- 03.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №34 (31 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Мине язмышым гел кирәкмәгән җиргә тыгылырга мәҗбүр итә. Еш кына кирәкмәгәнне ишетәм, кирәкмәгәнне күрәм... Аннан нигә кирәк иде инде бу дип эчтән көеп йөрим. Кайчагында беркемгә дә сөйләргә киңәш ителмәгән очракларга тап булам. Менә шундый очрак турында сезгә язарга булдым. Юкса, сүз чыгарырга куркам. Нишләргә дә белмим, тегеләй дә гаепле булырмын кебек, болай да...
Минем бик якын дустым бар. Моннан ярты ел элек үзеннән ун яшькә олы ир белән танышты. Өйләнмәгән, тәртипле, акыллы, эше бик төшемле. Эчми, тартмый... Бик бәхетле пар. Араларында сокланырлык дуслык. Өйләнешеп, матур гаилә корып, берсеннән-берсе матур балалар үстерәчәкләренә берәү дә шикләнми. Әле шаяртабыз да – туегызга кайчан чакырасыз инде, дип йөдәтәбез. Ә менә мин белгәнне берәү дә белми, әлбәттә, кияү буласы кеше һәм, мөгаен, аның әнисеннән башкалар.
Без ул ирнең фатирында кунакта булдык. Иркен фатирда яши икән. Туган көнен билгеләп үттек. Якын дуслары һәм минем дустымның якыннары гына идек. Күңелле генә утырдык. Менә берзаман кем балконга, кем урамга таралышып беттеләр. Мин ялгызым гына калдым. Чыгасым, башкаларга иярәсем килмәде, чөнки бар да парлы, мин генә ялгыз идем бу кичтә. Шунда күңелсезлектән ярамаган эш эшләп ташладым: фатирны тикшерергә тотындым. Йокы бүлмәләре дә җыйнак итеп җыештырылган. Бар да тәртиптә, үз урынында. Китаплар арасында альбомнар бар. Аларны кулыма алдым һәм янәшәдә медицина карточкасына күзем төште. Ул калын күренә. Фатир хуҗасыныкы икән. Ачып карадым һәм түнеп китә яздым. Кеше берьюлы берничә җитди авыру белән авырырга мөмкин, дип башыма да китерми идем. Соңгы язулы битләрне ачтым. Дустымның егете гел табиблар күзәтүе астында икән. Анда нинди генә авырулары юк. Йөрәк чире, панкреатит, бавыр... Санап бетерерлек түгел. Мин медик булмасам да, бик тиз аңладым. Менә ни өчен ул ябык, йөзе хәлсез күренә. Менә ни өчен ул башкалар кебек теләсә-нинди ризыкка ташланмый, эчми, табында бик сакланып кына капкалап утыра... Ул йөргән табибларның белгечлекләрен санарга керештем: кардиолог, уролог, хирург, невролог, онкологка җиткәч, китапны ябып, җәһәт кенә кире үз урыныма килеп утырдым. Менә кунаклар керә башлады. Дустым минем ялгыз утыруымны күреп аптырап калды:
– Ник үзең генә калдың, төсең дә качкан, ни булды? – дип сорады.
– Никтер кәефем юк, – дип җавапладым. – Мин озак утырмам ахры, – дидем.
Бераздан тиз генә җыенып, башкаларны аптыратып кайтып киттем. Чөнки алга таба утырырлык хәлем калмады, табындагыларның шау-шуларын да, сөйләшкәннәрен дә ишетмим, ишетсәм дә, аңламый идем инде. Башымда бер генә уй – дустым язмышын кем белән бәйләгәнен беләме икән?! Бәхетле була алырлармы алар? Сәламәт балалары булырмы? Дустым яшьли тол калгач, балаларын ничек кеше итәр? Бу ир үзенең гомере чикле икәнен белә торып гаилә корырга ничек җөрьәт итә? Башымны мең төрле сорау боргычлый. Бу хакта дустыма җиткерергәме, җиткерсәм дә гаепле булачакмын, әйтми калсам да, гаепле булырмын кебек. Әниемнән киңәш сораган идем, дәшмә, беркемгә дә әйтмә, белмә, оныт, диде. Ничек онытасың инде моны?! Бик бәхетле пар бит, дустым, сәламәт балалар табып, бәхетле гомер кичерергә хыяллана. Янында шушы кешедән башканы күз алдына да китерә алмый, алар икесе дә бер-берсе өчен яратылган кебек, күзләрендә үк аңлау, барын да белү бар кебек. Әмма бер-берсенә әйтмәгән яшерен серләре дә бар икән бит. Булачак иренең авыруларын белсә, дустым болай очынып йөрмәс иде. Юкса, гаилә корганда нәсел-ыру сәламәтлеген дә белеп тору мөһим бит.
Минем газетага язуыма аптыраучылар, гаепләүчеләр, сүгүчеләр дә табылыр... Әмма эчемдәгесен җиткердем. Еллар узгач, мине гаепләүчеләр булса, күрсәтер, акланыр өчен документ булсын дидем. Газетада бастырсагыз, рәхмәтле булыр идем. Бәлкем ул дустымның да кулына килеп керер.
А.
Комментарии