Хыянәтнең файдалысы да була

Шомыртлар шау чәчәккә күмелгән, матур кояшлы көннәрнең берсе иде. Кояш, үз балаларын иркәләгән ана сыман, үзенең шифалы, җылы нурларын җир өстенә сибә. Авыл башыннан ук башланып киткән, текә ярларны каплап үскән таллыклар арасында челтерәп аккан чишмә тавышлары ишетелеп тора. Сандугачлар үзләренә оя корып, пар сайлыйлар, көне-төне чутылдашалар, басуларда тургайлар җыры тынып тормый, урманнарда, яр-кырларында яшел келәм булып, бәбкә үләннәре калка. Табигатьнең кабатланмас иң матур чагы, яшәгән саен яшисе килә. Урамда тавыклар кайнаша, үз гаиләсен саклап әтәчләр сакта тора. Ике күрше әтәч, берсен-берсе уздырып кычкыралар. Капка төбендә, ике күрше – 80 яшьлек ике әби кояш җылысына оеп, гәп куерталар. Алар яшь чакларын искә алып утырганда, ике күрше әтәч пыр тузып сугыша башладылар. Мәчтүрә әбинең ак әтәче, чик сызыгын үтеп, Зөлхәбирә әбинең тавыгын куып җитеп, үз йомышын үтәгәч, ике әби арасында тавыш чыкты. 60 ел бергә яшәгән ике әби, юк өчен үпкәләшеп, тавыш чыгардылар.

Матур көнне гүя болыт каплады, кояш болытлар артына качты. Әтәчләр сугышып аргач, икесе ике якка йөгерделәр.

Мәчтүрә әбинең әтәче җиңүче булып калды һәм яр кырыена килеп, бар көченә кычкырып җибәрде. Әби, Аллага шөкер, ашаткан тары ярмаларым бушка китмәде дип, тешсез авызын ерып, көлеп куйды. Моңа Зөлхәбирә әбинең бик нык ачуы килде, әйтәсе килгән барлык сүзләрен Мәчтүрәгә әйтте. Зөлхәбирә әби гомере буе ялгыз яшәде, ике тапкыр иргә чыгып карады, берсе – чирләшкә, икенчесе ялкау булды. Ул бик чибәр иде, аны сорап килүчеләр булмады түгел, ул аларның берсен дә кабул итмәде, ялгыз яшәүне кулайрак күрде, ир белән яшәмәде, ирсез дә тормады. Шулай итеп, бар да артта калды, 80 еллык гомер узып та китте. Менә бит, гөнаһ шомлыгына күрә, бергә гомер иткән күршесе белән аралары бозылып куйды, гел юк өчен генә бит, әтәч белән тавык өчен.

– Синең кем икәнлегеңне бөтен авыл белә бит, өстерәлчек син, – диде Мәчтүрә.

– Үзеңне бел, – диде Зөлхәбирә. – Күп түздем, сереңне картың Сабирга чишәм.

Ике карчыкның беркемгә дә әйтмәскә дигән яшерен серләре бар иде. Менә түземлекнең чиге бүген бетте.

Яшь чакта Мәчтүрә әби бик чибәр иде, ул Сталин чорында, 1952нче елда, сугышлардан исән-сау йөреп кайткан Сабирга кияүгә чыкты. Ирләрнең бик кадерле чагы. Өй рәтеннән дип әйтерлек, тол хатыннар, ятим балалар бөтен эшне аксак-туксак ирләр, яшүсмерләр алып барган чаклар. Мәчтүрә белән Зөлхәбирә фермада савымчы булып эшлиләр иде. 1952нче елда ферма мөдире итеп Сабир билгеләнде. Авыр еллар, ачлы-туклы сыерларны кыш көне бәкегә алып төшеп су эчерәләр, күбесе суыкка чыдый алмыйча кире борылып чаба, ашатырга берни юк, күп икмәкне хөкүмәт алып бетерә иде. Язга сыерлар күтәрәмгә калалар. Кояш карый башлаган язгы көннәрнең берсендә, Мәчтүрәнең бер сыеры силос чокырына төшеп үлде. Ферма мөдире Сабирны гаепле дип таптылар, моның өчен аңа төрмә яный иде. Ул елларда бер кесә арыш өчен дә төрмәгә утырталар. Гаилә кайгырды, Мәчтүрәнең бу вакытта авыры бар иде, инде нишләргә дип борчылып йөргәндә, аның дежур көне икәнен белеп, төш җиткәч, кеше юк чагында колхоз рәисе бүкән Гәптерие килеп җитте. Бер генә итәкне дә буш калдырмаган бу очлы күз инде күптән Мәчтүрәгә кызыгып йөри иде.

«Тәвәккәллә әйдә, җайлы форсат чыкты», – дип елмаеп куйды Гәптери. «Иреңне 10 ел төрмә көтә, ике юлың бар, сайла», – дип ферма түбәсенә сөяп куйган баскычка ишарә ясады. Мәчтүрәнең башка чарасы юк иде, ирен бик ярата иде шул, туасы баласы хакына, ире хакына хата кылды. Аларның түбәгә менеп киткәннәрен Зөлхәбирә күреп калган иде. Бу гөнаһны да чишмәскә дип сүз куешканнар иде. Бүген исә сер ачылырга тора. Каһәр суккан тел, җайлы форсатны көтеп кенә тора шул.

Гәптери сүзендә торды. Идарә утырышында, үлгән сыерда Сабирның гаебе юк дип таптылар, сыер авырып үлгән булып чыкты. Менә шулай итеп, Сабир төрмәдән котылып калды. Менә бүген ике карчык талашканда шул серне исләренә төшерделәр. «Серне Сабирга ачам диде», – Зөлхәбирә. Никадәр ялынса да Мәчтүрә аны күндерә алмады, аны курку басты, төннәр буе йоклый алмады. Шул Алла каргаган көн килде. «Балалар, оныкларым алдында ни җавап бирермен, И, Ходаем бу хурлыктан мине арала», – дип догалар кылды. Мәчтүрәнең өйдә юк чагын туры китереп, йөрәгенә чыдый алмыйча, Зөлхәбирә бу серне Сабир картка чиште. Сабир бабай үз колакларына үзе ышанмады, ток суккандай калтырап куйды. Мәчтүрә күрше авылда яшәп ятучы кызы янына киткән иде. Бер кич куну белән кайтып та китте. Сабир бабай бик ачулы, караңгы чырай белән каршы алды.

– Фахишә, өстерәлчек син, – дип карчыгына янады. – Моннан 60 ел элек миңа хыянәт итүең дөрес, ялганлап котыла алмассың, тере шаһит бар, барысы билгеле.

Барысын да аңлады Мәчтүрә әби.

– Тыңла алайса, мине бүлдермичә генә. Сөйлим үземнең файдалы гөнаһым турында. 1952нче елда син ферма мөдире булып эшләгәндә, синең гаеп белән бер сыер үлде бит. Сталин чоры иде. Шуның өчен сине 10 елга төрмәгә ябабыз, дип өркеттеләр. Сине һәм туачак баламны ятим итмәс өчен, мин хата кылдым. Булдыра алсаң, гафу ит мине, – диде. – Мин сиңа 6 бала табып бирдем, шөкер Ходайга, барысы да тәртипле булып үстеләр, бүгенге көндә 14 оныгыбыз бар, алар хакына бу хакта әйтә күрмә, кичер мине. Бу эшкә Алла каргаган Сталин заманы этәрде. Бу турыда берәү дә белергә тиеш түгел, булдыра алсаң, гафу ит. Мин сине яратып гомер иттем, бу гөнаһым мине гомерем буе җәзалады, бу сер кайчан да булса ачылыр дип куркып яшәдем. Тишек авыз Зөлхәбирә серебезне саклый белмәде. Аңа ачу сакламыйм, ни әйтсәң дә 60 ел бергә яшәгән күрше бит.

Сабир бабай авыр сулап куйды. «Гафу карчык, әйдә самавырыңны яңарт әле», – диде. Алар бар дөньяларын онытып, җырлап торган самавыр янында тәмләп чәй эчә иделәр.

Мөнир ТАЛИПОВ,

Зәй районы, Куш Елга авылы.

Комментарии