Мәхәббәт сынавы

Мәхәббәт сынавы

Илшат белән Илүзә балачактан ук бергә уйнап үстеләр. Бер-берсеннән күршедә генә яшәгәнлектән, кунакка йөрешеп, дәресләрне дә бергә утырып әзерләделәр. Балалар бакчасыннан ук бергә булган дуслар мәктәпкә дә бергә, бер үк сыйныфка укырга керергә хыялланды. Әлеге дуслыкка күпләр көнләшеп карады, кайберләре, чын күршеләр шундый бердәм булып яшәргә тиеш инде, диеште.

Төскә-биткә чибәр, акыллы егеткә тора-бара бик күпләр кызыкты. Илүзәгә дә башка егетләрнең күзе төшмәде түгел төште. Тик бу чакта Илшат белән Илүзә арасында мәхәббәт утлары кабынып өлгергән иде инде. Алар бернигә дә карамыйча, үзләренә гашыйк булып йөргән егет һәм кызларга исләре китмичә, гел бергә иде…

Унберенче сыйныфны тәмамлауга, икесе дә югары уку йортына керделәр. Әлеге бәхетле мизгелләрне күрә алу ата-аналар өчен дә куаныч иде, әлбәттә. Тик Илүзәнең иптәш кызы, сыйныфташы Лилия генә укырга керә алмыйча кайтты. Ул дусты өчен бик кайгырды, аны җылы сүзләр әйтеп юатты. Лилиянең үзеннән көнләшүен, Илшатка читтән генә гашыйк булып йөрүен кыз белми дә, аңламый да иде шул… Күрше кызы Лилия озак кына уйлаганнан соң, үз авылларына хат ташучы булып эшкә урнашты.

Яшьләр арасында мәхәббәт утлары көчәйгәннән-көчәя барган арада, егетне армиягә чакырып хат килеп төште. Аңа, укуын кичектереп, хезмәт итеп кайтырга кирәк иде. Егеттән бигрәк Илүзә кайгырды. Кечкенәдән үк янәшәсеннән атлаган дустын чит җирләргә бер дә җибәрәсе килмәде шул аның. Илшаттан аерылып берүзе калуын уйлаганда кызга куркыныч булып китте. Әлеге хәбәрне ишетүгә, Лилия сөенде генә. «Гел Илүзә генә бәхетле булырга тиеш түгел, Илшат армиядән үзгәреп кайтыр, күрше кызы Лилиянең дә аның өчен янып-көеп йөрүен аңлар», – дип уйлады… Ә үзе ул арада дус кызы Илүзәгә кайгырмаска, сөйгәненең бер елдан исән-имин кайтып җитәчәгенә ышанырга кушты.

Илшат сөйгәнен, дусларын, якыннарын җыеп мәҗлес уздырды. Иртән аңа изге теләкләр әйтеп олы юлга да озаттылар. Ике гашыйк бер-берсен онытмаска вәгъдә бирешеп аерылышты.

Илүзә сөйгәне киткән көннән алып аннан хатлар көтте. Илшатны бик сагынды, юксынды, тик укуына тап төшермәде, бар көчен, тырышлыгын дәресләренә багышлады. Лилия дә егеттән хатлар көтте, тизрәк аның адресын эзләп табып, хат язып җибәрде.

Бер атна сизелми дә үтеп китте. Илшат сөйгәне Илүзәгә хат язып салды. Әлеге хатны күрүгә, Лилиянең ачуы кабарды. «Минем хатыма җавап язмаган булган, Илүзәсен сөендерергә ашыккан, имеш. Хыялларың чынга ашмас шул, егеткәй, үзең гаепле», – дип, үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә, Лилия хатны ачып укырга булды. Егет бар да тәртиптә икәнлеген, Илүзәне бик тә сагынуын, хәтта исән-сау хезмәт итеп кайткач, сөйгәненең кулын да сорарга барачагын язган иде. Лилия җитезлек белән хатны укып чыкты да, почта өләшергә дип, урам буенча китте.

Илшат хатлар яза торды, тик алар Лилия кулына эләкте. Ә Илүзә сөйгәненнән хатлар килмәвенә бик нык борчылды, «Берәр хәл булдымы икән әллә?» дигән уйлар аңа тынгылык бирмәде. Беркөнне кыз Лилиянең почта өләшүен күреп аңа дәште:

– Сәлам, Лилия! Илшаттан бер дә хатлар килми, алар ялгыш почтада адашып ятмыйлар микән. Үзем яза алмыйм, аның адресын белмим. Бик нык борчылам Илшат өчен, – диде кыз.

– Юк шул, Илшаттан хатлар килми. Үзем дә аптырыйм хәтта, сез бер-берегезне бик нык ярата идегез бит. Ни өчен сөйгәнең сиңа хатлар язмый икән соң? Әгәр дә аннан хат килсә, иң беренче синең яныңа чабармын, – диде дә китеп барды.

Көн арты көннәр, төн арты төннәр уза торды. Лилия Илүзәгә берни әйтмичә, Илшатның хатларын укуын дәвам итте. Ә беркөнне ул Илшатка сөйгәне исеменнән хат язып җибәрергә дә курыкмады. Ул хатларда мондый юллар бар иде: «Сөеклем Илшат! Зинһар гафу ит мине, сине вәгъдәләр биреп озатсам да, каршы ала алмам шул инде. Мин башканы сөям! Хуш, җаным!»

Хатны алып укыгач, солдат егет нинди уйлар кичергәндер, анысын ул үзе генә белә! Моннан соң ул сөйгәне Илүзәгә атап хатлар язмады.

Шуны гына көткән Лилия, йөрәккә үтеп керә торган итеп, солдат егеткә хат язып салды. Үзе дә Илшаттан кечкенә генә хат кисәкчеге алды. Шулай итеп ул, серле рәвештә, ике яшь йөрәкнең мәхәббәтен акрын гына җимереп килә иде…

Хезмәт итү срогы тулуга, Илшат туган ягына кайтып төште. Уенда һаман да сөйгәне Илүзә һәм хат кисәгендәге «Хуш, җаным» дигән сүзләр… «Ни өчен ул мине ташлады икән, кайда минем гаебем! Ник алдаган ул мине?» – дип баш ватты егет. Үзенең исән-имин кайту хәбәрен Илүзәгә сеңлесе Язилә аша гына җиткерергә булды.

Әлеге хәбәрне ишетүгә, кызның шатлыгы эченә сыймады. Сөенечен уртаклашырга дип, күрше кызы Лилиягә йөгерде.

Звонокка басып арып беткән кыз өй эченә үтте. «Лилия якын-тирәгә генә чыгып киткәндер, хәзер кереп җитәр, аңарчы бераз хәл алыйм», – дип, уйлана-уйлана, өстәл кырыена барып утырды.

Өстәлгә күз ташлауга, шуңа игътибар итте: конверттан ачылып ташланган хатлар бар җиргә сибелгән. Илүзә тиз генә аларны карап чыкты. Кыз эсселе-суыклы булып китте. Ул Лилиянең яшерен рәвештә хатлар укып ятуын, аның исеменнән сөйгәненә җавап язуын аңлап алды. Без капчыкта ятмый дигәндәй, барлык серләр ачылды. Илүзәнең дус кызына бик нык ачуы килде. Үзенең алданганын аңлауга, күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Ул Лилияне беркайчан да кичермәячәк…

Әлеге вакыйгадан соң шактый вакыт үтте. Күрше кызы гашыйкларның арасын күпме генә өзәргә тырышса да, барып чыкмады. Киресенчә, эшләгән начарлыклары үзенә әйләнеп кайта бара иде… Бәхетсезлек, эшеннән куылу, баласы булмау – Лилиянең кылган явызлыкларының нәтиҗәсе, мөгаен.

Илшат белән Илүзә мәхәббәт сынауларын үтеп, сөюләренең ныклы булуын раслап, гаилә учагын кабызып җибәрде. Тиздән җир йөзенә мәхәббәт җимеше аваз салып, аларны тагын да бәхетле итәр.

Илзия ХАРИСОВА.

Кукмара районы.

Комментарии