала тудыру йортында калдырып чыкты. Алар гомердә дә яхшы ана була алмаячак. Хатын-кыз начарлыкка тиз бирелә, яхшылыкны тиз генә кабул итә алмый.

Начарлыкка бирелгәнче кызларга бик күп уйланырга кирәк иде. Күпләргә гаиләдә ныклы нигез салынмаган. Бу динсезлек, имансызлык дип аңлыйм. Аларның бер төркеме – аракы, яхшы компания, кызыклы хәлләр һәм, ниһаять, ләззәт өчен яшәүче «очсызлардан» үзләрен бер башка өстен санаучы «кыйммәтле» кызлар. Фахишәлек – аларның икмәге, һөнәре, акча табу юлы.

«Очсызлар» көнне-төнне аермыйча, кем туры килсә, шуның белән күңелле итеп вакыт уздыра. Икенче төркем аларга караганда акыллырак, хәйләкәррәк, уйлабрак эш итә. Үз клиентларын укыган җиренә чакырмый. Яшерен эш итәләр. Акчалы ирләрне карыйлар. Бәяләрен беләләр. Әйбәт, бай ирләр булса, кияүгә дә чыгып куялар. Боларның барысын да бу юлга этәрүче көч – акча. Бу кызлар яхшы киенергә ярата, бизәнә. Ә ирләргә шундый хатын-кызлар ошый. Болар – фахишәләрнең тәҗрибәлеләре. Кыяфәтләре белән алар һәрвакыт югары баскычта, ә эчке дөньясы тапталып беткән. Алар тормыш тавына барып төртелгәнче, язмыш белән килешеп яшиләр. Вакыт уза, терсәк якын, әмма… Көймә комга терәлгәч, кемгә булса да кияүгә чыгу планы килеп туа, аннан соң кем булса да ярый.

Аларның максаты – рәхәт тормыш, азатлык, акча, байлык. Мондый кыз балаларга үз милләте, туган җире дә, хәтта әти-әнисе дә кирәкми.

Күбесе – авылдан килгән яшь кызлар. Беренче курста укучы 18 яшьлек гөнаһсыз сабыйлар, үзләре аңлап та җиткермичә, киләчәк язмышын хәл итә. Аларны бит «шәһәрләшкәннәре» боза. Кызларның эчү-тарту белән мавыгуы хәзер бездә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Кыз балага кайчан да булса ике юлның берсен сайларга туры килә. Тән сатаргамы яки вөҗданлы булып яшәргәме?

Мин вөҗдан юлын сайладым. Гомерем буе саф күңел белән тынычлап, вөҗдан газаплары күрмичә яшәргә язсын Аллаһы Тәгалә. Быел укып бетереп, диплом алам. Без егетем белән тормыш корырга булдык. 4 ел буе бер-беребезне сынадык.

– Кәүсәрия, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Теләкләрегез тормышка ашсын! Амин.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан.

Комментарии