- 03.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Галия апа улы Хәлилгә карап, бераз уйланып торды да:
– Улым, мин инде картаеп барам, кер юарга да көчем җитми. Синең башлы-күзле булуыңны күрәсем килә. Атаң мәрхүмгә дә синең туеңны күрү насыйп булмады. Андый шатлыклы көнне, ичмасам, миңа күрергә язсын иде, – дип сүз башлады.
Шунда ук Хәлилгә үзе белгән кызлар турында сөйләп китте.
Ул кызларның кайсы тегү-чигүгә, кайберсе аш-суга оста икән.
– Әни, – дип башлады сүзен Хәлил. – Тормыш юлдашын идән юа, кер уа белүенә генә карап алып булмый инде. Яраткан кешең белән торуга ни җитә?.. Син мактаган кызларның берсе дә миңа кирәкми. Солтания белән дүрт ел яратышып йөрибез. Бер-беребезне яхшы беләбез, – диде Хәлил бераз уңайсызлана төшеп.
Бу сөйләшүдән соң, хәйран вакыт узып, көз – туй айлары килеп җитте. Хәлил белән Солтания дә гөрләтеп туй иттеләр. Галия апа баштарак килененә шатланып бетә алмады. «Аллага шөкер, хәзер өй эшләрендә булышырга киленем бар», – дип сөенде. Солтания дә яңа җиргә бик тиз ияләште. Белмәгәнен каенанасыннан сорап эшләде.
Тик ни хикмәттер, тора-бара Галия апа килененең кайбер эшләрен ошатмый башлады.
Бигрәк тә улы Хәлилнең хатыны Солтаниягә йорт эшләрендә булышуын килештермәде. Хәлил паласны да үзе какты. Хәтта кергә кадәр үтүкләште. Боларны күреп торган Галия апа:
– Улым, бигрәк хатын-кыз шикелле булып киттең әле, болай булса, хатыныңа бер эш тә калмас, симермәгәе, – диде.
Хәлил аңа каршы:
– Әни, әллә картаясың инде. Солтания килгәнче дә бу эшләрне мин эшләдем бит. Ул вакытта ошата идең, нигә хәзер вакланасың, – дип куйды.
Галия апа эченнән генә: «Өйләнгәч, малаең синеке булмый икән ул», – дип уйлады.
Яшьләрнең өйләнешүенә берничә ай үткәч, Хәлилне эшеннән Мәскәүгә яңа технология өйрәнеп кайтырга җибәрделәр. Солтания ирен бер дә җибәрәсе килмәсә дә, Хәлилнең эше шундый булгач, каршы килә алмады. Хәлил киткәч, күңелсезләнеп, ямансулап йөри башлады. Бик ямансу чакларында Галия апага да карап-карап алды, чөнки Хәлил әнисенә охшаган иде.
Сәбәбе дә юк шикелле, тик һаман да Галия апа Солтанияне нигәдер өнәми иде. Килене кичләрен каядыр чыгып йөри дә башлагач, ул тагын да кырысланды:
– Хәлил киткәч, кинога да, театрга да бара башладың, эшеңдә җыелышларың күбәеп китте. Иптәш хатыннар янына баруларың ешайды. Алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк…
Саф күңелле, намуслы яшь хатынга бу сүзләр уктай барып кадалды. Ул икенче бүлмәгә кереп, үксеп елап алды:
– Әни, син мине юкка рәнҗетәсең, – диде Солтания, – мин начар юлда йөрмим. Хәлилнең исеменә дә үземнең намусыма да тап төшермим. Кинога, театрга мин иптәш хатыным белән бардым, чөнки Хәлилдән башка миңа бик күңелсез. Аннан соң, ул кайтканчы яңа күлмәк тектереп куярмын, дигән идем. Хәлил йөрмәс бит инде минем күлмәгем артыннан.
Галия апа бераз тынычланган кебек булды-булуын. Әмма… Әмма көтмәгәндә күңелсез хәл килеп чыкты. Галия апа каты авырып китте. Солтания каенанасын такси белән хастаханәгә илтте. Анда аны табиб бик яхшылап карады, үпкәсе шешүен ачыклады. Галия апа хастаханәдә озак ятты. Солтания һәркөнне эштән соң әле бер, әле икенче төрле тәмле ашлар, ризыклар әзерләп китереп торды.
– Ай-һай, илтифатлы, әйбәт тә соң кызың, әби, – диделәр авырулар Галия апага. Ә ул: «Әйе шул…» – диюдән узмады.
Хастаханәдән өйгә кайтканда Галия апа хәлсез иде әле. Солтания әнисе кайтуга пөхтә итеп өйне җыештырып, ап-ак җәймә ябып, ятар урынын әзерләп куйды. Бераздан өстәлгә килеп утырган савыттан чыккан тавык шулпасы исе Галия апаның борынын кытыклап җибәрде. Ул ни әйтергә дә белмичә сүзсез калды. Килененең шушы кадәр яхшылыкларын күреп, үзенең иң бәхетле каенана икәнен аңлады. Шушы көннән алып, Солтанияне «кызым» дип кенә йөртәчәген күңеленә беркетеп куйды.

Комментарии