Горурлыгыңны югалтма, әни кеше!

Горурлыгыңны югалтма, әни кеше!

Газетабызның быелгы 22нче июнь санында басылып чыккан «Гафу итимме» дип исемләнгән мәкалә укучыларыбызны битараф калдырмады. Интернет сәхифәбездә дә мәкалә уңаеннан шактый бәхәс куерды. Мәкаләдә сүз килен белән каенана арасындагы катлаулы мөнәсәбәт, ир һәм бала саналган малайның катышмавы, проблеманы чишәргә булышмавы турында язылды. Бүген кайбер кайтаваз фикерләрне игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Горурлыгыңны югалтма, әни кеше!

Газетада «Гафу итимме?» дигән язманы укыгач, бер мәлгә аптырап утырдым. Эчтәлеге белән «Юлдаш» газетасының бер санындагы «җәзаңны бер Ходаем бирсен!» дигән язмага охшашрак иде бу, анда килен инде сигез ел элек гүр иясе булган каенанасы турында нинди генә пычрак сүзләр язып бетерми. Килен «мескен» беркемгә берни әйтмичә, түзеп йөргән. Язманың ахырында шул аңлашыла: каенана үз нигезендә ялгыз яшәп дөнья куйган. Авыруы бик көчле булган (имеш, килен рәнҗеше). Ире бу кешене ташлап Себер якларына китеп, икенче тормыш корган һ.б. Бу язманы укыгач та күңелдә нәфрәт туды. Кемгә, дисезме? Киленгә, әлбәттә. Каенанасы җир куенында туфрак булгач кына аның рухын, аның гына түгел, барлык аналарны рәнҗетеп, туганнарының җанын әрнетеп, адәм түгел, җир дә күтәрә алмаслык «гөнаһың» (булды микән әле ул гөнаһ?) дөньяга чәчәргә кирәк булдымы икән? Мөселман хатыннарына хас нәрсәме инде бу?!

Аналарны рәнҗетү турында тагын бер мисал китерәсем килә. Телевизорда «Музыкаль каймак» тапшыруларының берсендә Алинә Бәширова дигән җырчы кыз ярым ялангач килеп чыгып «Сиңа әниең хуҗа» (язучысын әйтер идем инде) дигән җыр башкара. Эчтәлеге болайрак: «Сиңа хәзер мин түгел, әниең хуҗа, безгә юллар ябык, сагынып саргайсак та, сиңа әниең генә хуҗа шул». Аналар тарафына яудырылган нинди котсыз, рәхимсез сүзләр. Аналарга каршы «бунт» күтәреп йөргән яшьләр күбәеп китте түгелме?

Хәзер «Гафу итимме?» язмасына әйләнеп кайтыйк. Биредә телгә алынган килен каенанасын, ирен, туганнарын гына түгел, хәтта үз-үзен дә хөрмәт итми булса кирәк. Ничек инде биш бала тәрбияләп үстергән, тормышның ачысын-төчесен татып, балаларын кеше итеп тәрбияләгән, тормыш юлына озаткан шушы мәрхәмәтле анага тәрбиясез, оятсыз сүзләр әйтергә, аны хурлап кычкырырга, тупас җаваплар бирергә кирәк. Үз каенанаңа түгел, чит хатын-кызга да андый сүзләрне әйтеп булмыйдыр. Оятын бөтенләй җуеп бетермәгән булса, иренә дә, олыларга да тамчы кадәр булса да ихтирамы калса, бу ялгышларын, бәлки, аңлар да ул. Ә, бәлки, гафу да үтенер. Җир күтәреп тора алмаслык сүзләр әйтергә теле барган кешенең, җиңел генә гафу үтенеп куюы да мөмкиндер.

Ә төн йокылары күрмичә газиз балаларын тәрбияләп үстергән анага ни диик?.. Әнә ничек тәртипле, йомшак табигатьле итеп үстергән бит, бу улын да. Аңа 1-2 сүзем:

– Әниегезнең нахак сүзләрдән йөрәге телгәләнүен, әрнеп елауларын тыныч кына карап торып, берни булмагандай, уздырып җибәрергә хакың юктыр синең, энем! Нигә хатының белән нык кына, барысын да уртага салып сөйләшмәскә? Инде тагын да аңларга теләмәсә, газиз әниеңне җыен пычрак, алама сүзләре белән хурлаудан туктамаса, андый кеше белән тормыш юлларын дәвам итү – ай-һай, авырга килер бит. Ана рәнҗешен алганчы, боларны яхшылап уйларга кирәктер, минемчә.

Хөрмәтле Ана! Мәрхәмәт көтмә син ул киленнән. Алдыңа тезләнеп гафу үтенсә дә, кичерергә кирәк микән андыйларны?

Еллар үтеп, балалары үсеп беткәч, бәлки, үз ялгышын тулысы белән аңлар да ул. Ләкин соң булыр шул. Ана йөрәгендә мәңге авыр яра калдыргач, аның ул ялгышларын аңлауның нигә кирәге булыр икән?!

Тормыш авырлыклары аша балаларыңны кеше итеп аякка бастыра алган биш бала анасы! Бу күңелсез күренешләргә, авыр сүзләргә сабырлыклар аша карарга тырыш, горурлыгыңны югалтма, әни кеше! Син аңа лаек түгел! Лаек түгел!

Фәрдия ҖИҺАНШИНА. Казан шәһәре.

Бу килен хан кызымы әллә?

Минем ир балам юк, шулай булса да, бу язма күңелемне кузгатты. Таныш хатыннар, якыннарым арасында да киленнәреннән гомер ишетмәгән әр-хур, начар сүзләр ишетеп, рәнҗеп яшәүчеләр күп.

Бу ханымның килене кайсы илләр патшалыгында туып-үскән, кай илнең король кызы икән? «Сиңа хезмәт итеп, кол булыр дисеңме әллә?» Яраткан кешенең әнисе генә түгел, үзеңнән өлкән кеше буларак та аз гына хөрмәт хисе дә юк. Сер түгел, яшь кызлар, киленнәр хәзер ирләрен лотереяга откан шәхси милке итеп карый. Бу ир киленнең бер газиз баласы, дип уйлау да юк. Әлбәттә, монда күп нәрсә ир кешенең үзеннән тора. Иң беренче көннән үк әни белән хатын арасындагы аңлашылмаучылыкны хәл итәргә аның зирәк, акыллы бер сүзе җитә. Кызганычка каршы, әнине түгел, хатынны яклыйлар шул. Гыйбрәтле язмышлар, үз күзәтүләремнән нәтиҗә ясап, мин һич икеләнми шуны әйтә алам. Гел: «Хатын гына акыллы, уңган-булган, тәртипле. Ул гына гел дөрес, хаклы», – дип әти-әни, туганнарны түбәнсетеп, хаксызга санап, дорфа гына сөйләшеп, якыннарын биздереп бетергән ир, ахыр килеп, гомер азагында шушы «иң идеал, тугры, акыллы-тыйнак» хатыны тарафыннан түбәнсетелеп, кадерсезлеккә төшеп, хәтта ким-хурлыкларга калып, үзенә кул да сала.

Ханым, үз-үзенә кул салу турындагы уеңны бөтенләй башыңнан чыгар, каенанасын үзенә көндәш итеп караган ниндидер бер тәрбиясез, акылсыз хатын аркасында Алла каршында кичерелмәстәй гөнаһ алып, балаларың, якыннарыңны хәсрәткә салма. Аның үзенең күңеле төзек түгелдер, югыйсә, алай уйламас иде. Үзе бала табып, аны аякка бастырып, Кеше итеп карасын. Әни кеше өчен 6 яшьтә дә бала, 60 та да бала бит. Безнең өчен алар – гел сабый. Кайчакта, буебыз җитмәсә, үрелеп булса да, кочаклап, сөеп алабыз.

Бу ханымның улы-гаиләсе аерым, читтә, югыйсә. Кунакка кайтканда да әнине рәнҗетмичә булмыймы икән? Ахыр килеп, хатын табарга була. Ә әнине алыштырырдай затны беркайдан да таба алмассың. Уҗым бозавы булмасын иде улларыбыз, ирләребез. Гаиләдә тынычлык-татулык, килен-каенана мөнәсәбәте бары тик аларның дөрес, зирәк, акыл белән, мәсьәләне урыны белән кырыс, әмма гадел хәл итүеннән тора.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан.

Ана сөте белән кермәсә…

«Гафу итимме?» дигән язмадагы ханымның ачыргаланып язылган хатын укыгач, кулга каләм алырга булдым.

Монда уйланырлык сәбәпләр бар. Ул ханымга үзе турында кайгыртырга түгел, ә баласы, йөрәк парәсе өчен борчылырга кирәк. Ул үзенә кирәкле яр тапмаган. Киләчәктә ул кыздан юньле хатын, гомерлек юлдаш чыгар дигән өмет бик аз. Чөнки ул бик тәрбиясез кызга охшаган. Инде аны үзгәртеп булыр микән? «Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми», диләр. Гөләндәм, соң булганчы улың белән ачыктан-ачык сөйләш, сораш. Хатыны кайтмаса-кайтмасын, аңа карата битараф булыгыз. Ә менә улыңны югалтасың килмәсә, аның уйларын якыннанрак белергә кирәк. Сез аны укыткансыз, ә тормышның авырлыкларын күрсәтмәгәнсез, ахры. Кияүгә чыккан кыз иренең әнисе янына кайтканда да, компьютер төбендә утырмый инде. Әгәр ул улыгызны ярата икән, сезне дә яратырга тиеш. Берзаман улыгыз ике арада калыр, сезнең кебек бауга тотыныр, дип уйламыйсызмы? Шуңа белешегез, яратамы ул кызны, аннан башка тора аламы? Яратса, үзенә яраклы хатын итеп тәрбияләсен. Яратмаса, вакыт әрәм итмәсен. Бала булганчы, аерылсыннар. Сезгә бу язмыш сынавы булып кына калсын. Ярны сайлаганда, матурлыкка карап түгел, ә җанына ягымлылыгына карап сайларга кирәк шул. Ә тормыш бер генә бирелә. Гомер тиз үтә.

Үземнең тормышыма килгәндә, мин ялгызым гына кыз үстерәм, укытам. Тормышның ачысын-төчесен күргән кеше мин. Сез дә, бәлки, шулайдыр. Шуңа күрә, сезгә кешедән оят дип куркырга кирәкми, улыгызны бәхетле итәргә тырышыгыз. Сезгә кичекмәстән аңлашу кирәк. Елап утырып кына эш чыкмый. Матур итеп яшәргә, бәхетле булырга тырышыгыз.

Исемем редакция өчен генә.

Аңлашу кирәк

beznen.ru интернет сәхифәсе форумыннан

… Әйтер сүзем дә бар бу темага… Ләкин күпләр аңламас шул мине… Күп чакта, каенана белән килен уртак тел таба алмыйлар, бигрәк тә, беренче елларда. Каенана, киленнең малае авызына гына карап торуын, үзенең сүзе, малаена да, килененә дә закон булуын тели. Килен балакай, үзен принцесса итеп хис итә, иренең, үзен бәхетле иткән малайның анасының үз тирәсендә әйләнеп кенә йөрүен тели… Каенана белән килен, үзләренең гади җир кешеләре икәнен аңлау өчен вакыт кирәк… «Ни сөйлисең син?» – дип кычкырса да, җиңелрәк булыр иде», «Чыкмыйм, дидем бит инде. Эч малаең белән. Әнә яныңа салып йоклаттың бит әле». Бу ике сүз дә, ир өчен иң якын кешеләреннән… Ир өчен, алар икесе дә бердәй якын, шуны аңласыннар иде, килен дә, каенана да… Соңыннан, ни өчен ирләр йөрәк өянәге белән бу дөньядан китә, ни өчен, ирләр эчкечегә сабыша, дип аптырыйлар…

К. Илдус.

Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада. Бу сүз инде кагыйдә булды. Әле улыгыз үзе дә яшь, аңламый. Татар халык хикмәтеннән чыгып, шулай ук улыгызның тәҗрибәсезлеген истә тотып, сез аны кичерергә тиеш. Улыгыз үзе дә моңа бик борчыладыр. Ләкин сез аның белән бернәрсәне дә яшермичә, сөйләшергә тиешсез. Хатын-кыз ир бүлә инде ул – табигый хәл, дөрес, улыгыз моны аңламаска да мөмкин. Мондый очракларда бөтен нәрсә ачык булырга тиеш.

МУЛЛА ОНЫГЫ.

Хөрмәтле Гөләндәм апа! Мин Сезгә Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» исемле әсәрен укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Бик гыйбрәтле әсәр ул, яшьләр өчен бигрәк тә. Кызганычка каршы, яшьләр ваемсызга әйләнә бара хәзер. Сез нужа күреп үскән кеше, тормышның алдын да, артын да күргәнсездер. Тормышның асылын аңлар өчен, бераз нужа кирәк кешегә. Үрнәк гаиләләрне тасвирлап язган «Мин сине ничек яраттым» китабында рәссам Харис Якубовның хәләл җефете Рушания апа язган хатирәләрне дә мисалга китерәсем килә. Ул үзе 3 яшьтә – әтисез, 8 яшьтә – әнисез кала. Землянкада үсә. Үз тырышлыгы белән белем алып, ул да рәссам була. Харис Якубовның әнисе – каенанасы, беренче балалары тугач, Рушания апага бала табу йортына күчтәнәч китерә, язу язып кертә. Язу «кызым» сүзләре белән башлана. Рушания апа бу сүзләрне укыгач, елап җибәрә, бу сүзне ишетергә ул кечкенәдән тилмереп үскән…

Ә Зифа Кадыйрованың әсәрен, һичшиксез, укыгыз. Гыйбрәтле, эчтәлекле әсәр. Ул «Казан утлары» журналында басылып чыкты бугай. Кирәк булса, электрон вариантын җибәрә алам. Русларның «Деньги потеряешь – ничего не потеряешь, время потеряешь – много потеряешь, здоровье потеряешь – все потеряешь» дигән мәкале бар. Ул киленегезнең шундый булуында Сезнең гаебегез юк, аңа карап сәләмәтлегегезне бозмагыз.

И.ШАКИРОВ.

Әни бер генә була, кайберәүләр шуны аңламый. Әнисез яшәү өлкәннәргә дә бик авыр. Мин ярыйсы гомер яшим инде. Күз алдымдагын мисаллар белән әйтә алам. Заманында үз өлкәннәрен кадерсезләгәннәр – бүген үзләре өлкәннәр. Һәм ни гаҗәп – хәзер үзләре кадерсез. Бумеранг законы бар ул.

Әле бик кадерләп яшәп тә, югалткач, барын да эшләмәгән кебек җан сызлый. Үкенечкә калмаслык итеп яшәргә тырышырга кирәк

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Гөләндәм апа, дип эндәшим инде!!! Бик кайгырмагыз сез, иң мөһиме улыгыз сезнең янга кайтып йөри бит. Изгелегегезне монда күрмәсәләр, Ходай каршында барыбер танырлар. Сез генә түгел бит андыйлар, бик еламагыз…

Ә муенга элмәк кию ярый торган эш түгел. Уйламагыз да, ул шуны гына көтеп йөри бит. Сез үлсәгез, сезнең өегезгә, ничә еллар буе хезмәтегезне куйган нигезгә менеп утырачак. Бу сезнең җиңелүне генә күрсәтәчәк, алай эшләмәгез…

ГӨЛЧӘЧӘК.

Комментарии