Сагыш җиле…

…Ни өчен адәм баласы бу якты дөньяда бары бер мәртәбә генә яши икән? Җаннар бит, әнә, алай түгел. Алар мәңгелеккә аша да үзләренең сәгатьләрен көтеп ята. Менә шул сәгате суккачтын да адәм баласы кире җиргә әйләнеп кайта, диләр. Кайтамы-кайтмыймы, анысын бары Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Тик шулай да җаннар тугыз тапкыр әйләнеп кайта ала, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Бары шуннан соң гына җан каядыр еракка, безгә күрү насыйп булмаган дөньяга күчә, имеш.

Эх, язмыш дигәннәре. Кем белә, бәлкем, Рәмзиянең дә кадерле ире һәм Сөмбеленең җаны җиргә кире кайтып, аның белән очрашуны эзләп йөриләрдер…

Рәмзия һаман үз уйларына бирелеп, караңгы төшә башлаганын да абайламый калды. Әле күпме эше эшләнмичә, аны көтеп ята. Ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, нидер оныткандай, ян бакчага юнәлде. Анда аның бердәнбер кызы Зөһрә коега башы белән кереп бара түгелме соң? Хатын сискәнеп китте, ул бөтенләй хәрәкәтсез, телсез калды. Әйтерсең лә күзгә күренми торган көч аны кызын коткарудан тотып тора иде. Рәмзия шулай тораташтай катып торган арада, 4 яше яңа гына тулырга тиешле кыз бала, кое эченә шуышуын дәвам итте. Ана үз эченнән өр-яңа баштан тагын бер кат тормышында булган михнәт-газапларны кичергәндәй булды. Юк, Рәмзия соңгы өметен, яшәүгә булган соңгы чыганагын югалтырга тиеш түгел, юк. Ул очып барып баласын күпме кайгы, сагыш китергән зәхмәтле коедан йолкып алды да күкрәгенә каты итеп кысты. Юк, ул язмышка бүтән баш имәячәк, бирмәячәк ул үзенең нәниен беркемгә дә, кешегә түгел, язмышның үзенә дә бирмәячәк ул аны. Ана, баланы күкрәгенә кыскан килеш, елады да елады. Ә Зөһрәгә кызык, шырык-шырык көлә, ни дисәң дә бала гына бит әле. Рәмзия нарасыен кыскан килеш бу ялгызлыкның, караңгылыкның очына чыгарга теләпме, әллә инде үткән яшьлек ярын һәм кызын юксыныпмы, аны истәлекләре үткәннәргә алып кереп, уй-фикерләрен чуалтып бетергәндәй итте.

… Таһир белән танышканда, аңа нибары 16 яшь кенә иде әле. Ә Таһирына инде 23, типсә тимер өзәрдәй бу егет солтанына ул үзе дә сизмәстән гашыйк булды да куйды. Рәмзиянең бу мәхәббәте җавапсыз калмады, Таһир да аңа гашыйк иде инде. Ни дисәң дә, Рәмзия кебек сабыр һәм тырыш кызлар бик сирәк шул авылда. Таһирга Рәмзиянең нәкъ тә менә башка кызлар кебек егетләргә авыз ерып, күз уйнатып тормавы, ачылмаган сер булып кала килүе ошады да инде. Менә шулай көннәрнең берендә, клубтан соң Таһир бөтен батырлыгын җыеп, Рәмзияне озатып кайтырга булды һәм озатты да. Шуннан китте дә инде мәхәббәт боҗрасы тәгәрәп. Бер-берләреннән бер көнгә, бер сәгатькә дә аерылып тора алмый иде шул алар. Дөрес, аларның бу саф, керсез мәхәббәтләренә көнләшүчеләр булмады түгел, булды. Өч ел бергә йөргәннән соң, ниһаять, өйләнешергә булды алар. Тик, Таһирның элек йөргән кызы гына аларның бергә булуларына каршы икәнлеген дәлилләп килә бирде. Туй буласын белгәч тә, Рәмзиягә: “Таһир минеке! Ишетәсеңме, ми-не-ке… Ышан, мин барында эшләячәкмен, ләкин сез бергә булмаячаксыз”, – дип җикеренде. Дөрес, Рәмзиягә мондый сүзләр ишетү җиңел булмады. Тик шулай да ул аны Фәридәнең көнчелегенә генә кайтарып калдырды. Ярар, вакыт үтәр, Таһирны да онытыр әле, дип уйлады ул. Әмма, ни кызганыч, алай гына җиңел онытмады шул ул аларны.

Авылда гына матур пар түгел, ә тирә-якта да алардан да үрнәк һәм сабыр булмагандыр. Әйе шул, аның Таһиры хатын-кызлар кебек сабыр, уңган-булган ир иде. Алар бер-берсенең сүзеннән чыкмый гына, бар эшне дә иңгә-иң куеп эшлиләр. Хәтта камыр ризыкларын да бергә пешергән чаклары бар иде аларның. Беренче кызлары – Сөмбелләре дә озак көттермәде. Балаларының тууын зарыгып, түземсезләнеп көтүче әти-әнисенә, көтелмәгән бүләк ясап, җиде айдан ук туа ул. “Кеп-кечкенә бит син, балам, сине идән ярыгыннан чыгып тычкан алып китмәсә ярый инде”, – дия торган иде аның Таһиры. Аларның кызлары күзгә күренеп бик тиз үсеп тә җитте, эше дисеңме, телгә дисеңме, барысына да малайлардан да болайрак батыр иде. Икенче балалары – Зөһрәләре дә бик матур, нур чәчеп торган бала булып туа. Карт әбиләре: “Бигрәк матур бала, үз бәхете белән килеп, ата-анасына шәфкатьле бала булыр әле ”, – дип юраган иде. Әйе, әбиләренең юравы юш килде. Кыз нур чәчүче бала булып үсә бирде. Менә шулай бәла-казаны белми генә яшәп ятканда, аларның гаиләләренә дә аңлатып булмастай бәла-каза бер-бер артлы ява башлый. Әйтерсең лә алар белән кемдер “идарә итә” иде. Болар ничек башланып китте соң? Корымга баткан, гап-гади мунча мичендәге яулыктан һәм коедагы “күчтәнәчтән” түгелме?! Әйе, әйе, аларны бозганнар. Ләкин Рәмзия бу сәер яулыкка сәерсенсә дә, андый-мондый начар ният белән эшләнгән эш дип башына да китермәде шул. Алды да янып китә алмыйча пыскып утырган мунча миченә якты. Әйе, яулык бик тиз янып китте. Китте һәм бер мәлдә янып көлгә дә әйләнде. Менә шуннан соң Рәмзияләрнең гаиләләре белән дә аңлатып булмаслык сәер хәлләр күзәтелә башлады. Аларның кызлары Сөмбелнең бертуктаусыз башы авырта, үз-үзен белеш термичә көлә башлады. Аптыраган ата белән ана нишләргә дә белмәде. Йөрмәгән табиблары да, им-томчы әбиләр дә калмады бугай инде әйләнә-тирәдә. Бары файдасы гына күренмәде. Бәла үзе генә йөрми, дип белми әйтмиләр икән. Бер көнне ире Таһир да бакчага су сипкәндә коедан сәер “төенчек” тартып чыгарды. Ачып җибәрсә, анда ни генә юк: чәч, әллә нинди ташлар, тимер-чыбык дисеңме, кыскасы барысы да бар иде. Ир, берәр бала уйнагандыр дип, үз эченнән мыгырдана-мыгырдана эшен дәвам итә бирде. Ни кызганыч, бу аларга дип куйган “капканнарның” чираттагысы булып чыкканын берәү дә абайламый иде шул әле.

Икенче көнне Рәмзия эсселе-суыклы булып, куркып уянды. Ул төшен ни дип юрарга да белмәде. Имеш, ниндидер коточкыч зур, ни кеше, ни хайванга охшамаган бер җанвар аларның өйләренә кермәкче булып азаплана. Һәм урамда йөргән ире белән кызын бер мәлдә кабып та йота. Ә аннан соң каяндыр зур дәрья килеп чыга һәм бу җанварны да каядыр алып китә. Рәмзия кечкенә кызын күкрәгенә кысып, белгән догаларын эченнән укый-укый, бу кенә булса ярар иде дип, кат-кат кабатлап, Алладан ялвара, имеш. Уянгач та, озак уйлап ятты әле ул бу төшен. Һәм икенче көнне күрше авылдагы им-томчы, төшләр юраучы, күрәзәлек белән шөгыльләнүче әбигә китә. Ә ул исә: “Хараплар гына булгансыз икән, балам. Бу бик яман , яман. Синең бит ирең белән кызыңны да бозганнар. Нәрсә белән бозганнарын бел дә бозым кертергә дип ясалган зәхмәтләрне менә бу доганы укып җир астына күм. Тиз арада аларны коткармасаң, төшеңдә күргәнчә, син аларны мәңгелеккә югалтачаксың ”, – диде. Рәмзияне шул вакыт яшен суктымыни, ул нишләргә дә белмәде. “Ничек инде, минем Таһирым белән кызым үләргә тиеш соң, булмаганны. Алар бит әле яшисе гомерләрен дә яшәп бетермәгән. Юк, Фәнисә әби саташа гынадыр, я булмаса ялгышып, мине куркытыр өчен генә әйткәндер әле. Менә күрерсез, менә дигән иттереп яшәрбез әле”, – дип елый-елый өенә кайтып китте ул. Юл буе уйланып кайтты хатын, чыннан да, мунча мичендәге иске яулык, коедагы төенчек… Яулыктан соң кызы авырта башласа, коедагы яман “күчтәнәчтән” соң ире дә “җиңеләеп” йөри башлады. Рәмзия нишләргә дә белмәде, чөнки бозым керткән булырга тиешле “күчтәнәчләр” инде юк ителгән иде. Яулык мунча мичендә янып көлгә әйләнсә, ә коедагы төенчек инде күптәннән чүплеккә атылган, аның кайдалыгы да билгесез.

Мескен хатын әле бер күрәзәчегә, әле икенчесенә чапты, ни кызганыч, ярдәм таба алмады. Шулай итеп, 4 ай вакыт та узып киткән икән. Шушы кыска гына вакыт аралыгында хатын 10 яшькә картайды бугай. Бер томанлы иртәдә уянып китсә, өйдә кечкенә кызы белән ул берүзе генә, ә ире белән олы кызы юк. Ул тизрәк торып, аларны эзләргә кереште. Чөнки соңгы вакытларда аларны саклап кына тора, чөнки алар ни эшләгәннәрен дә белерлек дәрәҗәдә түгел иде инде. Бер тәүлеккә якын эзләде аларны авыл халкы, тик файдасыз. Көтү кайткач, күршеләренең кычкырган тавышын ишетеп, инде ире белән кызын эзләп талчыккан хатын урыныннан ук сикереп куйды. Аларны тапканнар, ләкин… Аның Таһиры белән Сөмбеле үлгән. Коега төшеп, батып үлгәннәр. Менә шулай Рәмзиянең бердәнбере, кадерлесе, кечкенә кызы – Зөһрәсе генә калды. Күпмедер вакыт үткәннән соң, Таһирның яшьлегендә йөргән кызы асылынган икән дигән хәбәр дә ишетелде. Өстәлендә Рәмзиягә дигән хаты да булган икән. Аны алып килеп тапшырдылар. Бу хатны укыганнан соң, Рәмзия күп еллар борчыган соравына җавап тапты, аларны Фәридә бозган икән бит. Ул бу хатында Рәмзиядән гафу үтенгән, бактың исә, аларны бары аерырга гына теләгән булган икән дә бит, ә нәтиҗәдә ике кешенең гомерен өзде…

Үз уйларына бирелеп, Рәмзия вакытның үтеп киткәнен дә сизми калган икән. Җиһанда нәзек кенә томан сарылган. Нәкъ теге коточкыч көндәге кебек. Аңа бер өрсәң, ул эреп югалыр төсле тоела. Эх, Рәмзиянең ачы-хәсрәтләре дә шулай җиңел генә эреп югалсын иде дә бит…

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Яучы почмагы

Редакциядән:
танышу белдерүләре газетабызда бушлай басыла. Тик конверт эченә буш конверт тыгу мәҗбүри. Кайбер мәгълүматлар алу өчен, телефон номерыгызны да язарга онытмагыз, ул газетага сезнең теләгегез буенча гына бирелә, бу хакта да искәртсәгез иде.

Бәхетле булыгыз!

043. Ак йөзле, зәңгәр күзле сөйкемле, укымышлы 48 яшьлек ханым (буе –158 см) үзе кебек яхшы күңелле, тормышта терәк булырдай, эчми-тартмый торган, буе 170 см чамасы булган ир-егет белән танышырга тели.

Тел.: 89518991640

044. 55 яшьлек ир үзенә тормыш иптәше эзли. Күчеп китәргә дә риза. Татарстаннан булса, әйбәт булыр иде. Тел.: 89625727008.

045. Миңа 43 яшь. Буем 186 см. Өйләнү максатында мөселман белән танышасым килә. Шәһәрдә фатирым булса да, авылда яшәргә телим. Өйгә газ, су кергән. Эшкә шәһәргә йөрергә юл б ар. Үзем эчмим-тартмыйм, сәламәтлек буенча алам. Тәртипле, тыйнак хатын-кызлардан шалтырату көтәм. Гаилә бәхетен, бәлки, бергә табарбыз. Тел.: 89274352295.

046. Миңа 52 яшь. Буем 175 см. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмыйм, тартмыйм. 17 яшьлек кызым бар. Әнисе үлде. Әти-әнием хәлләреннән килгән кадәр булыша. Безнең гаилә дини, тәртипле. Гаилә кору өчен, 46-53 яшькә кадәр булган хатын-кыз минем белән хәбәрләшеп торсын иде. Бер баласы булса да ярый. Тормыш итүдән курыкмаган, эчми торган хатын-кыз булса, мин бик шат булыр идем. Фоат. Тел.: 89274460787.

Комментарии