- 08.03.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №9 (6 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Безнең Гәҗит»не 7-8 ел инде даими язылып, почтадан барып алып укый идек. Укый идек дим, чөнки бер ел элек, 14нче гыйнварда, ирем вафат булды. Быелгы гәҗитнең, беренче санын алып укыгач, аның ашларын үткәргәч, минем сагыну, юксыну, аны мәңгегә югалту хисләрем, моң-сагышларым кабат яшьлек елларына алып кайтты.
Мин аның куе кара чәчләренә, зәңгәр күзләренә гашыйк идем. Икебез дә тулай торакта яшибез. Ул вакытларда тулай торак янында «пятячок»лар (кичке уен) була иде, без аның белән шунда таныштык. Үзе дә, аның бүлмәдәш егетләре дә гармунчылар иде. Ә мин биергә-җырларга бик яратам. Шулай танышып, кич белән бергә укырга йөреп, бер елдан өйләнешеп тә куйдык. Ул вакытта миңа – 21, аңа исә 26 яшь иде. Без бик-бик бәхетле булып, 45 ел гомер иттек. Мин аның белән бик рәхәт, яратып һәм яратылып яшәдем. Ул эштән кайткач гармунында уйный, ә без (кызым Миләүшә белән) җырлап утыра идек.
Менә хәзер ул уйнаган хромка «Беларусь» гармун ятим калды. Ташларга кулым күтәрелми. Берәр уйный белгән кешегә бирер идем. Ул авыргач, соңгы елларында уйнамады да инде анда.
Пенсиягә чыккач гел бергә йөрдек. Казансу буенда, Кырлай паркында, кая барсак та бергә идек. Шуңадыр инде, хәзер аның вафаты хакында белмәгән танышларым: «Нигә үзең генә?» – дип сорыйлар. Җәй көннәрен гел бакчада уздырдык. Бакчабыз урман буенда булганлыктан, гел урманда йөрдек. Кесәсенә чикләвек җыеп алып кайтып, ирем миңа шуларны ватып ашата иде. Әле дә балконда аның ашалмаган чикләвекләре саклана, мунча себеркеләре аны гел искә төшереп, сагындырып тора. «Мин мунча «пәрие», чабынырга яратам», – дип әйтә иде ул. Мунча салып калдырды. Рәхмәт аңа! Икебез әзерләп калдырган имән утыннары минем гомеремә җитәрлек, Аллаһы боерса. Без аның соңгы көненә кадәр, яшь вакыттагы мәхәббәтебезне саклап, сөешеп яшәдек. Ул мине бик кадерли иде, күземә генә карап торды. Мин аны бик сагынам, юксынам, төшләремә керсә, сөенәм. «Сыңар канатым сынды», – дип елыйм. Дога укысам да, Габделхагым, бәгырем рухына барып ирешсен дип, Ходаемнан сорыйм. Урыны җәннәттә булсын. Мине 45 ел рәхәттә, яратып яшәтте бит. Ул хатирәләр мәңге онытылмас инде.
Аны күмгәндә матди һәм әхлаки ярдәм күрсәткән барча туганнарга, Кама Тамагы районы, Яңа Сала авылы халкына, аның авылдагы туганнарына, аеруча Казанда яшәүче энесе Исхак Хәмидуллинга, Арча районында, Балтачта яшәүче туганнарына, күршеләремә, «Ихлас» мәчете дин әһелләренә рәхмәтемне белдерәм. Кызым Миләүшә, киявем Александр, оныгым Алексей – барчасына зур рәхмәт! Алар булмаса мин нишләр идем?! Ходай барчасына да тазалык, озын гомер, гаилә бәхете, тигез тормыш насыйп итсен. Пар канатларыгыз сынмасын.
Бик күп яздым, гафу итегез. Ялгыз тормыш бик авыр икән. Мин кияүгә чыкканчы, бер багучы миңа: «Бәхетле тормыш көтә сине», – диде. Эшемдә дә, тормышта да, гаиләдә дә, кызым-киявем, оныгым, туганнарым белән бәхетле булдым. Сезгә дә бәхет, шатлык, эшегездә уңышлар, тазалык, тыныч гомер телим.
Сәлам белән, Гөлфәрия ХӘМИДУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии