- 05.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Кыям белән Зөһрә, бер еллап бер-берсен сынашкач, өйләнешергә булды. Гөрләп туйлары узды. Матур гына тормыш итә башладылар. Торыр урыннары – бер бүлмәле фатирлары да бар.
Әйе, алар бер-берсен яратыша иде шул. Өйләнешкәнче икесе дә очрашу минутларын зарыгып көтте. Аннары, аерыла алмыйча, таң аттыралар иде. Ни турында гына хыялланмады, нинди генә вәгъдәләр бирешмәде алар! Бер тән һәм бер җан кебек: берсе икенчесенең нәрсә әйтергә теләвен күз карашыннан ук аңлады. Күпләр сокланып, кайберләре көнләшеп карады бу яшь парга.
Зөһрәнең эше янында гына. Шуңа күрә, төшке ашка өйгә кайта. Шул арада килгән газеталарны да укып ала, иренең эштән кайтуына әзер булсын дип, кичке ашны да әзерләп куя, фатирны да җыештыра. Кыскасы, хуҗабикә булырга бик ярата. Аш-суга да бик оста, әнисеннән бик тырышып өйрәнгән шул.
Беркөнне дә шулай, гадәттәгечә, почта әрҗәсен ачып, газеталарны алыйм дисә, бер хат килеп төште. Адресы юк, Кыям исеменә язылган. Зөһрә хатны ачаргамы-юкмы дип, шактый икеләнде. Аннан ире белән икесе арасында яшерен нәрсә булуы мөмкин түгеллеген аңлап, ачып укырга булды.
«Кыямым, бәгырем! Мине ташлап икенче берәүгә өйләнгәнгә, йөрәгем бик әрни. Сине яратам дип, яшьлегемне, сафлыгымны бүләк иттем. Ә син аның белән бәхетле була алырсың микән соң?» – дип башланган иде ул. Хатның ахырын укый алмады Зөһрә. Агарынып китте, куллары калтырый башлады. Бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәшә башлады. «Димәк, Кыямның тагын бер яраткан кызы булган», – дип уйлады ул, әрнеп.
Эштән кайткан Кыям Зөһрәне бу хәлдә күреп, аптырап китте.
Хатыны исә хатны биреп, укырга кушты.
– Аңлашылды – Асия бу. Үпкән-кочкан җилгә очкан. Шуннан нәрсә? Яшь вакытта кемнең сөйгәне булмый, – дип Кыям аны тынычландырырга ашыкты.
– Ул сиңа яшьлеген бүләк иткән.
– Әйе, булмый ни! Теләсә нәрсә әйтергә кыюлыгы җиткән хатын-кызлар бар инде ул. Кеше гаиләсен таркатырга да күп сорап тормыйлар. Әллә нинди ялган оештыралар. Бу турыда оныт, матурым, озакламый син өебезгә бер малай яки кыз алып кайтырсың. Сиңа борчылырга ярамый.
Кыям шулай дигәч, Зөһрә тынычлана төште.
– Ике көнлек командировкага китәм. Шул чакта бәби таба күрмә тагын, – дип шаяртып та куйды аннан ире.
Нәкъ шулай булды да. Кыям китеп күп тә үтмәде, Зөһрә, авырый башлап, «Ашыгыч ярдәм» чакыртты һәм, озак та үтми, тупырдап торган кыз тапты. Коеп куйган Кыям инде. Әтисенә охшаса, кызлар бәхетле була, диләр бит…
Яшь ана үзен бик бәхетле хис итте. Имезергә алып килгәч, кызы белән сөйләшеп тә алды. «Менә тиздән әтиең килеп җитәр. Шатланыр да соң сине күргәч», – дип сөйде ул нарасыен. Шул вакытта шәфкать туташы килеп керде дә: «Зөһрә, моны сиңа бирергә куштылар», – дип пакет сузды. «Тәрәзә янына чакырадыр инде», – дип хатын тизрәк шунда таба атлады. Ләкин Кыям анда басып торучылар арасында күренмәде. Пакетта – алмалар, ә алар арасында бер фото да бар. Аңарда Кыям белән Асия басып тора. Моны күрү белән, Зөһрә агарынып китте. Аның кабат күзләренә яшь килде. Йөрәкне телгәләп, ир дә һаман күренмәде.
Икенче көнне генә хатын Кыямның: «Зөһрә», – дип шатланып кычкырган тавышына сискәнеп уянып китте. Тәрәзә янына чабып килгәч, хатын иренең шат йөзен күреп алды. Үзенең дә иңеннән йөк төшкәндәй булып китте.
– Кыям, иртәгә мине чыгаралар. Алырга киләсеңме? – диде ул моңсу гына.
– Ничек килмим, ди, киләм, матурым, әлбәттә, киләм! Тизрәк кызымны күрәсем килә! – дип кычкырды аңа ире.
Зөһрә үзен шунда кабат бик бәхетле итеп хис итте. Икенче көнне ире, бер кочак чәчәкләр күтәреп, килеп җитте. Палатадагы бер төркем хатын-кыз үзен озатып калды. «Менә, ичмасам, ир!», – диеште алар.
Зөһрә фотоны күрсәтергә дә, күрсәтмәскә дә белмәде. Аннан бәйрәмне бозмаска булды. Бүген бик бәхетле көннәре бит.
Кыям кызын бик тә яратты. Зөһрәне дә кочаклап үпте:
– Рәхмәт, матурым, бигрәк сөйкемле кыз бүләк иттең, – дип сөенде.
Зөһрә ике көн узгач кына, эштән кайткан Кыямга теге фотоны сузды.
– Ах, җир бит. Һаман сине тынычлыкта калдырмый бит. Мин аның янына барып, хәзер сөйләшеп кайтам, күрмәгәнен күрсәтәм…
– Зинһар, берәр кирәкмәгән нәрсә эшләп ташлый күрмә. Ярар, мин сиңа ышанам. Ә ул тынычланыр әле, – дип, Зөһрә аны кочып алды.
Көннәр, гадәттәгечә, бер-бер артлы үтә торды. Әмма беркөнне Кыям соң гына һәм нык салып кайтып керде.
– Зөһрә, Асияне машина бәргән. Аның үлемендә мин дә гаепледер. Ул, чыннан да, сафлыгын миңа бүләк итте. Әниләре юкта аның белән өйләрендә кунган идек… Гафу ит, синнән яшердем… – дип көчкә телен әйләндереп сөйләп китте ире.
Бу вакытта Асия хатындагы: «Син аның белән бәхетле була алырсыңмы икән?» – дигән юллар Зөһрәнең күз алдына килеп, ут кебек янып тора иде…
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Үпкән-кочкан җилгә очкан... ,

Комментарии