Үземә кул салмакчы идем…

Үземә кул салмакчы идем…

Үз башымнан узган хәлләрне язасым килә. Кем ышаныр, кем юк, ләкин бу чынбарлык.

…Кечкенәдән сәхнәне яраттым мин. Әле юньләп телем дә ачылып бетмәгән килеш, мине сәхнәгә менгезделәр. Үзем җырлыйм, биим, шигырьләр сөйлим, кул чабалар. Бу миңа бик ошый иде.

Еллар узды. Мәктәп еллары, студентлык чоры… Мин сәхнәне ташлый алмадым. Җырга-моңга гашыйк идем. Бәхетемне генә иртә югалттым. Берәүне дә гаепли алмыйм. Әтием югары урында эшләде. Күбрәк үзен кайгырткандыр, бәлки. Алай дияргә дә ярамый, чөнки җитеш гаиләдә үстем. Гаиләдә бердәнбер бала идем. Кая теләсәм – шунда бардым. Ни теләсәм – шуны алдылар. Укыттылар, югары белем алдым. Начар юлга кермәдем, ләкин бәхетсезлегем мине кайда сагалап торгандыр, белмим. Әтиемне югалттым, сөекле кешемне… Бер ялгызым калып бала үстерү җиңелдән булмады, әниемә рәхмәт. Булышты, булышалар, барысын да язып үземне танытасым да килми, танучылардан гафу үтенәм.

Шау-шулы урыннарда күп йөрсәм дә, уен көлкене күңелем кабул итсә дә, кеше гаиләсен бозу, аларны талаштыру минем өчен чит нәрсә иде. Тәкъдимнәр күп булды, яшермим. Ләкин Аллаһы Тәгалә каршында намусым чиста, күңелем саф минем! Бар кеше дә алай уйламый шул. Үзе яшь, матур, кулыннан эш килә – көнләшүчеләр, бигрәк тә ирләрен саклаучылар әйләнә-тирәмдә күбәеп китте. Менә минем бәхетсезлегем, бәлки, нәкъ шул урыннан башлангандыр…

Көннән-көн үз эчемә бикләндем, берәүне дә күрәсем килмәгән вакытларым көнләп түгел, сәгатьләп арта. Шау-шулы җирләрдән кайтсам, мине сагыш били, берни күрәсем килми. Тәнемне кабер салкыны биләп алган кебек. Фатирыма кайтам да креслома чумам… Җанымда бушлык. Кемдер мине каядыр чакыра… Үгетли: «Әйдә безнең белән, ялгызлыкны сизмәссең». «Анда оҗмах, ә биредә тәмугъ бит», – дип мине чакыралар.

Мин аяк өсте йоклый идем. Балам да күзгә күренми. Берни дә… шул өметләндергән бәхетне күрәсе, алар белән буласым килү теләге мине көннән-көн ныграк җәфалый… Соңгы адымга – бер адым… Бәлки, инде чиге дә булгандыр тормышымның…

Менә шундый авыр вакытымда, мине Аллаһ бер Кеше белән очраштырды. Барысы да уен-көлкедән башланып китте кебек. Миндә инде яшьтәшләрем, дусларым, яраткан кешеләрем белән аралашу хисе сүнгән иде. Очрашабыз. Ул кеше миннән шактый өлкән, ләкин Аллаһ шулай язгандыр – хатлар, шигырьләр язышабыз. Бу минем күңелемә ял бирә, ә аерылышу минутлары җиткәндә тагын шул ук моңсулык. Шул ук күз яшьләре… Мин барысы белән дә күңелемнән берәм-берәм бәхилләшә идем: «Рәнҗемәгез миңа, рәнҗемәгез!»

Аллаһ бер – барысын да күрә, белә, диләр, миңа да белгерткәндер. Таһир абыйның күңеле минем хисләрне, уйларны сизде. Һәм… ул үзенең шифалы догалары, ныклы сүзләре, әтиләргә генә хас яратуы белән мине аякка бастырды. Ул мине тормышка кире кайтарды. Мин үземне хәзер кеше итеп хис итәм. Яшим дип яшим. Кызымны үстерәм.

«Тормыш ул, акыллым, авырлыклардан гына тормый. Аның матур яклары да бар. Күрә белергә кирәк. Тормышны яратырга, яшим дип яшәргә генә кирәк», – дигән сүзләре, шифалы догалары күзләремне ачты. Ерак араларны якын итеп ул мине дәвалады һәм дәвалавын дәвам итә. Мине дәвалау өчен вакытын да, сабырлыгын да кызганмый.

Төрле догалар язылган язмалар җибәрә, шифалы үләннәрен, Коръән сүрәләре таба, эзләнә, сәгате-минуты белән җибәреп тора. «Шифасы тияме соң?» – дип сорар кайберәүләр. Чын күңелемнән, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: әйе, тия. Миңа хәзер 25 яшь. Мин сезнең кебек үк акыллы, тормыш итәргә яраклашкан бер хатын-кыз. Шуңа күрә кемдер мине гаеп итәр, ә кемдер хәлемне аңлар…

Әлеге язмамны игътибар белән укучыларга әйтәсе килгән сүзләрем, киңәшләрем шул: арабызда гел начар кешеләр генә түгел, яхшылары да бар икән бит. Күрә һәм тоя белергә кирәк. Бу кыска гына гомеребездә үзебезне кеше итеп тоя белик. Бер Аллаһка гына ышаныйк. Үзебезгә яхшылык кылучыларга миһербанлы, шәфкатьле булыйк. Аш белән атканнарга таш белән атмыйк. Таһир абыема, гаиләсенә, балаларына саулык телим. Изгелекләре, миңа кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Мин аның киңәшләрен тотып алга атлармын. Мин шушы тормышымда Аллаһы Тәгалә күрсәткән туры юлны Таһир абыем сәбәпле таптым. Раббымның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрмен. Мин туры юлдан тайпылмам, гәрчә ул юл авыр булса да. Йә Раббым, Үзеңнең колларыңны Фирдәвес Җәннәтләре белән сөендер. Амин!

Зөһрә.

Чаллы шәһәре.

Комментарии