- 06.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Газетабызның 27 апрель санында (2011 ел) басылган «Хыянәтме бу?» дигән язманы укыгач, бу вакыйгага карата үземнең фикеремне юлларга булдым.
Минем уйлавымча, бу вакыйгага карата фикерләр төрле булыр. Битараф булмаучылар табылса, билгеле… Дөрес эшләгән, үз вакытында чарасын тапкан, кысыр калганчы, күрше хакы – Тәңре хакы, аның каравы, әни булу бәхетенә ирешкән, ирен дә бәхетле иткән, дип хуплаучылар булыр.
Ә мин бөтенләй башкача бәяләдем. Үлгән кешене начарлык белән искә алырга ярамый, шулай да, автор бу вакыйгага карата битарaф кала алмаган, шуңа күрә, җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынган һәм дөрес эшләгән. Аллаһы Тәгалә мине дә гафу итсен инде язма героена кагылган өчен.
Язмада аңлашылганча, Зөһрә ханым кияүгә чыгу бәхетенә ирешкән. Бер елга якын торып та балага уза алмавын телгә алган хатында. Табибтан тикшерелеп, сәламәт булуына ышангач, иренә табибка күренергә тәкъдим ясарга ояла, бигрәк намуслы, тәрбияле хатын икән, югыйсә. Кияүгә чыгу белән һәр хатын да көне-сәгате белән авырга узмый. Кайвакыт еллар үткәч, көттереп килә ул бәхет.
Зөһрә исә, җаен озак уйлап тормаган, миңа калса, ул уңай вакытны гына көткән. Бу уй бер атнага сыер саварга кергәндә генә тумагандыр. Өстәвенә, бу план – күрше ире Госман тарафыннан тормышка ашмаган, бусы ярылып ята. Ул бит аны көчләп егып салмаган. Әгәр Зөһрә күз уйнатып котыртмаса. Ат турында бик тупас бер мәкаль бар. Ат дигәннән… хайваннар дөньясына кереп китүем дә очраклы түгел, мәсәлән, сыерларны авыл җирендә һәр хуҗалык асрый иде элек. Сыерына пар итеп үгез асрамыйлар бит. Мал хуҗасы, сыерын мөгезеннән бәйләп, фермага үгез белән очраштырырга алып бара. Кайчакларда сыерның теләген сизмәсәләр дә, бозауга узсын өчен эшлиләр моны (гафу итегез).
Ә кешелек дөньясы бөтенләй башка. Зөһрә ханым үз ире була торып, күрше хатынының ышанычын үз файдасына явызларча файдаланган булып чыга. Бу хыянәт кенә түгел, ә азгынлык, тотнаксызлык, тәрбиясезлек. Ничек инде һәркөн күзгә-күз очрашкан күрше ирен шундый максатта файдаланырга була. Шушы гөнаһтан соң ирен ничек каршы алды, күрше хатынының күзенә ничек карый алды икән?
Бу хәл – мөселман хатыннарына хас нәрсә түгел. Кызы Зөлфиянең әтисе бөтенләй юк булып чыга: берсе ялган, берсе ясалма.
Сугыш елларында ирләрен, сөйгән ярларын фронтка озатып, ялгыз калган япь-яшь кызлар, ханымнар наздан мәхрүм булып ничек яши алдылар икән? Ирләре әйләнеп кайтмаганнар күп булса да, кысыр калмау чарасын күрмәгәннәр бит. Намус, вөҗдан яшәткән аларны. Алар алдында баш иясе генә кала.
Минем тормыш юлым гел киртәләрдән генә торды. Аз гына вакыт гаиләле булып яшәп, аерылырга туры килде. Улымны да бер ялгызым үстердем. Минем хәлне ялгыз хатыннар кичергән ачы язмышны үз җилкәсендә күтәргәннәр генә аңлый алыр. Аңардан күрше-күлән, туган-тумачалар да көнләшә. Күңел ачу да чикле. Көлсә дә, шаян сүз сөйләсә дә, гаепкә боралар. Ялгыз хатын һәрнәрсәдән үзен тыеп, сагаерга мәҗбүр. Кайчакларда юкка рәнҗетелүләргә дә дучар булып яшәдем. Юкса, килеш-килбәтем дә төшеп калганнардан түгел, кулымнан да эш килә, сүзем үтә торган ярдәмчел бер ханым идем. Әмма бәхет дигәнең һәркемгә дә тигез өләшенми шул.
Зөһрә мине кичерә күрсен. Яшьләргә сабак булсын, дип яздым. Кешеләр каршында намуслы, саф булуга ни җитә бу дөньяда?!
Вәсилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә.

Комментарии